16+

Шик тудырсаң, сумкаңны тикшерәләр

Финляндиядә укытучылар шик тудырган балаларның шәхси әйберләрен карау хокукы алган. «Мәктәп тынычлыгы турында» яңа кагыйдәләр пакеты ел башында гамәлгә кергән.

Шик тудырсаң, сумкаңны тикшерәләр

Финляндиядә укытучылар шик тудырган балаларның шәхси әйберләрен карау хокукы алган. «Мәктәп тынычлыгы турында» яңа кагыйдәләр пакеты ел башында гамәлгә кергән.

Укытучы, балада куркыныч әйберләр бар дип уйласа, тикшерү уздыра ала. «Тикшерү бала психикасына зыян салмаслык итеп үткәрелергә тиеш», - дип хәбәр итә Финляндиянең «YLE» радиосы.
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы гомуми белем бирү идарәсенең әйдәп баручы киңәшчесе Гөлнара Исламованың аңлатуынча, финнар гамәлгә керткән кагыйдә Россия Конституциясенә каршы килә, гражданнарның, ә бу очракта балаларның хокукларын боза. «Үзара хөрмәт, бер-береңә юл кую кебек сыйфатлар да бар бит әле. Бала шик тудыра икән, аның белән яхшылап сөйләшергә, бер дә булмаганда, тикшерү үткәрү өчен әти-әнисенең рөхсәтен алырга мөмкин бит», - ди Гөлнара Илдар кызы.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading