Бүген бөтен китапханәләр диярлек, балалар укымый, дип зар елаган бер заманда, каләм тотып, иҗатка омтылучы малай-кызларның саны елдан-ел арта. Казан шәһәренең 20нче гимназиясе менә инде дүртенче ел рәттән үткәрә торган «Алиш варислары» республика конкурсына килгән хат-язмалар да шул хакта сөйли.
Элек әлеге конкурста җиңүчеләрнең иҗат җимешләре юка гына китапчык итеп нәшер ителсә, хәзер инде ул жанрларга бүленеп, берничә калын китап булып дөнья күрә. Конкурсның быелгысына да кочак-кочак шигырь-хикәя килгән. Хәзер бит аларны бастыру өчен балалар матбугатында урын аз бирелә, мондый конкурсларда катнашып, бик дөрес эшләгән яшь иҗатчылар. Грамота, Дипломнардан торган портфолио укучыларга да, укытучыларның үзләренә дә бик кирәк. Ә аны тик торган өчен генә китереп бирмиләр. Шундый форсат тудырганнары өчен, бәйгене оештыручыларга рәхмәттән башка сүз юк. Чөнки Тукай әйтмешли, «күкрәгендә иҗат утын сау йөрткән» мөгаллимнәр аз түгел бездә. Бәхеткә, аларның күбесе, шушы утны шәкертләре җанында да кабызып, шигъри учак яга. Шулай итеп, укучыларының да иҗади осталыгын арттыра, үзләре дә дан ала.
«Нәрсә языйм?» дип аптырап торасы да түгел. Тема аяк астында гына, дөресрәге, күктә, җирдә һәм җанда. Күңел-җаны буш булса, аңа беркайчан да илһам кошы килеп кунмый, андый кеше беркайчан да кулына каләм алмый. Алган очракта да, ул каләмнән күңелгә үтеп керерлек әсәр тумый. «Җаннан чыккан гына җанга барып җитә», - ди безнең халык. Аннары каләм ул аны тоткан хуҗасы белән бергә хакыйкатьне дә эзләшә бит әле. Шуның белән кыйммәт тә ул. Тормыш хакыйкатен! Шуңа да каләмле балага игътибарлы, аңа хәерһахлы булырга тырышырга кирәк.
- Безгә Алиш исеме килеште, - диде республикабызның төрле районнарыннан җыелган малай-кызлар һәм аларның укытучылары алдында чыгыш ясап, бүген үзенә кунаклар чакырган гимназиянең директоры Рәхимә Арсланова. - Әйтерсең лә, ул безнең һәр эшебезне хуплап, үз фатихасын биреп тора. - Гимназиябезнең 1000000 сумлык грант отуын да, ә бер укытучыбызның Россия күләмендәге бәйгедә җиңеп чыгуын да шуның белән бәйлибез.
Әлеге сүзләргә бүгенге иҗат бәйрәменә килгән Алишның туганнары аеруча сөенде (рәсемдә). Алар - бу гимназиянең якын дуслары, биредәге «Алиш варислары» музеен экспонатлар белән дә баетучылар. Иҗат бәйгесенең быелгысына да бик теләп килгәннәр. 36 яшендә фашист балтасыннан башы киселгән җәлилче туганнарының исемен шулай мәңгеләштерер өчен тырышып йөргән әлеге гимназия коллективына бик рәхмәтле алар. Конкурста төрле урыннар яулаган малай-кызларга Алиш туганнары кулыннан бүләкләр алу гомергә онытылмаслык мизгелләр булды. Киләчәктә андый бәхетлеләр тагын да артыр дип өметләнергә җирлек бар. Алишның кардәшләре, әлеге «Алиш эзләреннән» дигән бәйгегә Халыкара статус бирергә кирәк, дигән фикер белән чыктылар. Алиш исемен йөрткән 20нче гимназия урнашкан Пионерлар урамын Алиш урамы итәселәре, ә аның ишегалдында чәчәкләргә күмелгән һәйкәлне дә күрәселәре килә аларның. Барлык яхшы эшләр дә башта бер игелекле җанның хыялында бөреләнә бит. Бергәләп тотынсак булыр да. Башта гимназиядә «Алиш варислары» музее ачылды, аннары аның исемен алу өчен күпме тырышып йөрделәр. Анысы да булды. Болары да тормышка ашар, иншалла. Исемнәрен мәңгеләштерерлек батырлар булганда, кулдан килмәслек эш түгел ич. Теләк кенә кирәк. Ә теләк-омтылыш, иҗади тормыш әлеге гимназия коллективында башкаларга да бүлеп бирерлек. Ул көнне Татарстаныбызның төрле районнарыннан, хәтта иң ерак Актаныш һәм Мөслимнән килүчеләр дә моны күреп, каләмнең хакыйкатьне эзләшүенә тагын бер кат инанып киттеләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар