16+

Нәүрүз бәйрәме

Нәүрүз - татар халкының матур бер бәйрәмнәреннән берсе ул.

Нәүрүз - татар халкының матур бер бәйрәмнәреннән берсе ул.

Максат: Татар халкының милли бәйрәме “Нәүрүз” бәйрәме турында балаларның белемнәрен киңәйтү. Милли горурлык хисләре тәрбияләү.
Бурычлар:
-         бәйрәмдә катнашасы килү теләге булдыру, иптәшләренең чыгышларын дикъкать белән карарга һәм тыңларга өйрәтү;
-         бәйрәм мөхите булдыру, балаларда күтәренке кәеф тудыру;
-         матур әдәбият һәм фольклор әсәрләрен сәнгатьле итеп башкарырга өйрәтү.

Җиһазлау: Бүлмә язгы табигатьне чагылдырып бизәлгән: агачлар, чәчәкләр, кояш, төрле плакатлар.
Музыка яңгырый, әкренәя
Әби: Картым кара әле яз килеп җиттеме әллә? Кояш шундый кыздыра, там-чылар тама башлады, әллә кара каргалар да кайтканмы соң?
Бабай:Әйе, кичә мәчеттән кайтканда бер төркем кара каргалар күрдем. Ә син беләсеңме соң карчыгым инде балалар сыерчыкларга оялар да ясап куйган-нар. Балалар язның килгәнен түземсезлек белән көтәләр бит.
Әби:Әйе,  Бар җир чәчкә ,гөл генә
                   Кояш елмая көлә.
                   Менә нинди икән яз.!  (тактага күрсәтеп, яз рәсемнәре)
Бабай: Без кечкенә вакытта язны бигрәк тә күңелле каршы ала идек,уйный идек ,җырлый идек... (ишек шакыйлар)
Әби: Кем  бар анда?
Балалар : без бу әби , бабай.
 (чиләкләр күтәреп балалар керә)
1нче бала: Ач ишегең керәбез,           
                 Нәүрүз әйтеп киләбез,
                 Хәер-дога кылабыз,
                 Аш-сый көтеп торабыз,
                 Нәүрүз мөбарәкбад!
2нче укучы: Аягым җиңел булсын,
                     Яңа ел котлы булсын.
                     Ашыгыз мул булсын,
                    Нәүрүз мөбәрәк булсын!
Әби: Керегез, кер балакайларым без сезне күптән көтәбез инде, нәүрүз котлы булсын.
Бабай: Мәгез әле, балалар, алыгыз әле, чиләкләрегезгә шуны салып куегыз әле, нәүрүз котлы булсын.
Балалар: рәхмәт, рәхмәт бабакай (бергә)
3нче бала:    Гөлчәчәкләргә күмелсен
                       Без яшәгән ил.
                       Тизрәк кил, безгә җылы яз
                       Тизрәк-тизрәк кил!
Бабай: балалар нәүрүз килсә генә яз була бит. Әйдәгез яз гүзәле Нәүрүзбикә-не чакырыйк әле.
Балалар: Нәүризбикә-ә-ә-ә дип кычкыралар.(башына чәчәк такыя, кулына яшел таяк тоткан, яшел күлмәк кигән Нәүрүзбикә керә)
Нәүрүзбикә:  Агымсулар кичтем мин,
                          Сезгә килеп җиттем мин.
                          Нәүрүз әйтеп үттем мин,
                          Нәүрүз мөбарәк булсын!
Балалар:   Нәүрүз килде, яз килде.(бергә)
Әби: балалар, әйдәгез әле, Нәүрүзбикәгә үз һөнәрләрегезне күрсәтегез әле.
Балалар: күрсәтәбез, күрсәтәбез.
Җыр”Яз килгән”. (Н. Яхина сүзләре)
(3 малай  йөгереп чыгалар): Нәүрүзбикә, без матур шигырьләр беләбез.
1)Яз килде, кояш көлде,
Моны барчабыз күрде.
Яшәрде бар агачлар,
Уянды алмагачлар.
2) Өй түрендә –бакчада,
Талчыбык куначада.
Сыерчык канат кага-
Яз килүгә шатлана.
3) Уйныйбыз да, җырлыйбыз да
Гармун кулларыбызда.
Алсу гөлләр чәчәк атсын
Йөргән юлларыгызда.
Җыр. “Бииләр итек-читекләр“ (Ш. Галиев сүзләре). Шул вакытта аның белән 1 малай бии.
Балалар: Әйдәгез әле, Әби, бабай, яшь чакларны искә төшереп уен уйнап алыйк әле.
“Коймаклар” уен-җыры. Балалар кулга - кул тотынышып, түгәрәк ясыйлар Нәүрүзбикә уртада.
                         Бүген Нәүрүз бәйрәменә
                             Без чакырдык кунаклар;
                            Кунакларның килүенә
                            Без пешердек коймаклар.
                            Коймакларга карасаң,
                           Менә шулай күпергән,
                           Менә шулай җәелгән,
                           Менә шулай кысылган.
                           Коймагыңны майлап ал,
                           Теләгәнеңне сайлап ал!
Нәүрүзбикә: Өстәлләребез бай, күгебез аяз, дөньялар тыныч булсын. Хәерле, мул уңышлы җәйләр килсен.
Әби , бабай, Нәүрүзбикә кунакларга күчтәнәчләр тарата. Килгән кунаклар коймаклардан авыз итәләр.

Галиәхмәтова Гөлчәчәк Нурисламовна, туган тел  һәм  әдәбияты  укытучысы (Казан шәһәре Идел буе районының 82нче мәктәбе)

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading