16+

Укучылар БДИны маскасыз генә тапшырачак

2020 ел Бердәм дәүләт имтиханнарын тапшырганда нинди үзенчәлекләр булачак?

Укучылар БДИны маскасыз генә тапшырачак

2020 ел Бердәм дәүләт имтиханнарын тапшырганда нинди үзенчәлекләр булачак?

1 сентябрьдә яңа уку елы нинди форматта башланыр һәм укучыларны нинди үзгәрешләр көтә? Әлеге һәм башка сорауларга Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов турыдан-туры элемтә вакытында җавап бирде.

2019-20 уку елы үзенчәлекле шартларда тәмамланды. Соңгы чирекне республикабыз мәктәпләре дөньядагы эпидемиологик вәзгыятькә бәйле рәвештә ерактан торып уку режимына – дистанцион укуга күчеп тәмамлады һәм мондый укыту ысулы ике ай дәвам итте. Чыгарылыш һәм йомгаклау имтиханнарын үткәрүгә дә берникадәр үзгәрешләр керде. Беренчедән, аны үткәрү вакыты соңгарак вакытка күчерелеп, укучылар Бердәм дәүләт имтиханнарын гадәти вакытта – май ахыры – июнь башында түгел, июль аенда бирергә мәҗбүр. Имтиханнарны үткәрү вакыты 3 – 23 июль көннәренә билгеләнгән. Икенчедән, БДИ имтиханнарына да үзгәрешләр керде.

Узган елгылардан аермалы буларак, быел чыгарылыш сыйныф укучыларына өлгергәнлек аттестатлары тапшырылды инде. БДИне башлыча киләчәкләрен югары уку йортларында укырга дәвам итәргә теләк белдерүчеләр тапшырачак. Шуңа да карамастан, БДИ тапшырырга теләүчеләрнең саны 400гә генә кимрәк дип белдерде мәгариф һәм фән министры. Бу илкүләм саннар белән чагыштырганда да шактыйга кимрәк, процент чагылышында 2,0%ны тәшкил итә. Россия күләмендә бу сан 5 % тирәсе. Республикабыз буенча 18 меңнән артык чыгарылыш сыйныфларны тәмамлаучы быел БДИ тапшырырга ниятли. Бу республикабыз буенча узган елгы күрсәткечләргә тиң.

Бере укучы испан телен сайлаган
Быел БДИ нинди шартларда узачак соң? Санитария-эпидимеологик вазгыятьне исәпкә алып, саклану чаралары кулланылачак, әлбәттә. Имтихан тапшырылачак биналарны санитар эшкәртү, социаль дистанция саклау, җилләтү, махсус тамгалар сызу, зигзаг рәвешендә утырту һәм пандемия вакытындагы башка таләпләр катгый сакланачак. Әмма имтихан вакытында укучылар маскасыз һәм перчаткасыз булачак. Узган елларда имтихан бирү сыйныфларына 15 кеше кертелсә, быел 9-12 укучы белән чикләнәчәк.

Быел БДИ тапшыру өчен 83 мәйданчык билгеләнгән. Читтән торып бирү өчен тагын 15 мәйданчык каралган. Чөнки имтихан тапшыручылар арасында аерым медицина күрсәткечләренә бәйле категория укучылар бар, аларның имтихан бирү урыннарына килү мөмкинлекләре чикләнгән.
 Аерым фәннәр буенча имтихан бирүчеләрнең санына килгәндә, иң күп имтихан бирүчеләр рус теленә карый – 17484 кеше тапшыра. Математикадан – 10000нән артык кеше, җәмгыять белеме буенча – 7 мең тирәсе. Быел кытай теленнән имтихан бирүчеләр дә бар, ике кеше бу телне сайлаган. Иң азы испан теленнән – нибарысы 1 кеше тапшыра.

Дистантта тәрбиягә урын булырмы?
1 сентябрьдән башланасы яңа уку елы быел ничек булыр? Бу сорау күпләрне борчый бүген. Сорау министрны да битараф калдырмады. “Безнең ил шулкадәр зур ки... Һәрбер төбәк бүген чикләүләрне бетерү алдында тора. Әмма вирус әле тулаем өйрәнелеп бетмәгән, ниндидер фараз бирүе кыен. Әгәр мин 1 сентябрьдән бернинди дә ”дистант” булмаячак дип тулы ышаныч белән әйтсәм, нык ялгышырмын”, – диде Рафис Борһанов. – Мөгаен кайдадыр һәм ниндидер чикләүләр булыр. Шәхсән үземнең 1 сентябрьдән дистант рәвешендә уку елын башларбыз дигән фикердән ерак торасы килә. Төрле этаплар булыр дип уйлыйм. Белем көнендә укучылар һәм ата-аналар кулга кул тотышып белем йортына килерләр дигән ышанычым зур”.
 

Дистанцион укытуга мәгариф министрының үз карашы бар. "Дистанцион укытуның төп параметрлары берсүзсез уку процессына керәчәк дип уйлыйм. Күпләр сорый, гомумән дистантка күчәргә мөмкинме? Мәгариф турындагы законда бу форма бар. Әмма шуны аңларга кирәк, белем бирү процессы ике өлештән тора – укыту һәм тәрбиядән тора. Уку оешмасы – белем алу урыны гына түгел, ә тормыш мәктәбе дә. Кешеләр коллективизм шартларында аралашырга, үзара хезмәттәшлек итәргә һәм куелган бурычларны команда белән хәл итәргә өйрәнә", – диде Рафис Борһанов.

100 сумны да хөрмәтләргә тиешбез
Ата-аналарны борчыган тагын бер актуаль мәсьәлә – үзизоляциядән өлешчә чыкканнан соң барлыкка килгән сорауга – балалар бакчалары өчен түләү. Министр искә төшергәнчә, май ахырында балаларын бакчага йөртмәгән кешеләр өчен абонент түләве берничә тапкырга кими. Хәзер ата-аналар баланың учреждениедә ничә көн булганы өчен түлиләр.

"Ата-ана бюджеты хәзер берничек тә зыян күрми. Бәлки, кемдер үзендә моны тоймас, әмма бюджет өчен бу елына 2 миллиард сум тәшкил итә. Без һәр мең сумга гына түгел, һәр 100 сумга да хөрмәт белән карарга тиеш", – диде Рафис Борһанов. Шунысы кызык, быел җәй республиканың балалар бакчаларына, министр сүзләренчә, барлык балаларның 50%тан артыгы килә, ә узган елларда – 60-65%. Ягъни, чикләүләрне өлешчә киметүгә карамастан, узган ел белән чагыштырганда, бакчага йөртү 15% диярлек тәшкил итә.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading