Төрле сәбәпләр аркасында ел саен тугызынчы сыйныфны тәмамлаган укучыларның яртысыннан артыгы (51 процент) укуын мәктәптә түгел, ә көллият һәм техникумнарда дәвам итә. Хәзерге вакытта республикада 97 һөнәри белем бирү учреждениясе бар. Шуларның 86сы дәүләтнеке. Анда барлык укырга керүчеләрнең 96 проценты, ягъни 65 495 бала белем ала.
Быелгы уку елына урта һөнәри белем бирү учреждениеләрендә 18 мең 770 бюджет урыны булдырылган. Абитуриентлар өчен көллият һәм техникумнарның ишеге 15 августка кадәр ачык. иҗади юнәлештә һөнәр алырга теләүчеләрнең документларын кабул итү 10 августта төгәлләнә. Уку йортында бюджет урыннары калса, 30 ноябрьгә кадәр абитуриентларны укырга алу мөмкинлеге булачак. Бу бигрәк тә армия хезмәтеннән кайткан егетләргә, быел төп дәүләт имтиханнарын бирә алмаучы тугызынчы сыйныф укучыларына кулай. Исегезгә төшерәбез, имтихан бирә алмаучылар, аны янәдән сентябрь аенда тапшыра алачак.
Татарстан Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов белдергәнчә, елдан-ел урта һөнәри белем алырга теләүчеләрнең саны арта бара.
- Гаризалар санына карап, быел урта һөнәри белем бирү учреждениеләре 23,5 мең студент кабул итәр дип уйлыйбыз. Укучылар арасында соңгы елларда педагогика, энергетика, нефть тармагы өлкәләре популяр. Безнең бер елны да бюджет урыннары буш калганы юк. Көллият һәм техникумнарны тәмамлаган укучыларның 90 проценты беренче елда ук эшкә урнаша, шуларның 50 проценты үз һөнәре буенча эшли. Бу яктан урта һөнәри белем бирү учреждениеләренең югары уку йортларына караганда күрсәткечләре яхшырак та әле, - диде Андрей Поминов.
Бүгенге көндә бюджет урыннарына бер урынга якынча дүрт кеше дәгъва кыла. Казан педагогия көллиятенә быел бер урынга сигез кеше булган. Узган ел көллияткә аттестатында бары тик "бишле" билгеләре генә булган 39 кеше укырга кергән. Быел әлегә "отличник"лар 19, гариза биргән сигез абитуриентның аттестатларында бары тик бер генә "дүрт"ле билгесе бар.
- Урта һөнәри белемгә ихтияҗ артуның тагын бер сәбәбе - Worldskills. Ул эшче һөнәрләрнең дәрәҗәсен күтәрә. 8-10нчы сыйныф укучылары Junior Skills ярышларында катнаша. Шуңа да инде мәктәпне тәмамлаган балалар нинди һөнәр үзләштерәсен тәгаен белеп килә. Хәзер безгә унынчы сыйныфка бара алмаган, яки югары уку йортына керә алмаган укучылар түгел, ә максатчан рәвештә без биргән һөнәрне үзләштерү өчен киләләр. Бездә шулкадәр зур конкурс булуы хөкүмәтнең тәрбияче, укытучы һөнәренә игътибары зур булу белән дә аңлатыла. Хәзер укытучылар өчен төрле грантлар бар. Җәмгыятьтә дә укытучыларга караш үзгәрде. Казан Федераль университеты белән килешү нигезендә, безнең көллиятне тәмамлап, үз һөнәре буенча эшләгән кешеләргә югары белемне читтән торып алу мөмкинлеге бар, - диде Казан педагогия көллияте директоры Анфиса Җәләлова.
Кызганыч көллият һәм техникумнарның югары уку йортлары белән чагыштырганда белем бирү дәрәҗәсе түбәнрәк дигән "стереотип" бүгенге көнгә кадәр саклана әле. Хәзер урта һөнәри белем бирү учреждениясен тәмамлаган студентлар, диплом алганчы, бердәм аттестация узачак. Быел аттестация биш һөнәр буенча үткәрелсә, киләсе елга ул исемлеккә ун белгечлек өстәләчәк. Көллият һәм техникумнарның коммерция бүлегендә белем алу уртача 40-60 мең сум торачак.
Фото: www.factroom.ru
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар