16+

«Сәләт» җәйгә әзерләнә

Бу көннәрдә «Байтик» лагеренда «Сәләт»нең «Әйдаманнар мәктәбе» эшли. Анда Татарстан, Башкортстан, Чувашия, Мордовия, Дагыстан рес­публикалары, Киров, Саратов һәм Самара өлкәләреннән җыелган 130 әйдаман, 27 куратор катнаша.

«Сәләт» җәйгә әзерләнә

Бу көннәрдә «Байтик» лагеренда «Сәләт»нең «Әйдаманнар мәктәбе» эшли. Анда Татарстан, Башкортстан, Чувашия, Мордовия, Дагыстан рес­публикалары, Киров, Саратов һәм Самара өлкәләреннән җыелган 130 әйдаман, 27 куратор катнаша.

«Әйдаманнар мәктәбе» - «Сәләт»нең җәйге профильле сменалары өчен җитәкчеләр һәм әйдаманнардан торган бердәм команда туплау максатыннан оештырылган проекты. Анда төрле юнәлешләрдә дәресләр алып барыла.

Лагерьга «Сәләт» фондының Попечительләр советы рәисе, Россия Дәүләт Думасы депутаты Марат Бариев та килеп китте. Ул «Әйдаманнар мәктәбе»ндә укучыларга балаларга файдалы да, күңелле дә җәй бүләк итүләрен теләп калды.

Элина Степанова, проект җитәкчесе:
- Биредә иң әйбәт әйдаман булырга теләүчеләр җыелган. Алар быелгы җәйләрен үз белемнәрен, осталыкларын безнең сәләтле балаларыбыз белән эшләү өчен файдаланачак. Командабыз бик дус, көчле армия­гә тиң. бергә булганда, бернинди киртәләр дә куркыныч түгел.
Минемчә, беренче чиратта, әйдаман җаваплы кеше булырга, конкрет биремнәрне чишә белергә тиеш. Балалар күңелен аңлый белү, аларны хөрмәт итү дә бик мөһим, чөнки һәр бала - шәхес.

Альбина Кадыйрова, проектның кураторы:
- Катнашучыларыбыз шәп! Без аларга зур өметләр баглыйбыз. Һәммәсенең күзләре янып тора, балалар белән эшләргә теләкләре зур. Әйдаман - балалар өчен үрнәк ул, алар аңа охшарга тырыша. Шуңа да ул һәр сүзен чамалап сөйләргә, эшен уйлап башкарырга тиеш. Әйдаман - әйбәт психолог, шәп модератор, креатив менеджер да. Тулаем алганда, катнашучылар нәкъ шундый. Энергияләре ташып тора, бик шаяннар.

Булат Вәлиуллин, мәктәпнең кураторы:
- «Сәләт»тә мин 2011 елдан бирле. «Шәхес», «Раушан», «Санак»та булдым, «Сәләт-Самара» кышкы сменасында катнашырга өлгердем. «Сәләт-Бөгелмә» клубының кураторы да мин.
Вакыт бушка узмый, һәр булачак әйдаман алыштыргысыз тәҗрибә туплый. Без аларның эшчәнлеген күзәтәбез, командаларыбызга иң көчле әйдаманнарны тупларга тырышабыз.

Айнур Шәйдуллин, Чувашия, катнашучы:
- Әйдаман - сәлкешләр өчен үрнәк һәм лидер. Безнең команда бик көчле. «Әйдаманнар мәктәбе»ндә күп белем тупладым, үземне яңа яктан ачтым.

Эльмира Сермукова, Саратов өлкәсе, катнашучы:
- Бик-бик җаваплы әйдаман булачакмын, һәр бала белән иҗади эшләячәкмен. Һәммәсен яратачакмын. Җәйне көтәм, үзем барачак сменаны иң әйбәте итәр өчен бар көчемне куярга әзермен!

Рәмиз Муллагамедов, Дагыстан, катнашучы:
- Әйдаман ул гадәти кеше түгел. Ул барысын да булдырырга, күп белергә тиеш. Балаларны тыныч­ландыру, кәефләрен күтәрү, аңлау җиңел эш түгел. Магистратурага укырга керү өчен зур педагогик тәҗрибә туплый алдым. Моның өчен «Сәләт»кә зур рәхмәт! Ул бу эштә ышанычлы чыганак. Минем өчен монысы бик мөһим. Татар теле белән әлегә авыррак, тик тырышачакмын. Без бит бер гаилә!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading