16+

Цифрлы мәктәп: үзгәрешләр әле күп булачак

Пандемия вакытында мәктәпләрнең, укучыларның никадәр заманча техник мөмкинлекләргә ия икәнлеген белдек. Дистанцион уку, төрле мәгариф мәйданчыкларын куллану күп мәсьәләләргә ачыклык кертте. Шунысы мөһим – заманча чаралар укытучыны алыштыра алмаячагына да инандык.

Цифрлы мәктәп: үзгәрешләр әле күп булачак

Пандемия вакытында мәктәпләрнең, укучыларның никадәр заманча техник мөмкинлекләргә ия икәнлеген белдек. Дистанцион уку, төрле мәгариф мәйданчыкларын куллану күп мәсьәләләргә ачыклык кертте. Шунысы мөһим – заманча чаралар укытучыны алыштыра алмаячагына да инандык.

Шул ук вакытта өстәмә уку-укыту ысулларыннан баш та тартмаячакбыз. 
Компьютер һәм башка төрле гаджетларның кирәклеге дә ачыкланды. Соңгы хәлләр мәгариф өлкәсенә чыннан да зур үзгәрешләр алып килде. Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов башлангычы белән күп кенә укучыларны дистанцион уку өчен кирәкле җиһазлар белән тәэмин итә алдык. Аз керемле гаиләләргә планшетлар өләшенде. Бөтен мөмкинлекләр булдырылгач та, интернетның тизлеге начар булуы ачыкланды. Хәтерләсәгез, онлайн укуларда иң борчыганы да кирәкле чакта интернетның өзелүе иде.
Мәктәп укучыларының онлайн дәресләрендә катнашканнан соң, Президент бу мәсьәләдә глобаль үзгәрешләр кирәклеген ачыклап, мәгариф тармагына миллиард сумлык югары тизлекле интернет кую мөмкинлеген тудырды. Уку елы башланганчы республика мәктәпләрендә бу максаттан зур эшләр башкарылды. Шулай итеп, 1680 гомумбелем оешмаларында тоткарлыксыз интернетка тоташып булачак. Ел азагына кадәр 589 мәктәптә Wi-Fi (“Вай-фай”) нокталары куелачак.
Татарстан мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов әйтүенчә, авыл мәктәбеме, шәһәр мәктәбеме бернинди аерма юк. Икесендә дә укучылар мәктәп дәресләре өчен интернеттан файдалана алачак.
Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин белдерүенчә, киләчәктә бу укучылар өчен махсус сервислар булдыруга ярдәм итәчәк. Бүген инде мәктәп укучылары өчен “Мин – укучы” (“Я – школьник”) дип аталган аерым портал эшли башлаган. Монда укучыга дәрес хәзерләргә, аралашырга, фикерләрен белдерергә, үсәргә дә, гомумән, уку барышында мавыктыргычрак һәм файдалырак итеп интернеттан куллану мөмкинлеге тудырылачак. Әлбәттә, алар киләчәктә укучыларның теләкләрен исәпкә алып үзгәрергә, камиләшергә дә мөмкин.
Белгечләр әйтүенчә, бу әле цифрлы үзгәрешләрнең башы гына. Ә интернетны өйрәнү, контент булдыру, тоташу һәрвакыт дәвам итәчәк. Соңгы ун елдагы үзгәрешләрдән генә чыгып та, төрле платформаларның артуын, үсә баруын күрәбез. Моңың өчен киләчәктә цифрлы мәгариф буенча укуларны һәркемгә дәвам итәргә туры киләчәк.
Уку дигәннән, министр Рафис Борһанов, 20 сентябрьдән соң укулар онлайнга күчә дигән хәбәрләргә саграк карарга кушты. “Укуны штат режимында башладык, шулай дәвам итәбез”, – диде ул. Кайбер очраклар булырга мөмкин, анысы инде – аерым сөйләшү темасы.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading