Кече тәрбиячеләрнең хезмәт хаклары аш-су осталарыныкыннан да азрак. Алар якынча, 10 мең сум тирәсе акча ала. Элек бу эш урынына килергә теләүчеләр күп иде. Чөнки кече тәрбияче булып урнашкан хезмәткәрнең баласын, чиратсыз балалар бакчасына урнаштырдылар. Баласы балалар бакчасына йөргән чорда, ул монда эшли. Димәк, дүрт ел дәвамында әни кеше бер кая китми. Киткән очракта да, аның урынына баласы белән башка кеше килә иде. Ә хәзер андый ташламалар бетте. Шуңа да балалары бакчага килгән әниләр, бу эш белән кызыксынмый башлады. Кемнең 10 мең сум акчага көне буе эшлисе килсен. Ә төркемнәрдә балалар хәзер бик күп. 30-35 балага ашарга да алып килергә, савыт-сабасын да юарга, бүлмәләрне чисталыкта да тотарга кирәк. Ә кече тәрбияче җитмәгәнлектән, күп вакытта алар ике төркемдә эшли. Димәк, 35 бала урынына, 70 баланы ашата, артыннан җыештыра. Ике төркемдә эшләгән очракта да аларга ике ставка түләнми, дип ачыклык кертә мәгариф бүлеге хезмәткәре.
Нәтиҗә ясап шуны әйтә алабыз, әлеге проблема белән районның Мәгариф бүлеге бик яхшы хәбәрдар. Ләкин бу район дәрәҗәсендә генә хәл ителә ала торган мәсьәлә түгел. Әлеге өлкәгә килеп кеше эшләвен теләгән очракта, акча түләү системасын төптәп үзгәртергә кирәк. Кыш айларында коммуналь хезмәтләргә 7-8 мең түләгән чорда, 10 мең сум хезмәт хакы алып эшләгән кеше ничек ачтан үлмәскә тиеш?
Гөлнар Галимова.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Реакция язылган инде
Комментарийлар
Без имени
0
0
Дорес сузлэр ?
0
0
Без имени
0
0
Мәктәпләрдә дә шул ук хәл. Әгәр бүген 75 яшьлек укытучыны эзләп алып эшкә чакыралар икән, димәк проблема хөкүмәт дәрәҗәсендә чишелергә тиеш. Без 5 ел элек фаразлаган мәсьәләләр чишелми. Калганнар арасында да сөзеп аласы кадрлар бар. Алга таба эшләүче педагоглар тагын да кимиячәк кенә.
Комментарийлар
0
0
Дорес сузлэр ?
0
0
0
0
Мәктәпләрдә дә шул ук хәл. Әгәр бүген 75 яшьлек укытучыны эзләп алып эшкә чакыралар икән, димәк проблема хөкүмәт дәрәҗәсендә чишелергә тиеш. Без 5 ел элек фаразлаган мәсьәләләр чишелми. Калганнар арасында да сөзеп аласы кадрлар бар. Алга таба эшләүче педагоглар тагын да кимиячәк кенә.
0
0