16+

Милләтләр киләчәге – яшьләр кулында

Укучыларны рухи​ мәдәният традицияләренә тарту, талантлы яшьләрне барлау максатыннан, Мәгариф һәм фән министрлыгы республикабызның Халыклар ассамблеясе белән берлектә күпмилләтле якшәмбе мәктәбе һәм этномәдәни компонентлы мәктәп укучылары фестивале уздырды.

Милләтләр киләчәге – яшьләр кулында

Укучыларны рухи​ мәдәният традицияләренә тарту, талантлы яшьләрне барлау максатыннан, Мәгариф һәм фән министрлыгы республикабызның Халыклар ассамблеясе белән берлектә күпмилләтле якшәмбе мәктәбе һәм этномәдәни компонентлы мәктәп укучылары фестивале уздырды.

2021 елның 11 гыйнварыннан башлап 19 февраленә кадәр барган фестивальдә барлыгы 1120 бала катнашып, 193е финалга узган. Язның беренче көнендә җиңүчеләрне тәбрикләделәр. ТАССРның халык артисты Римма Ибраһимова җитәкчелегендәге мәртәбәле жюри хореография, вокал, халык иҗаты һәм 9 махсус номинация буенча җиңүчеләрне игълан итте. Гала-концерт берсеннән-берсе үзенчәлекле чыгышлар белән үрелеп барды.

Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин: "Бу концерт – мәгариф системасы өчен генә түгел, ә бөтен җәмәгать өчен бәйрәм. Әти-әниләр өчен бәйрәм. Бу – тормышыбыз тынычлыгын, иминлеген, бәхетен, сафлыгын күрсәтә торган бәйрәм. Балалар сәхнәдә җырлыйлар, бииләр икән, димәк, безнең күңелебез тыныч, киләчәк өметле, дип әйтеп була", – диде.

Дөрестән дә, бу фестивальнең гала-концертында тагын бер тапкыр республикабызда төрле милләтләрнең бик дус-тату яшәвен күрдек. Мондый яшьләр булганда, һәр милләтнең киләчәге өметле икәненә шик юк.

Динара Әхмәт

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading