16+

Татарстан мәктәпләрендә бу уку елы азагына кадәр сосискалар бирәчәкләр

Мәктәп ашханәсендә нәрсә ашаганыгызны хәтерлисезме? Беренче биш елны шәхсән үзем 50 еллык мәктәптә укыдым. Аның ашханәсе бөтенләй икенче бинада иде. Анда үзебез чиратлап өйдән алып килгән сөттән аш, мәктәп бакчасында үскән яшелчәләрдән икенче ризыклар әзерлиләр, колхоз икмәк пешерү цехыннан ипи алып киләләр иде.

Татарстан мәктәпләрендә бу уку елы азагына кадәр сосискалар бирәчәкләр

Мәктәп ашханәсендә нәрсә ашаганыгызны хәтерлисезме? Беренче биш елны шәхсән үзем 50 еллык мәктәптә укыдым. Аның ашханәсе бөтенләй икенче бинада иде. Анда үзебез чиратлап өйдән алып килгән сөттән аш, мәктәп бакчасында үскән яшелчәләрдән икенче ризыклар әзерлиләр, колхоз икмәк пешерү цехыннан ипи алып киләләр иде.

Кыш көне салкында төшке ашка бу баруларны хәзер дә хәтерлим. Өстәвенә ул кысан, ә бер тәнәфестә берничә сыйныф ашап өлгерергә тиеш.

...Узган ел каладагы мәктәп ашханәләренең берсендә булырга туры килде. Укучыларга берничә төрле ризык тәкъдим ителә. Ә алар шунардан да йөз чөергән булалар.

Депутатлар ел саен мәктәп ашханәләрендәге хәлләр белән таныша. Бу ел да читтә калмады. Татарстан Дәүләт Советы әгъзалары комитет утырышында кабат шул теманы күтәрде. Россия Кулланучылар күзәтчелегенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина сүзне бөтенләй дә позитив булмаган мәгълүматлардан башлады. Сүз балаларның ашау культурасы һәм шуның нәтиҗәсендә килеп чыккан симерү авыруы хакында иде.

Соңгы биш ел эчендә республиканың 27 районында 0-14 яшьлек балалар арасында артык авырлыктан интегә торган балалар саны үсү күзәтелә. Мисалга, Алабугада мондый очраклар саны 37 тапкыр арткан. Теләче, Минзәлә, Тукай, Ютазы, Яшел Үзән районнарындагы балалар да артык авырлык буенча лидерлар рәтендә тора.

Ә 15-19 яшьлекләр арасында бу күрсәткеч 19 районда теркәлгән. Иң күп очраклар Минзәлә, Теләче, Яшел Үзән, Чистай, Әгерҗе районнарында ачыкланган. Марина Патяшина комитет утырышында шундый саннар китерде.

Шул ук ведомство статистикасы буенча, 14 яшькә кадәр артык авырлыктан интегүче балалар саны 2016 елда 100 мең балага 255 булса, 2020 елда бу сан 268 гә җиткән. Берәүгә дә сер түгел, организм өчен артык авырлык файда диеп булмый. Ул йөрәк-кан тамырлары авыруларына, инсультка, умыртка баганасы һәм мускулларның дөрес формалашмавына, кайбер онкологик авыруларга китереп чыгарырга мөмкин.

“Соңгы елларда безнең ведомство ризыкның сыйфатын гына түгел, аның файдалы булуын да тикшерә һәм бу безнең эштә өстенлекле якка әверелде. Туклану – баланың сәламәтлегенә турыдан-туры йогынты ясый торган әйбер”, - диде Марина Патяшина.

Нормативлар буенча мәктәп ашханәсендә сосискалар булырга тиеш түгел. Әмма бала кечкенәдән кибет пилмәне, колбаса, сосиска ашарга өйрәнеп, мәктәпкә килгәч кенә токмачлы аш ашый башламый. Балаларның теләкләрен исәптә тотып, җирле җитештерүчеләргә дә ярдәм йөзеннән Роспотребнадзор атнага бер тапкыр мәктәп ашханәләрендә сосиска куллануны рөхсәт иткән. Бу искәрмә уку елы азагына кадәр генә булачак икән. Шулай да, алга таба да җитештерүчеләр мәктәп укучыларын сосиска белән сыйлыйсылары килсә, продукцияләрен 3 яшьтән өлкәнрәк балаларга кулланырга ярый торган ризык итеп теркәргә тиеш булуын ассызыклады Марина Потяшина.

