16+

“Нигә кирәк ул татар теле?” дию - иң мәгънәсез сорауларның берсе

III Бөтендөнья татар хатын-кызлары съездында милләтебезнең киләчәге өчен сәламәт буын тәрбияләү һәм туган телне саклау турында сөйләштеләр. 

“Нигә кирәк ул татар теле?” дию - иң мәгънәсез сорауларның берсе

III Бөтендөнья татар хатын-кызлары съездында милләтебезнең киләчәге өчен сәламәт буын тәрбияләү һәм туган телне саклау турында сөйләштеләр. 

–  Безнең бирегә җыелуыбыз татар дөньясы өчен олы вакыйга, – дип билгеләп үтте «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова үзенең чыгышында. – Хатын-кыз дөньяга ана булу миссиясе белән килгән. Без балаларны милләтебезгә яраклы итеп, аның телен, нигезен һәм гореф-гадәтләрен саклый торган итеп үстерергә дә белергә тиеш. Бу өстебездә торган иң җаваплы бурыч. Бүгенге вазгыятьтә халкыбыз белән эшләүнең иң отышлы чарасы – йола, гореф-гадәтләребез аша кеше күңеленә керү. Бүген халкыбыз мәдәният һәм сәнгатькә мөкиббән. Гореф-гадәтләр яшәешебзнең умыртка баганасы булып тора. Аны без киләчәк буынга тапшыра алдыкмы? Энциклопедик галим Шиһабетдин Мәрҗани “Өч әйбер диндә юк, әмма алар динне саклый: милли тел, милли кием һәм милли гореф-гадәт” дигән. Бу – безнең эшчәнлекнең нигезе. 

Туган телне саклау өчен гаиләнең генә түгел, мәктәпнең дә зур роль уйнавын ассызыклап, фән буларак укытылмый икән, аны өйдә генә саклап калып булмый, бу эшне гаиләгә һәм мәчетләр җилкәсенә генә аударып калырга кирәкми дигән фикер җиткерде ул. 

– Милләтебезгә креатив шәхесләр кирәк. Аларны милли үзаңы булган татар аналары гына тудыра һәм тәрбияли ала. Ярдәмне читтән көтеп утырмыйча, бу уңайдан шәхси балалар бакчалары һәм мәктәпләр ачу бурычы да тора безнең алда, – диде Кадрия Идрисова.  

Татарстанда аның үрнәге дә бар. Автоном коммерцияле булмаган «Бала-Сити» гомуми белем бирү оешмасы генераль директоры Альбина Насыйрова съезд делегатларын үз мәктәбенең эшчәнлеге белән таныштырды. 

– Мин өч бала анасы. Әле тагын меңнән артык балам бар. Алар безнең балалар бакчалары һәм мәктәпләрдә тәрбияләнә. Казаныбызда 5 балалар бакчасы һәм 2 мәктәбебез эшли. Беренче улым тугач, ун ел элек, аңа туры килерлек балалар бакчасын ачып җибәрергә булдым. Туган телне саклап, милли рухны тәрбияләп һәм шул ук вакытта башка чит телләрне дә балалар яхшы белсен өчен. Бүгенге көндә 250 дән артык укытучыбыз бар, аларның 25е чит ил укытучысы. Балаларыбыз дүрт төрле тел укытабыз. Төрле милләт балалары укыса да, татар телен барлык балалар да 2 яшьтән алып өйрәнәләр, – дип сөйләде ул.

Чарага йомгак ясап, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васыйл Шәйхразыев телебезне саклау төп бурычыбыз икәнне тагын бер кат ассызыклады.  

–   Безгә кайбер вакытта “Нигә кирәк сезгә татар теле?” дигән сорау бирәләр. Бу иң мәгънәсез сорауларның берсе. Ул – әни теле. Кеше бәлки телсез була аладыр, ләкин милләт телсез була алмый. Татар халкы меңләгән еллар яшәп, телен, милләтен саклап кала алган икән, бүген дә ул безнең төп бурыч. Җиде буын нәселеңне белү кирәк дибез. Аны үзебез генә белү аз, балалар, оныкларга да өйрәтергә, йөрәкләренә салырга кирәк, – диде ул.


Фото: https://tatar-congress.org/ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading