16+

Мәктәпкә барасы килми, каласым килә монда...

«Салават Күпере» микрорайонындагы 132 нче номерлы "Дуслар" балалар бакчасында чыгарылыш кичәсе үтте.

Мәктәпкә барасы килми, каласым килә монда...

«Салават Күпере» микрорайонындагы 132 нче номерлы "Дуслар" балалар бакчасында чыгарылыш кичәсе үтте.

Әлеге истәлекле вакыйганы ата-аналарның да түземсезлек белән көтүен исәпкә алып, бакча җитәкчелеге инстаграм сәхифәсендә бу кичәне онлайн режимда карау мөмкинлеген булдырды. 

- Нигә шулай тиз үтте балалар бакчасындагы көннәребез, мәктәпкә бер дә барасы килми, каласым килә монда, - ди "Салават Күпере" микрорайонындагы "Дуслар" бакчасында тәрбияләнүче 7 яшьлек Камилла.
Моңарчы, гыйнвар аенда озак көтелгән балалар бакчасы ачылуы хакында без хәбәр иткән идек инде. Биредә беренче карлыгачларын очырдылар. 

"Дуслар" балалар бакчасында тәрбияләнгән 13 сабый агымдагы елда беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап керәчәк.  
- Моңа кадәр балалар бакчасында чыгарылыш кичәләре уздыру-уздырмау турында да төрле сүзләр йөрде, без нык дулкынландык, бик каты көттек, күпме әзерләндек. Әлеге кичә һичшиксез кирәк, бу бәйрәм үткәрү мөмкинлеген тудырган балалар бакчасы җитәкчелегенә рәхмәтле без, - диде ата- аналар исеменнән Айгөл Шәрәфиева.

Коронавирус белән бәйле вәзгыять чыгарылыш кичәсен ата-аналардан башка гына үткәрергә мәҗбүр итте.

Соңыннан, сабыйлар теләкләрен теләп шарлар очырттылар.
Ак белән караны бутамагыз, сабыйлар. Үз юлыгызны табып, атлагыз сез биек үрләргә.

Лилия ГАЙНУЛЛИНА

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Дуслар балалар бакчасы командасы сезгә меңләп рәхмәт сүзләрен әйтә

    Мөһим

    loading