Ашарга ярамый, әмма без рөхсәт итәбез, килеп чыккан инде бу. Артык авырлыктан интеккән балалар саны үсү фонында аеруча да кәмитрәк. Монда я баланы кайгыртасың, я җитештерүчене.

Белгечләр монда да җитми
Билгеле булганча, мәктәптә укучы балалар арасында ризыкларны чикләү таләп ителгән, ягъни авыру балалар да бар. Бигрәк тә шикәр авыруыннан интеккән укучыларга мәктәп ашханәсендә туклану кыенлык тудыра иде. Ашханәдә бер пешекче һәм бер ярдәмче дип исәпләгәндә, ризык төрләндерү җиңел түгел, әлбәттә. Әмма быелгы уку елында диабеттан интеккән балалар өчен дә аерым меню булдырылган.

Мәктәп ашханәләрендә төп проблемаларның берсе дип Марина Патяшина пешекчеләрнең җитмәвен атады. Экспертларга пешекчеләрне эш урынында тотып тора торган һәм яңа эшчеләр җәлеп итә торган ысуллар уйлап табарга киңәш итте ул.

Бу мәсьәләне Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Людмила Рыбакова да билгеләп үтте. Аның фикеренчә, мәктәп ашханәләрендә кадрлар бик еш алышынып тора һәм моның төп сәбәбенең берсе – хезмәт хакларының түбән булуы.

“Кайбер районнарда 2022 елның 1 гыйнварына пешекчеләрнең хезмәт хакы 24 процентка, ярдәмчеләргә 10 процентка арткан”, - диде Рыбакова. Депутат сүзләренчә, Буа районында бу мәсьәләне уңай хәл итү юлын тапканнар. 2021 елның сентябрь аеннан декабрьгә кадәр пешекчеләргә хезмәт хакына 40 процент өстәмә, ярдәмчеләренә 30 процент өстәмәләрне җирле бюджеттан түләгәннәр.

“Мәктәп ашханәләрендә пешекчегә бер штат, ярдәмчегә бер штат бирелгән. Әгәр дә пешекче авырып китә икән, ашханәдә бер ярдәмче генә кала. Ә аның хезмәт хакы бик аз. Демография илкүләм проекты кысаларында, аларны бушлай укытырга һәм квалификацияләрен күтәрергә мөмкин. Пешекче авырып киткән очракта ярдәмчеләр аларны алмаштыра алыр иде”, - диде парламент вәкиле.

Өреп кабарга өлгермисең

Мәктәпләрдә балаларны тукландыру системасындагы уңай якка да үзгәрешләр күренә, ди Марина Патяшина. Мисалга, балаларга суынган ризык бирү очраклары ике тапкырга кимегән. Балаларның иртәнге ашларын тулысынча ашап бетерү очраклары, киресенчә, арткан. Ашханәләрдә ризык порцияләрен киметеп бирү очраклары да кимегән. Россия Кулланучылар күзәтчелегенең ТР буенча идарәсе 2021 елның 1 сентябреннән алып 757 тапкыр ризыкларны тикшергән. Әлмәт, Кайбыч, Югары Ослан, Яңа Чишмә, Алексеевск районнарында ризыкның тарату линиясендә үк салкын икәнлеге ачыкланган.

Таратканда ук салкын булган ризык өстәлдә генә җылынмый, билгеле. Республиканың дүрт районында: Минзәлә, Әлмәт, Яңа Чишмә һәм Алексеевкийда балалар өстәлендәге ризыкларның температурасы тиешле таләпләргә туры килмәгәнлеге теркәлгән. Сүз уңаеннан, Роспотребнадзор хезмәткәрләре ризыкларның калориялелеген дә тикшерә икән. Быелгы уку елында бу күрсәткеч буенча ризыклар 162 очракта тикшерү узган һәм Казан, Әтнә районнарында укучыларга бирелә торган ризыкларның калориялелеге нормага тулмавы ачыкланган.

Салкынны җылытып, калорияләрне арттырып була. Ә менә ризыктан эчәк таякчыклары чыкса?! Роспотребнадзор тикшеренүләре вакытында Татарстанның Әлмәт, Нурлат, Зәй, Яңа Чишмә районнары мәктәпләрендә шундый “артык” ингредиентларга тап булган.

Дамир Бәдриев фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading