16+

Рөстәм Миңнеханов: "Туган телне саклау – безнең киләчәк буыннар алдындагы әхлакый бурычыбыз"

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, республика өчен иң мөһиме – белем бирүнең сыйфатын һәм һәркем өчен мөмкин булуын тәэмин итү.  «Бердәм дәүләт имтиханнарының нәтиҗәләре республикада уртача Россия күрсәткечләреннән өстен булу – күркәм хәбәр. Кайбер фәннәрдән БДИ буенча уртача балл да, 100 балл җыючылар саны да арткан», - диде Татарстан Президенты.

Рөстәм Миңнеханов: "Туган телне саклау – безнең киләчәк буыннар алдындагы әхлакый бурычыбыз"

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, республика өчен иң мөһиме – белем бирүнең сыйфатын һәм һәркем өчен мөмкин булуын тәэмин итү.  «Бердәм дәүләт имтиханнарының нәтиҗәләре республикада уртача Россия күрсәткечләреннән өстен булу – күркәм хәбәр. Кайбер фәннәрдән БДИ буенча уртача балл да, 100 балл җыючылар саны да арткан», - диде Татарстан Президенты.

Мәгариф системасын үстерү – республика эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләреннән берсе. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсендә хәбәр итте. Чара Алабуга шәһәрендә «Адымнар-Алабуга» полилингваль комплексы базасында узды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Россия Мәгариф академиясе президенты Юрий Зинченко һәм башкалар катнашты.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, коронавирус пандемиясе шартларында мәгариф тармагы беренчеләрдән булып катлаулыкларга очрады. Укытуның барлык дәрәҗәләрендә дә онлайн-форматка күчү, югары уку йортларында имтиханнарны читтән торып тапшыру, БДИ уздырганда санитар иминлеккә аерым игътибар, бер яктан, яңа шартларда эшләүгә әзерлекне күрсәтсә, икенче яктан, конкрет гамәлләрне оператив эшләүне таләп итте.  

«Безнең педагоглар тулаем бу вәзгыятьтә югалып калмадылар. Яңа уку елын 1 сентябрьдә мәктәпләрнең үзләрендә башлау планлаштырыла. Шуның белән бергә вакыйгалар төрлечә китәргә мөмкинлекне истә тотарга кирәк», - дип белдерде ТР Президенты. 

Ул билгеләп үткәнчә, быел педагогларның август киңәшмәсе 1 сентябрьдән укучыларга ишекләрен ачачак «Адымнар-Алабуга» полилингваль комплексы мәйданчыгында уза. Бу мәктәп республикада Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев инициативасы белән оештырылган полилингваль комплекслар челтәренә керәчәк. Мәктәпне проектлау һәм төзү иң яхшы Россия һәм чит илләр тәҗрибәсен исәпкә алып башкарылды.

«Адымнар – белемнәргә һәм татулыкка юл» полилингваль мәгариф комплекслары челтәрен булдыру турында җентекләп Минтимер Шәймиев сөйләде. Ул ассызыклаганча, әлеге мәгариф учреждениеләре Россия Федерациясе Конституциясенең яңа редакциясе, «Мәгариф» илкүләм проекты һәм Россия Федерациясе дәүләт мәгариф стандартлары нигезендә рус, татар һәм инглиз телләрендә сыйфатлы белем тәэмин итүче заманча мәктәп моделе булырга тиеш.   

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов республикада «Мәгариф» илкүләм проектын гамәлгә ашыру барышы, мәгариф учреждениеләренең матди-техник базасын ныгыту һәм мәктәпләрне һәм югары уку йортларын тәмамлаганнарның конкуренциягә сәләтен тәэмин итү турында сөйләде.    

Россия Мәгариф академиясе президенты Юрий Зинченко коронавирус пандемиясе барышында илнең мәгариф системасы кичергән кыенлыклар турында мәгълүмат бирде.    

Азакта Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, республика өчен иң мөһиме – белем бирүнең сыйфатын һәм һәркем өчен мөмкин булуын тәэмин итү.  «Бердәм дәүләт имтиханнарының нәтиҗәләре республикада уртача Россия күрсәткечләреннән өстен булу – күркәм хәбәр. Кайбер фәннәрдән БДИ буенча уртача балл да, 100 балл җыючылар саны да арткан», - диде Татарстан Президенты.   

Ул хәбәр иткәнчә, республиканың Кайбыч, Кама Тамагы, Түбән Кама районнарыннан, Чаллы һәм Казан шәһәрләреннән 11 мәктәп диагностик комплекслы тикшеренү буенча икенче ел рәттән түбән нәтиҗәләр күрсәтә. Рособрнадзор хәбәр иткәнчә, республиканың 74 мәктәбендә бәяләү процедураларының объектив булмавы билгеләнгән. Болар аеруча Түбән Кама, Әлмәт, Кукмара, Менделеевск, Аксубай районнарында күп. Рөстәм Миңнеханов бу юнәлешкә игътибар бирергә өндәде.

Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, укуларын тәмамлагнаннарны эшкә урнаштыру аерым игътибарга лаек. Ул Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгына, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгына, эш белән тәэмин итүнең муниципаль үзәкләренә тармак министрлыклары һәм предприятиеләр белән бу мәсьәләне хәл итүдә тыгыз элемтәдә торырга кушты.

«Без барлык булган ресурсларны кулланырга тиеш, шул исәптән яңа  коронавирус инфекциясеннән зыян күргәннәрне яңа һөнәргә өйрәтүнең федераль программасы буенча эшләргә тиешбез», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул хәбәр иткәнчә, соңгы 6 елда Татарстанда 1614 мәгариф учреждениесе ремонтланган, кертелгән акчалар якынча 26,5 млрд сум тәшкил итә.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, 2014 елдан республикада урта һөнәри белемне үстерүгә зур игътибар бирелә. «Студентларда бөтендөнья дәрәҗәсендәге компетенцияләрне формалаштыру өчен 41 тармак ресурс үзәге булдырылган, кертелгән акчалар якынча 5,8 млрд сум», - диде ТР Президенты.

Ул билгеләп үткәнчә, дистанцион укыту форматына күчү кайбер техник проблемалар барлыгын күрсәтте. Тулы канлы онлайн-форматны тәэмин итү  Интернет челтәренә тотрыклы керүдән башка мөмкин түгел. Шуңа бәйле рәвештә «Цифрлы икътисад» федераль проекты кысаларында, шулай ук «Таттелеком» ГАҖ исәбеннән республиканың барлык мәктәпләре дә Интернет челтәренә зур тизлектә керә алачак.

Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, бүген һәр дәреснең сыйфатын, укытучыларның, директорның, мәгариф бүлеге башлыгының туган телне укытуны оештырудагы профессионализмын бәяләү вакыты җитте. «Берничә телне белү – конкуренциядә бәхәссез өстенлек. Моны республиканың кайбер районнарында аңлап җиткермиләр, бугай. Туган телгә Югары Ослан, Сарман, Нурлат, Чистай, Азнакай, Баулы, Буа, Лениногорск һәм Әлмәт районнарында формаль мөнәсәбәт күзәтелә, - диде ТР Президенты. – Туган тел – күп милләтле Татарстанның тынычлыгы һәм татулыгы нигезе. Мин берничә мәртәбә ассызыкладым, без аны саклап калу өчен хәлебездән килгәнне эшләячәкбез. Бу – безнең киләчәк буыннар алдындагы әхлакый бурычыбыз». 

Азакта Рөстәм Миңнеханов Татарстан педагогларына фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде һәм Россия, Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды.  

ТР Президенты матбугат хезмәте

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading