16+

Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллинның Белем көне белән котлавы

Кадерле әти-әниләр! Сезнең өчен яңа уку елы укучы бала белән бергә программаны үзләштерүдә авырлыклар гына түгел, ә үз балаларыгызның кечкенә һәм зур җиңүләренә сөенү дә алып килсен. Аларга ярдәм итегез, укытучыларның иҗади башлангычларын хуплагыз, белемгә илтә торган юлда фикердәшләр булыгыз. Барлык ата-аналарга, әби-бабайларга сәламәтлек, гаилә бәхете һәм иминлек телим.

Кадерле укучылар, студентлар, хөрмәтле хезмәттәшләр һәм әти-әниләр!

Ихлас күңелдән Белем көне белән тәбрик итәм!

Озын җәйге каникуллардан соң бүген мәктәпләребездә кабат кыңгырау чыңлый һәм яңа уку елы башлана. Бу көнне республикабызның 470 мең укучысы, 214 мең студенты һәм 65 меңнән артык укытучысы шатланып көтеп аладыр, дип ышанам.  Ял итеп, көч җыеп, яраткан уку урыннарына әйләнеп кайту,  дуслар, хезмәттәшләр белән күрешү – үзе зур куаныч.

Бүгенге бәйрәмнең төп кунаклары – беренче сыйныф укучылары. Быел алар 55 меңнән артык. Алар барысы да үзләре өчен күп яңалык ачарлар: мәктәп дөньясы белән танышып, яңа дуслар табарлар,  дөрес, матур итеп укырга һәм язарга өйрәнерләр. 

Кадерле беренче сыйныф укучылары! Яхшы уку – күп көч таләп итә торган катлаулы хезмәт. Сезгә зур уңышлар телим. Киләчәктә сезнең җиңүләр белән горурланырбыз дип ышанам!

Барлык укучыларга һәм студентларга кыенлыклардан курыкмаска һәм белемгә омтылышны  югалтмаска дигән теләктә калам. Белем алу кызыклы булсын, бары тик шатлыклар китерсен, ә мәктәп еллары иң бәхетле еллар булып истә калсын.

Кадерле әти-әниләр! Сезнең өчен яңа уку елы укучы бала белән бергә программаны үзләштерүдә авырлыклар гына түгел, ә үз балаларыгызның кечкенә һәм зур җиңүләренә сөенү дә алып килсен. Аларга ярдәм итегез, укытучыларның иҗади башлангычларын хуплагыз, белемгә илтә торган юлда фикердәшләр булыгыз. Барлык ата-аналарга, әби-бабайларга сәламәтлек, гаилә бәхете һәм иминлек телим.

2023 елның педагогларга һәм остазларга багышлануы очраклы түгел. Республикабыз мәктәпләрендә үз эшенә җаны-тәне белән бирелгән укытучылар эшли. Укучыларыбызның БДИ нәтиҗәләре дә, бөтенроссия һәм хәтта халыкара олимпиадаларда җиңүчеләр саны да белем бирү сыйфатының югары булуы турында сөйли.

Татарстан мәгариф оешмаларында өлкән буын укытучыларның бай тәҗрибәсе, һөнәри зирәклеге тупланган. Белем көнендә педагогик хезмәт ветераннарына зур хөрмәт һәм рәхмәт сүзләрен җиткерәм. Нәкъ менә сез –бүгенге җиңүләребезгә нигез салучылар!

Быел безнең зур гаиләгә меңгә якын яңа хезмәттәшләр кушыла. Сезгә, кыю фикерле, креатив, иҗади һәм инициативалы яшь профессионалларга, без зур өметләр баглыйбыз.

1 сентябрь – һәр мөгаллим өчен календарьда үзенчәлекле көн, чөнки ничә яшьтә булуга карамастан, сез эзләнүдән, камилләшүдән туктамыйсыз, заман белән бергә атларга омтыласыз.

Барлык укытучыларга, тәрбиячеләргә, мәгариф системасы белгечләренә ныклы сәламәтлек, сүрелмәс дәрт, һөнәри казанышлар; барлык балаларга яхшы билгеләр, тырышлык һәм куанычлы уку елы телим!

Хәерле юл сезгә!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading