Авылларда 34 мәдәният йорты төзекләндерелә. Питрәч, Кама Тамагы, Чүпрәле, Мамадыш, Кукмара һәм Апас районнарында эшләрне башкарып чыкканнар инде.
Лаеш районында “Звездный” балаларның сәламәтләндерү лагеры, “Сәләт” яшьләр үзәге яңа сулыш алган. Республика программасы ярдәмендә быел янә 6 лагерь төзекләндерелә.
Кама Тамагындагы “Акчарлак” комплексында төзекләндерү эшләре тәмамланган. Республика буенча быел 15 спорт корылмасына капиталь ремонт үткәрелә.
—Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе буенча республикада хәрби комиссариатлар биналары төзекләндерелә. Быел да 13 хәрби комиссариат бинасы яңартыла,- диде Алексей Фролов.
Комментарийлар