16+

Укучыларны куркытмагыз!

Беркөнне «Татарстан хәбәрләре»ндә, бик гайрәтләнеп, мәктәп укучылары имтихан бирә торган бүлмәләргә видеокамера куярга җыенулары хакында сөйләделәр.

Укучыларны куркытмагыз!

Беркөнне «Татарстан хәбәрләре»ндә, бик гайрәтләнеп, мәктәп укучылары имтихан бирә торган бүлмәләргә видеокамера куярга җыенулары хакында сөйләделәр.

Ул балалар шпион яки террорчымы әллә? Нәрсә, аларны видеодан карап, курыккан ак йөзләрен, мескен кыяфәтләрен, хәлсез гәүдәләрен күреп шатланыргамы? Ни өчен безнең киләчәк буынны куркытырга? Югыйсә бүген алар бөтен кирәкле китаплары һәм башка җайланмалары белән имтиханга кереп утырып, шул алып кергән әйберләре ярдәмендә сорауларга җавап бирә алсалар, шуңа шатланырга тиешбез.
Күпчелек мәктәп укучысының, үз бүлмәсе түгел, дәрес хәзерләргә аерым өстәле дә юк. Мәсәлән, бер бүлмәле фатирда әти-әнисе белән бергә 10 нчы сыйныфта укучы бала һәм бер яшьлек сабый яши. Әтиләре иртәнге сәгать 5тә эшкә чыгып китә. Мәктәп укучысына өй эшен өеп бирәләр, тик аның төне буе дәрес хәзерләргә мөмкинлеге юк, чөнки әтисе белән бер яшьлек энесе ут яктысында йоклый алмыйлар. Икенче мисал: 3 бүлмәле фатирда өч баласы булган гаилә яши. Балаларның берсе мәктәп яшендә, уртанчыларына - 3, кечкенәләренә бер яшь. Фатирда көне-төне бала тавышы. Кая анда яхшылап дәрес хәзерләү?!
Авыл баласына бик күп эш йөкләнә. Ә ул әле «5»легә укыр өчен көне-төне дәрес өстендә утырырга тиеш, чөнки өй эше күп бирелә.
Боларны ник яза, диярсез. Тормыш - өч көнлек дөнья. Балаларыбыз, мәктәп елларында ук куркып, исәнлекләрен бетермәсеннәр иде. Алар имтихан биргәндә ата-аналары, әби-бабалары да кайгыра, күпләп дару ашый. Укучыларның да психикасы какшый.
Мин үзем 63 яшьлек әби, күп нәрсәне аңлап та бетермимдер, ләкин шуны беләм: балаларга карата шундый каты бәгырьле булырга ярамый. Мәктәп яшендә аларның күңелендә курку түгел, шатлык тудырырга кирәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading