16+

Онлайн уку: безгә кызыкмагыз

Иртәнге сәгать алтыда торып, матур киенеп-бизәнеп, 8нче трамвайга йөгерәсе урында, ашыкмый гына иртәнге каһвәмне эчеп, күрше бүлмәгә компьютер артына кереп утырдым.

Онлайн уку: безгә кызыкмагыз

Иртәнге сәгать алтыда торып, матур киенеп-бизәнеп, 8нче трамвайга йөгерәсе урында, ашыкмый гына иртәнге каһвәмне эчеп, күрше бүлмәгә компьютер артына кереп утырдым.

Студентның бүгенге иртәсе шулай башлана хәзер. Менә сиңа мә – 8 чакрым урынына хәзер бары тик 8 метр гына узасы. «Институт» урынына карантин да, дистанцион уку да түгел, ә «белем алуның контактсыз формасы». Моңарчы беркем күрмәгән һәм ишетмәгән кушымталарны йөкләп, дәресләрне онлайн рәвештә укыйбыз. Дәресләр үз вакытларында. Группадашлар да шул ук. Аудитория­ләр генә икенче – онлайн аудитория!


Технологиянең никадәр үсеш алганы шунда беленә дә инде: кем чәй эчә, кем йоклап ята – барысын да ишетеп, ә камералар кабынган булса, күреп тә була. Икенче көнне хәтта камераны кабызмыйча гына да тыңлап булганлыгын аңлап алдык! Хәзер дәрес вакытында кемнең нишләгәнен бары тик Аллаһ кына белә! Шуңа да карамастан, эш нишләптер авырая һәм арта гына бара. Моңа кадәр ай буе ясаган эшне хәзер бер дәрес­тә эшләтәләр. «Сез бит өйдә, вакытыгыз күбрәк!» – дип кенә елмая укытучылар. Әни дә остарды: «Кызым, ял иткән арада идәнне юып чыгарырсың әле», – ди.


Шул ук бүлмәдә – диван, күршедә генә бер суыткычта тәмлүшкәләр булганда, нинди уку инде ул?! Мондый шартларда гадәттә укырга йөрмәүчеләрнең дә «университет»ка барасылары килер. Тик шулай да һәр студент хыялланган «өйдә ашап-эчеп, яткан килеш кенә уку» кызыктырырлык түгел икән. Әйдәгез, элеккечә укый башлыйк инде, ә?

Талия Төхфәтуллина,
КФУ студенты.

Фото: pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading