16+

Олимпиада бөтен ишекләрне ача

Быел Бөтенроссия фән олимпиадалары җиңүчеләре югары уку йортына имтиханнарсыз керә алачак. Рус теле белән математиканы барыбер тапшырырга кирәк булачак, әлбәттә. Имтихансыз кабул ителә, дигәндә дә, җиңү яуланган фәннең сайланган белгечлек профиле белән туры килүе кирәк. Мәсәлән, биологиядән беренче урынны алган абитуриент, журфакка керергә уйласа, сынаудан котылмаячак. Спортчылар - Олимпия Уеннары...

Быел Бөтенроссия фән олимпиадалары җиңүчеләре югары уку йортына имтиханнарсыз керә алачак. Рус теле белән математиканы барыбер тапшырырга кирәк булачак, әлбәттә. Имтихансыз кабул ителә, дигәндә дә, җиңү яуланган фәннең сайланган белгечлек профиле белән туры килүе кирәк. Мәсәлән, биологиядән беренче урынны алган абитуриент, журфакка керергә уйласа, сынаудан котылмаячак.
Спортчылар - Олимпия Уеннары җыелма командасы әгъзалары, олимпия дисциплиналары буенча Европа һәм дөнья чемпионатлары җиңүчеләре югары уку йортына мәҗбүри фәннәрдән БДИ нәтиҗәләре белән генә керә алачак.
Инвалид абитуриентлар өчен вузларда һәр белгечлек буенча кимендә 10 процент бюджет урыны бүлеп бирелергә тиеш, тик алардан барыбер БДИны уңышлы бирү сорала. Ятимнәр һәм хәрбиләр өчен укырга кергәндә ташламалар саклана. Әйтик, бер ятим һәм бер тулы гаиләдә тәрбияләнүче баланың баллары бертөрле булса, уку йортындагы урын беренчесенә эләгәчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading