Республиканың 7 техникумы һәм көллияте уку йортын тәмамлаучыларның белгечлеге буенча эшкә урнашу күрсәткече буенча аутсайдерлар рәтендә.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бу һөнәри уку йортлары җитәкчеләрен кискен тәнкыйть утына тотты. “Әлеге уку йортлары җитәкчеләренә үзләренә туры килгәнрәк эш табарга кирәк. Нигә аларны тотарга? Мондый җитәкчеләр нәрсәгә кирәк?”, - дип тузынды ул.
Бу проблемалы мәсьәлә Татарстан Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин тарафыннан Лаеш районының Усад бистәсендә узган мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсендә яңгырады.
Эшкә урнаштыру буенча түбән күрсәткечкә ия уку йортлары арасында Чирмешән аграр техникумы (33%), Баулы аграр көллияте (41%), Бөгелмә аграр көллияте (43%), Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумы (44%), Бөгелмә һөнәри-педагогика көллияте (44%), Чүпрәле тармак технологияләре техникумы (47%). Шулай ук түбән нәтиҗәгә ия булучылар арасына ресурс үзәк статусын йөрткән Түбән Кама индустриаль техникумы да эләккән.
Министр билгеләп узганча, бүген Татарстан территориясендә 100 һөнәри белем бирү оешмасы эшли. Узган елда аларны 22 меңнән артык кеше тәмамлаган. Бу санның 75 проценты диярлек бюджет нигезендә белем алган. Һөнәр үзләштереп чыкканнарның 68 проценты алынган белгечлек буенча эшкә урнаштырылган. Калганнарның күпчелеге югары уку йортларында укуларын дәвам иткән һәм кораллы көчләр сафларын тулыландырган.
Татарстан Рәисе урта һөнәри уку йортларын эшкә урнаштыру күрсәткече 90 процент булырга тиеш дип бурыч куйды.
- Белем бирүче ресурс үзәкләрне эш бирүчеләр белән никадәр якынайта алуыбызга һөнәри кадрлар әзерләүдәге сыйфат һәм нәтиҗәләр бәйле. Эш бирүчеләр белән элемтәләр булган ресурс үзәкләрендә нәтиҗә бар, үз-үзе өчен генә яшәгән ресурс үзәкләрендә ул юк. Шуңа күрә никадәр күләмдә нинди белгечлекләрнең кирәк икәнен игътибар белән карарга кирәк. Яңгыратылган саннар бу мәсьәлә белән берәү дә шөгыльләнмәвен күрсәтә, - дип билгеләде Рөстәм Миңнеханов.
Хакимият вәкилләренә, район башлыкларына мөрәҗәгать итеп, ул хезмәт ресурсларының – иң мөһиме булуын билгеләде. Аның сүзләренчә акчасын да табарга, ниндидер проектларны да гамәлгә ашырырга була, әмма югары квалификацияле белгечләр булмаса, боларның барысы да юкка.
- Без зур сәнәгатьле республика. Без хезмәт ресурсларына бик мохтаҗ. Алдынгы предприятиеләребез белгечләргә кытлык кичерә. Шуңа күрә бу мәсьәләләр бик мөһим. Мәгариф ул – безнең киләчәгебез. Берәү дә безгә беркемне китереп бирмәячәк, бездән, әлбәттә, алачаклар. Моның зыяны юк. Әмма безнең потенциалыбыз бар, без илебез масштабларында мәгариф һәм фән үзәге булырга тиешбез. Мондый мөмкинлекләребез бар, - диде Татарстан Рәисе.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар