16+

«Сәләт» Прагага китә

«Сәләт»сез калабызмы икән, дип борчылырга кирәкми - оешма Чехиягә бөтенләйгә күченми. 25 апрельдән 6 июньгә кадәр узачак «Сәләт» Прага мәктәбе» проекты кысаларында, ике атнага Европа үзәгенә барып кайта. Бу мәктәпкә эләгеп, Прага белән хозурланып кайту өчен актив укучы, студент яки яшь белгеч булу да җитә.

«Сәләт» Прагага китә

«Сәләт»сез калабызмы икән, дип борчылырга кирәкми - оешма Чехиягә бөтенләйгә күченми. 25 апрельдән 6 июньгә кадәр узачак «Сәләт» Прага мәктәбе» проекты кысаларында, ике атнага Европа үзәгенә барып кайта. Бу мәктәпкә эләгеп, Прага белән хозурланып кайту өчен актив укучы, студент яки яшь белгеч булу да җитә.

«Сәләт» иҗтимагый фонды җитәкчесе Җәүдәт Сөләймановның сүзләре буенча, «Прага мәктәбе» 2007, 2008 һәм 2010 елларда оештырылган инде. Ул вакытта гомуми белем туплап, тәҗрибә алып кайткан булсалар, хәзер максатлары тагын да зуррак - яшьләр әзерләгән проектларны тормышка ашырырга ярдәм итү, республика өчен лидерлар тәрбияләү.
Программа өч этаптан торачак. Катнашучылар беренче этапта Казанда 7 көн дәвамында шәхси нәтиҗәлелек белән бәйле темаларга дәресләр алачак, биремнәр чишәчәк. Икенче этап Прагада узачак, анда Европа Берләшмәсе иҗтимагый оешмалары лидерлары белән очрашулар да оештырылачак. Өченче этап проектларны тормышка ашыру һәм яклауны күздә тота. Анысы шулай ук Казанда узачак. «Белем алырга да, аралашырга да вакыт булачак. Прагадан кала, Венага бару да каралган, хәзер Дрезденны да маршрутка кертү турында уйланабыз», - дип ышандырды «Сәләт» Прага мәктәбе» программасының башкарма директоры Гүзәл Усманова.
Катнашырга теләүчеләрдән нинди проектлар сорала, дигәнгә, оештыручылар IT-технологияләр, яшьләр сәясәте һәм эшмәкәрлеге, белем бирү, икътисад кебек өлкәләрне атадылар. Гуманитар юнәлештәге, әйтик, журналистикага кагылышлы эшләр булса да хупланачак. Нинди генә проект әзерләсәң дә, аның Татарстан өчен кирәк булуын аңлата алсаң, каршы килмәячәкләр. Оештыручылар нәкъ менә безнең республика өчен кирәкле эшләрне көтәләр.
«Сәләт» Прага мәктәбе»нә сайлап алганда татар, рус һәм инглиз телен белүчеләргә өстенлек биреләчәк. «Бу программа татар телен үстерү юнәлешендә дә зур адым булачак», - ди Җәүдәт Сөләйманов. Проектка кушылырга теләүчеләргә pragueschool.ru сайтына кереп, гариза калдырырга кирәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading