16+

«Телне өйрәнү авыр түгел»

«Татар теле - матур, файдалы тел. Икенче дәүләт теле булганга да мин аны теләп өйрәндем», - ди Кама Тамагы районының Муравьев исемендәге Затон урта гомуми белем бирү мәктәбендә укучы 14 яшьлек Елизавета Агибалова. Татар телен ул «Ана теле онлайн» курслары аша үзләштергән. 7-8 ай эчендә барлык биремнәрне дә төгәл үтәп,...

«Телне өйрәнү авыр түгел»

«Татар теле - матур, файдалы тел. Икенче дәүләт теле булганга да мин аны теләп өйрәндем», - ди Кама Тамагы районының Муравьев исемендәге Затон урта гомуми белем бирү мәктәбендә укучы 14 яшьлек Елизавета Агибалова. Татар телен ул «Ана теле онлайн» курслары аша үзләштергән. 7-8 ай эчендә барлык биремнәрне дә төгәл үтәп,...

- Мин рус мәктәбендә укыйм. Сыйныфташларым арасында татар теле белән кызыксынучылар, татарча сөйләшүчеләр җитәрлек. «Ана теле онлайн» курсларын узганнан соң, татар теленнән билгеләрем дә яхшырды. Биремнәрне үтәгәндә кайбер кыенлыклар булды. Әйтик, кушма сүзләрне төзү, катлаулы күнегүләрне эшләү. Андый вакытларда татар теле укытучысына мөрәҗәгать итә идем. Хәзер үзем кечкенә сыйныфтагыларга «Ана теле онлайн» курсларын узарга ярдәм итәм, - ди Елизавета.

Тугыз дәрәҗә, сигез бүлек, 288 дәрес, 6372 күнегү, 293 видеосюжет, 10950 видеофайл, 6795 фоторәсем. Асылда «Ана теле онлайн» курслары шулардан тора. Парта, такта, каләм кирәк түгел. Дәресләрне онлайн рәвештә тәүлек дәвамында җир шарының теләсә кайсы почмагыннан интернет аша бушлай өйрәнеп була.

Татар теленә өйрәтә торган «Ана теле» проекты 2013 елда EF Education First компаниясе белән берлектә, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсенә нигезләнеп тормышка ашырыла башлаган иде. Проект, беренче чиратта, татар телен аралашу чарасы буларак өйрәнергә ярдәм итә. Россиянең ерак төбәкләрендә яшәүчеләр арасында да курсларга ихтыяҗ зур. Күпләр укыган чакта үзләренә дуслар таба, Татарстаннан читтә яшәүче татарлар белән аралаша, төрле милләт кешеләре бер телдә сөйләшә. «Ана теле онлайн» курсларында инде 50 меңнән артык укучы белем алырга өлгергән. Һәр февраль аенда мәктәп яңа укучылар кабул итә.

«Ана теле онлайн» курсларында уку өчен нишләргә?

- anatele.ef.com сайтында теркәлергә:

- «Регистрация» төймәсенә басып, латин телендә исемеңне, фамилияңне, электрон почта адресыңны язарга, пароль кертергә кирәк.

- Экранда тугыз дәрәҗә шкаласы барлыкка киләчәк. «Начать» төймәсенә басып, белем дәрәҗәгезгә карап, биремнәрне адымлап үтәү каралган.

- Күнегүне эшләгәннән соң, нәтиҗәләр белән канәгать булсагыз, «Далее» төймәсенә басарга була, риза түгелсез икән, биремнәрне кабат эшләү мөмкинлеге бирелә.

- Шуннан соң, укучының татар телен ни дәрәҗәдә белүенә карап, уку башлана.

- Курсларны узу бушлай, яшь чикләве каралмаган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading