16+

Фатир алырга акча тупларга ярдәм итмәкчеләр. Ничек итеп?

2025 елда Россиядә торак кертемнәре эшләтеп җибәрергә планлаштыралар.

Фатир алырга акча тупларга ярдәм итмәкчеләр. Ничек итеп?

2025 елда Россиядә торак кертемнәре эшләтеп җибәрергә планлаштыралар.

Тиешле закон проекты хөкүмәттә һәм Үзәк банкта хупланган, документ инде беренче укылышта кабул ителгән. Ул халыкка торак сатып алуга акча җыярга мөмкинлек бирер дип көтелә. Депозиттан акчаларны күчемсез милеккә ссудаларны каплауга гына юнәлдереп булачак. 

Депозитларны бер елдан артык вакытка ачачаклар, ә андагы акча 10 миллион сумга иминиятләштереләчәк. Яңа инструмент буенча керем гади депозитларга караганда югарырак булырга мөмкин, ә хупланган ипотека кредитлары өлеше артачак.

Дәүләт Думасы депутаты, бюджет һәм салымнар комитеты әгъзасы Никита Чаплин "Российская газета"га белдергәнчә, гадәттә, банклар, күбрәк клиентлар җәлеп итү өчен, мондый кертемнәргә көчәйтелгән процент ставкаларын тәкъдим итә. Моннан тыш, кайберләре, кертемнең җәлеп итүчәнлеген көчәйтү максатыннан, депозитларга дәүләт гарантияләрен яисә процентлар буенча субсидия ышандырырга мөмкин.

Әлеге кертемнәрнең эшләү механизмы гади: клиент банкта счет ача һәм даими рәвештә аңа тиешле сумманы кертә. Бу акчалар процентлар белән исәпләнә, һәм күпмедер вакыттан соң кеше аны торак сатып алу өчен файдаланырга мөмкин. 

“Гади тел әйткәндә, кертемнәр һәм ипотека буенча процентлар төп ставка дәрәҗәсенә бәйле, хәзер ул 16 процент тәшкил итә, банкларда депозитлар уртача 13-15 процент, ә ипотеканыкы – 16-19 процент. Нәтиҗәдә – акылдан яздырырлык дәрәҗәдә арттырып түләнелә. Шуңа күрә үзгәрешләр кирәк, ә әлеге инициатива халык өчен ипотека алу мөмкинлеген арттыруга ярдәм итә. Бу финанс продукты кешеләргә кредит алу өчен беренчел кертемгә акча җыярга ярдәм итәчәк, ул хәзер торакның гомуми бәясенең 20-30 процентын тәшкил итә. Мондый депозитларның өстенлеге шунда, алар гражданнарга түбән керемнәр булганда да торак сатып алу өчен акчаны системалы рәвештә җыеп бару мөмкинлеген булдыра. Өстәмә торак кертемнәре финанс дисциплинасын тәэмин итә, чөнки акчалар билгеле бер максатка туплана", – дигән депутат.

Татарстан риэлторлар гильдиясе вице-президенты Андрей Савельев фикеренчә дә, тәкъдим бик кызыклы. 
– Әмма аның нинди нәтиҗә бирәсен алдан фаразлау кыен. Башта кулланып карарга кирәк. Бездә, гадәттә, еш кына бер нәрсә уйлыйлар, ә ул чынлыкта бөтенләй башкача булып чыга. Закон проектының әле тагын ике укылышта караласы бар, өченче укылышка үзгәреп тә бетәргә мөмкин. Яңа инструментның шартлары, процент ставкасы билгесез. Ни дә булса фаразлап әйтергә иртәрәк, – ди ул. 

«Позитив Консалтинг» бизнес-планнар эшләү үзәге җитәкчесе Ирек Галләмов исә әлеге тәкъдим банклар өчен генә отышлы дип саный.
– Бу очракта банк “озын акчага”, ягъни озак вакытка исәпләнгән инвестициягә ия була. Депозит гел тулыланып тора, банк исә ул акчаны тагын да файдалырак процент белән кредитка биреп бара. Аннары, әйтик, депозит ачкан вакытта төп ставка 16 процент була ди. Тора-бара ул 18 яки 20 процентка кадәр күтәрелсә, депозитның процентын кабат карап тормаячаклар, чөнки, гадәттә, анда фиксацияләнгән ставка куела. Банкка кешенең акчасын читкә инвестицияләве кирәк түгел, ул акчаны аның үзенә җәлеп итү отышлы, – ди ул.

Язмага реакция белдерегез

0

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading