16+

“Уку барамы – бара” дип пыскып утырырга түгел»

Казан дәүләт энергетика университетында белем алган Гүзәл Газетдинова Татарстанның “Ел студенты-2023” исемен яулады.

“Уку барамы – бара” дип пыскып утырырга түгел»

Казан дәүләт энергетика университетында белем алган Гүзәл Газетдинова Татарстанның “Ел студенты-2023” исемен яулады.

Кыю, үз-үзенә ышанган, һәр нәрсәгә өлгер, төрле юнәлешләрдә актив, укуда алдынгы... Әле кайчан гына уку кабинеты ишеген кыяр-кыймас ачып, укытучы белән сөйләшүгә дә үз эченнән әзерләнеп керүче кыз булган дип, аны кем әйтсен?!

Гүзәл Газетдинова Актаныш районының Такталачык авылында туган. Биредәге мәктәптә 9 ел белем ала, кулына кызыл аттестат алып чыга. Әби-бабасы да, әнисе дә укытучы була торып, башкача мөмкинме соң? Тырыш, кешеләргә ярдәмчел, укуда алдынгы булырга кирәк дип тәрбиялиләр аны. 10-11нче сыйныфны Гүзәл Актанышта укый.
Бердәм дәүләт имтиханын яхшы гына балларга биргәннән соң, документларын Казанның берничә уку йортына илтеп тапшыра. Ул ахыргача нинди юнәлештә китәчәген төгәл күзалламый – физика-математика укытучысы, инженер, икътисадчы һөнәрләре арасында сайлана. Әмма күңеле белән ул иң башта ук Казан дәүләт энергетика университетына тартыла. Шәһәр үзәгендә диярлек урнашкан төзек бинасы, тулай торак якынлыгы, мохите белән үзенә тарта ул. Нәтиҗәдә, Гүзәл акылы белән түгел, йөрәк кушуы белән эш итеп, биредә икътисадчы һөнәрен үзләштерүгә өстенлек бирә. Бүген, Аллаһыга шөкер, шушы уку йортын сайлаганмын, дип сөенә ул.

– Студентларга ихтирамлы мөнәсәбәт, аларның һәр идеясен хуплау, кулдан килгәнчә ярдәм итү – Казан дәүләт энергетика университетында яшьләргә төрле юнәлешләрдә үсеш алу өчен бөтен шартлар да бар. “Ел студенты-2023” исемен яулау – бер минем хезмәтем генә түгел, ректорыбыз Эдвард Юныс улы Абдуллаҗановның студентлар дип януы, һәрчак теләктәшлек күрсәтүе генә шундый үрләргә ирешергә мөмкинлек бирде, - ди Гүзәл Газетдинова.

Беренче курска укырга кергәндә, русча да юньләп сөйләшә белмәгән, оялчан, тыйнак кызның бүгенге көндәге үзгәреш-үсешен күреп шаккатасың. Барысы да 2019 елда вузда үткәрелеп килгән “Яз гүзәле” матурлык һәм талант бәйгесендә катнашудан башлана. Үзе бармас иде дә, конкурс турында ишетеп алган әнисе этеп-төртеп дигәндәй, гариза бирергә үгетли.

“Яз гүзәле” исемен алмаса да, Гүзәлдә үз-үзенә ышаныч, көч барлыкка килә. “Уку барамы – бара” дип пыскып утырырга түгел, ә төрле юнәлешләрдә үз мөмкинлекләрен күрсәтергә, актив булырга, дигән максат куя. Киләсе елда ул студентларның берләшкән оешмасы рәисе вазыйфасына үз кандидатурасын  тәкъдим итә. Әмма бу юлы да җиңелә. Рәис итеп сайланмаса да, активлык күрсәткән кызны күреп алсыннар өчен бу җитә кала. Аны төрле проектларны җитәкләргә чакыра башлый. “Бер юнәлештә җиңелеп, мин башка җиңүләргә килдем”, - ди ул.

Хәзерге вакытта Гүзәл “Яз гүзәле” бәйгесенең оештыру комитеты җитәкчесе булып тора. Күп еллар вуз тарафыннан уздырылып килгән конкурсны ничек бар шулай саклап кына калмыйча, аны үстерүгә шактый өлеш кертә алган, төрле грантлар отып, аны яңа үргә күтәргән ул. Быел “Яз гүзәле”н уздыру өчен 5 миллионга якын бюджетлары бар. Шулай ук аның тәкъдиме белән конкурска сайлап алу этабы буларак “Татар телендә онлайн марафон” үткәрелә башланган. Менә инде берничә ел дәвамында “Яз гүзәле”ндә катнашучылар өчен төрле укытулар, мастер-класслар оештырыла.

Моннан тыш, ул менә инде берничә ел профком рәисе урынбасары вазифаларын үти.

Иҗтимагый эшчәнлек белән генә шөгыльләнеп калмыйча, Гүзәл укуда да үрнәк. Бакалавриатны ул кызыл дипломга тәмамлаган, быел магистратураны бетерә, фәнни мәкаләләре басыла. Былтыр бер төркем студентлар белән берләшеп, үз идеяләрен “Студентлар стартабы” бәйгесенә тәкъдим иткәннәр һәм җиңү яулаганнар.

Узган елда Гүзәл Газетдинова инде “Ел студенты” бәйгесендә катнашып, “Ел җәмәгатьчесе” номинациясендә беренчелек яулаган булган, илкүләм бәйгедә лауреатлар арасына кергән.  Боларның барысы да кызның республиканың “Ел студенты” исеменә адым-адым якынлашуы булган, күрәсең. Һичшиксез, лаеклы җиңү!

“Ел студенты-2023” буларак СИБУР нефть-газ компаниясе Гүзәлне Мәскәүдәге Халык казанышлары күргәзмәсенең Полимерлар йортында оештырылган күргәзмә эшчәнлеге белән танышу өчен юллама белән бүләкләде. Шулай ук ул «Алгарыш» гранты кысаларында дөньяның үзе теләгән теләсә кайсы югары уку йортында белемен арттыру хокукына ия булды. Бүгенге көндә кыз Малайзиягә яки Кытайга барып уку арасында сайлана.

Язмага реакция белдерегез

6

0

0

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading