16+

«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе кысаларында 165 мең балага бүләк ясалган

«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит»  акциясе кысаларында 165 мең балага бүләк ясалган

Төрле мультфильм персонажлары төшерелгән заманча портфель, төсле карандашлар, дәфтәр, пластилин, пенал... Кичә Казанның Авиатөзелеш белән Яңа Савин районнары мәктәпләрендә белем алачак 260 беренче сыйныф укучысы мәктәпкә бару өчен әнә шундый бүләкләр алды.

Уку елы башланырга әле ике атналап вакыт бар, ә башкаланың аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган 179нчы урта гомуми белем мәктәбе инде кайный. Дөрес, балалар мәктәп формасыннан йөрми: кызлар төрле төстәге матур күлмәкләрен, малайлар заманча кәчтүм-чалбарларын киеп килгән. Көне дә тантаналы бит - мәктәпкә барырга букча алалар. Мәктәп дигәннән, монда дәресләр дә, таләпчән укытучылар да булмады ул көнне. Мөгалимнәр урынына клоуннар, дәресләр урынына - мәктәп буйлап Лондандагы сыман кызыл автобуста йөрү. Уку йортын балалар үз итте. Араларында: "Әни, мин дә бу мәктәптә укыячакмынмы?" - дип сораучылар да табылды. Малайлар миньон (мультфильм персонажы) төшкән, кызлар аю рәсеме сурәтләнгән ортопедик букча алды.

Авиатөзелеш районының 77нче мәктәбенә беренче сыйныфка баручы Камил бәйрәмгә әтисе һәм дәү әнисе белән килгән. Әле беренче сыйныфка гына керсә дә, гаиләдә ул иң олы бала. Энесе Аяз белән сеңлесе Мәликә балалар бакчасына йөри. Камил аларны да китап укырга, язарга-сызарга өйрәтә башлаган инде.
- Укырга бару өчен портфель бүләк итүләрен ишеткәч, шундый сөенде улыбыз. Безгә, ата-аналарга да бу зур ярдәм, - ди ишле гаилә башлыгы Илнар Маннапов.

Авиатөзелеш белән Яңа Савин районнарында быел беренче сыйныфка 3979 бала бара. Шуларның 357се хәйриячеләр ярдәменә мохтаҗ. Шул ук вакытта 2-11 сыйныфта укыган, гаиләләре авыр хәлдә калган 72 балага да канцелярия товарлары, мәктәп, спорт формасы, аяк киемнәре алырга ярдәм иттеләр.

Яңа Савин районы хакимиятенең балалар һәм яшьләр белән эшләү бүлеге җитәкчесе Кристина Якимова сүзләренчә, бу әле "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясенең бер өлеше генә. Калган балалар бүләкләрен Ишегалды бәйрәмнәре вакытында алачак. Мөмкинлекләре чикле балаларга "Гагарин" кунакханә-күңел ачу үзәгендә аерым бәйрәм оештырылачак. Болар барысы да районнарның эре оешмалары ярдәмендә башкарылган хезмәт.
"Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясе Татарстанның Беренче Президенты Минтимер Шәймиев теләктәшлеге белән башланып киткән иде. Быел ул инде унынчы тапкыр үткәрелә. Шушы вакыт эчендә 165 мең мәктәп баласына ярдәм ителгән.

Быел беренче сыйныфка 44 меңгә якын бала укырга бара. Шуларның 9 меңенә матди ярдәм күрсәтелә. 2-11 сыйныфта белем алган ун меңнән артык бала да мәктәп кирәк-яраклары белән бүләкләнәчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading