16+

Мәктәптә алдау, сихер һәм күчерү тыелачак

Тиздән Россиянең барлык урта гомуми белем бирү учреждениеләрендә кайбер сайтларга керү мөмкинлеген чикләргә уйлыйлар. Мәктәпләрдә социаль челтәрләргә юлны япканнар иде инде. Хәзер «ярамый»лар исемлегенә реферат үрнәкләре тупланган чыганаклар, алдау, сихер-им-том ише нәрсәләргә багышланган сайтлар өстәлер дип көтелә. Яңалык турыдан-туры кагылачак кешеләр белән сөйләшеп, аларның бу мәсьәләгә карата фикерләрен сораштык.

Мәктәптә алдау, сихер һәм күчерү тыелачак

Тиздән Россиянең барлык урта гомуми белем бирү учреждениеләрендә кайбер сайтларга керү мөмкинлеген чикләргә уйлыйлар. Мәктәпләрдә социаль челтәрләргә юлны япканнар иде инде. Хәзер «ярамый»лар исемлегенә реферат үрнәкләре тупланган чыганаклар, алдау, сихер-им-том ише нәрсәләргә багышланган сайтлар өстәлер дип көтелә. Яңалык турыдан-туры кагылачак кешеләр белән сөйләшеп, аларның бу мәсьәләгә карата фикерләрен сораштык.

Гөлнара ИСЛАМОВА, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы гомуми белем бирү бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе: «Татарстанның барлык белем йортларында да «Электрон белем бирү» системасы куелган, Wi-Fi бар. Укучы турында әйткән дә юк, хәтта укытучылар да, безнең министрлык хезмәткәрләре дә, бик теләсәләр дә, «Вконтакте» ише социаль челтәрләргә керә алмый. Рефератлар банкын ябуга килгәндә, балага мәгълүматны чикләргә кирәкми дип уйлыйм, ул аны чыганак буларак кына да кулланырга мөмкин бит. Кирәк икән, хәзер һәр рефератны плагиатка тикшертеп була. Менә төрле уен сайтларын тыюны хуплыйм».
Ләйсән БИЛАЛОВА, Саба районының сәләтле балалар өчен аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнә торган урта гомуми белем бирү мәктәп-интернаты директоры: «Безнең мәктәптә сәләтле балалар укый. Алар мәктәпкә укыр өчен килә, ниндидер уен сайтларына кереп утырырга вакытлары да юк. Укытучы үзе кирәкле дип санаган рефератларны һәм башка мәгълүматны дәрескә алып килә яки факультативларда шулар буенча эш оештырыла. Мин, укучы мөгаллим тәкъдим иткән чыганаклардан файдаланырга тиеш, дип саныйм, төрле рефератлар тупланган сайтларны мәктәптә тыйсалар да, каршы түгелмен».
Миләүшә НӘБИЕВА, ана, кызы Казанның 68 нче мәктәбендә укый: «Хәзер балаларны компьютердан, төрле шикле сайтлардан саклап бетерү мөмкин түгел. Шулай да, теләк булганда, ата-ана баласын азмы-күпме чикли ала. Кызыбыз үзе теләп бию түгәрәгенә язылып кайткан. Йөрсен, акчасыннан тормабыз, дидек. Тик бер шарт куйдык: интернетта көненә күп дигәндә дә ике сәгать кенә утырырга тиеш. Социаль челтәргә вакыты күп калмый, чөнки кайбер өй эшләрен хәзерләргә Интернет кирәк, ә вакыт бит чикле. Мин мәктәптә интернетка укытучы гына керә алу яклы. Ул кирәкле мәгълүматны балаларга алып бирә ала. Сайтларны тулысынча тыеп бетерү дөрес түгелдер, төрле чараларга әзерләнгәндә кирәк булып куюы бар».
Рузанна СӘЕТОВА, 8 нче сыйныф укучысы: «Интернетка көн саен керәм, тик озак утырмыйм. Социаль челтәрдә дусларым белән аралашам, җырлар тыңлыйм, фильмнар карыйм. Өй эшләре эшләгәндә, инша язганда интернетта булган реферат үрнәкләреннән файдаланам. Тулысынча күчермим, чөнки укытучыбыз үзебез язмаганны шундук сизеп ала. Мәктәптә «челтәр»гә кермим, аңа вакыт та калмый. Сыйныфташ малайлар уен сайтларында утыргалыйлар, аннары өй эшен күчертүебезне сорыйлар. Өйләрендә уйнап бетереп килсәләр ярамыйдыр!»

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading