16+

Стоматология бүлегендә уку – елына 163 мең сум

Уку йортларында абитуриентларны кабул итүләр башланды. Казан дәүләт медицина университетында да урак өсте. Бөтенроссия олимпиадасы бәйгесендә җиңү яулаган 15 кеше инде студент булырга да өлгергән. Университетның дәрәҗәсе зур. Шуңа да күрәсең, укырга керергә теләүчеләр арасында чит илдән, Россия төбәкләреннән килүчеләр дә җитәрлек. Әйтик, быел барлык гаризаларның 45,5 проценты Россия субъектларыннан...

Уку йортларында абитуриентларны кабул итүләр башланды. Казан дәүләт медицина университетында да урак өсте. Бөтенроссия олимпиадасы бәйгесендә җиңү яулаган 15 кеше инде студент булырга да өлгергән. Университетның дәрәҗәсе зур. Шуңа да күрәсең, укырга керергә теләүчеләр арасында чит илдән, Россия төбәкләреннән килүчеләр дә җитәрлек. Әйтик, быел барлык гаризаларның 45,5 проценты Россия субъектларыннан тапшырылган. Абитурентларның иң күбе Башкортстан, Чувашия, Самара, Удмуртия республикаларыннан. Университетның медицина биохимиясе бүлегенә укырга керүчеләр арасында бер урынга 42 гариза тапшырылган, стоматология бүлегенә бер урынга - 25 кеше исәпләнә.

(Фото: Татар-информ)

- Ришвәт биреп укырга кереп була дигән шикләрне дә таратасым килә. Безнең уку йортында беркемгә дә ташлама каралмаган, түләүле бүлекме, бюджет өлкәсенә укырга керәсеңме, иң мөһиме - бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләре. Укырга керү өчен кирәкле фәннәрдән кимендә 65 балл җыярга кирәк, - ди Татарстанның 5нче чакырылыш Дәүләт Советы депутаты, Казан дәүләт медицина университетының ректоры Алексей Созинов. Казан дәүләт медицина университеты элек электән иң кыйммәтле уку йорты булып санала. Бүген дә бу шулай. Татарстанда иң кыйммәт белем алу университетның стоматалогия бүлегендә - елына 163 мең сум. Аңлашыла да, студентларга белем биргәндә заманча җиһазлар, яңа технологияләр кулланырга туры килә. Хәер, Алексей Созинов балалар бакчасына йөрү белем алуга караганда кыйммәтрәккә төшә дип саный.

Быел уку йортында нинди яңалыклар бар, медицина университетына керү өчен төп шартлар нинди - болар хакында тулырак "Шәһри Казан" газетасының киләсе саныннан укый аласыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading