16+

Татар теле һәм әдәбият буенча халыкара олимпиадада гран-при иясе, япон кызы Накамура Мидзуки: «Минем йөрәгем татар»

Бүген Россия туган тел форумы кысаларында Татар теле һәм әдәбияты буенча V халыкара олимпиада җиңүчеләрен бүләкләделәр. Аларны котларга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та килгән иде.

Татар теле һәм әдәбият буенча халыкара олимпиадада гран-при иясе, япон кызы Накамура Мидзуки: «Минем йөрәгем татар»

Бүген Россия туган тел форумы кысаларында Татар теле һәм әдәбияты буенча V халыкара олимпиада җиңүчеләрен бүләкләделәр. Аларны котларга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та килгән иде.


- Тел булмаса - милләтнең киләчәге юк. Сезне, яшьләрне күргәч, күңелдә ышаныч туа. Үзебезнең Татарстанда гына түгел, Россиянең башка төбәкләрендә, чит илләрдә дә татар телен саклап калуга өлеш керткәнегез өчен бик зур рәхмәтемне әйтәсем килә, - дип форумда катнашучыларга уңышлар теләде Президент.

Олимпиаданың беренче турында 15 меңләп кеше катнашкан. Алар арасында Россиянең 25 субъектыннан, Австралия, Төркия, Казахстан, Япония, Үзбәкстан, Бельгия, Франция, Канада кебек барлыгы 13 чит илдән килгән вәкилләр дә бар. Гран-прига Япониядән Накамура Мидзуки һәм Саба кызы Ризәлә Йосыпова лаек булдылар.

Накамура Мидзуки татар сүзләрен беренче тапкыр әбисеннән ишеткән.
- Минем әбием тумышы белән Башкортстан якларыннан. Керәшен татары булган, Александра исемле. Кызганыч, ул бүген инде вафат. Ләкин миңа татар теленә мәхәббәтне, татар сүзләрен өйрәтеп калдырды. 20 яшемдә Ташкентка укырга баргач, үзбәк телен өйрәнергә туры килде. Үзбәк теле татарчага охшаш икәнен аңлап алдым һәм бу телләрне ныклап өйрәнә башладым. Гаиләдә мин бердәнбер бала. Әти-әнием - японнар. Ләкин ничек кенә булмасын, интернеттагы "Ана теле" он-лайн курслары, татар газеталары сайтлары, радиолар аша татар телен өйрәнергә тырышам. Минем йөрәгем татар, - дип елмая Накамура. Кыз япониядәге Цукубы шәһәрендәге университетта аспирантурада укый. Татар телендә аралашучы дуслары да бар. Казаннан Япониядә белем алучы Азат Кашапов белән дуслашкан, Мәскәүдән килгән татар кызы белән дә аралаша. Япониядә татар теле белгече Юто Хишияма белән дә элемтәдә тора.

- Татар теленең грамматикасы япон теленекенә охшаган. Шулай да татарчаны өйрәнү авыр. Көнемнең бер-ике сәгатен телне өйрәнүгә багышлыйм. Япониядә татар сүзлекләренең булмавы да эшне катлауландыра. Шуңа да татар телен өйрәнү өчен башта русчаны үзләштерергә туры килде. Казанга килгәч, Бауман урамындагы китап кибетеннән рус телендә язылган татар дәреслекләре алдым. Алар миңа нык ярдәм итә. Ел саен татар теле буенча халыкара олимпиадада катнашып киләм. Быел гран-при иясе булуыма үзем дә ышана алмыйм,- ди Накамура. Ул үзен Мәйсәрә дип тә йөртә әле. Казан федераль университетында галимә Әлфия Йосыпова шундый исем биргән аңа. Татар җырларын моңлы итеп башкаручы,милли киемдәге бу кызга чынлап та әлеге исем килешеп тора. Киләчәктә мөмкинлек туса, Казанга эшләргә киләргә исәбе дә бар Накамура Мидзукиның. Ә бүген ул үзе Рөстәм Миңнехановны Япониягә чакырган.
- Татар теле - матур тел. Бөек татар телен онытмыйк әле, бергәләп өйрәник, - ди Накамура-Мәйсәрә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading