16+

Минтимер Шәймиев: «Уйлап табарга һәм тудырырга кирәк»

Бу көннәрдә Дәүләт Киңәшчесе, «Яңарыш» республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев Болгардагы эш сәфәрендә «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясендә катнашты. Ул укучыларга мәктәп ки­рәк-яраклары тутырылган заманча букчалар тапшырып, аларны якынлашып килүче Белем көне белән котлады. «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясе 2007 елда Хәйрия эшчәнлеге сораулары буенча республика...

Бу көннәрдә Дәүләт Киңәшчесе, «Яңарыш» республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев Болгардагы эш сәфәрендә «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясендә катнашты.
Ул укучыларга мәктәп ки­рәк-яраклары тутырылган заманча букчалар тапшырып, аларны якынлашып килүче Белем көне белән котлады.
«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясе 2007 елда Хәйрия эшчәнлеге сораулары буенча республика советы инициативасы белән башланып китә. Бүген аның рәисе - Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов. Быел акция тугызынчы тапкыр үткәрелә. Шул вакыт аралыгында 176 652 балага 163 млн сумлык ярдәм күрсәтелгән.
- Хәзер вазгыять катлаулы, әмма без Татарстанда глобаль кризис процессларының никадәр тирәнтен булуын тоймыйбыз. Бу республикада буыннан буынга алып барылган эш нәтиҗәсе. Әле 2013 елда Универсиада үткәрдек кенә, инде Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты да тәмамланды, хәзер Татарстанда эшче һөнәрләр буенча дөнья чемпионатын үткәрү турында карар кабул ителде. Уйлап табарга һәм тудырырга кирәк, бары тик шулай тырышып кына без икътисади яктан көчле булачакбыз, бу исә тормыш сыйфатын күтәрәчәк, - диде Минтимер Шәймиев.
Быел Татарстанда 39 923 бала беренче сыйныфка бара. Аларның 8522се хәйрия ярдәме алачак. Шулай ук 2-11 нче сыйныфка баручы аз керемле һәм күпбалалы гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр, инвалид ата-аналар белән яшәүчеләргә, инвалид балаларга да - барлыгы 11 меңнән артык кешегә акция кысаларында ярдәм күрсәтеләчәк.
Узган елдан аермалы буларак, быел укучыларга «Болгар һәм Зөя буйлап балалар һәм ата-­аналар өчен мавыктыргыч юл күрсәткеч» басмасы да тапшырылды. Китап ярдәмендә балалар Болгар һәм Зөянең тарихи һәм мәдәни байлыклары белән танышачак. Аның шәхси QR-коды да бар. Аның аша балалар интернет-порталда төрле конкурслар, иҗади биремнәрдә катнаша алачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading