16+

Укытучы гомере еллар белән түгел, тугыз айга сузылган уку елына бүленә

Тукай якташы бул, Арча районында дөньяга кил дә татар теле мөгаллиме булма, имеш. Дөрес, Рәмзия Мулләхмәтова башта авыр фән – физиканы сайлый.

Укытучы гомере еллар белән түгел, тугыз айга сузылган уку елына бүленә

Тукай якташы бул, Арча районында дөньяга кил дә татар теле мөгаллиме булма, имеш. Дөрес, Рәмзия Мулләхмәтова башта авыр фән – физиканы сайлый.

Педагогия институтының “физмат”ын кызыл дипломга тәмамлаганнан соң, 18 ел буе Арча, Әтнә якларында балаларга Ньютон, Ом кануннарын өйрәтә.
Ул арада үзгәреш җилләре исә башлый. Туган телебез татар теленә игътибар арта.

Аны мәктәптә яхшылап өйрәтергә кирәклеге дә аңлашыла. Тик моңарчы икенче сортта гына йөргән туган телне укытырга атлыгып торучылар гына бик күренми. Төшемлерәк эшне сайлаган була күбесе. Аларны мәктәпкә кабат кайтару эше башлана. Менә шундый ил чакырган чакта укыта башлый ул татар телен. Баштарак кыенлыклар булса да, тора-бара Тукайның якташ булуы да, ана теленә мәхәббәте дә, үзенең иҗат белән кызыксынуы да - барысы да ярдәм итә Яшел Үзән районы Осиново мәктәбенең алдынгы укытучысына.

Туган теле, аның язучы шагыйрьләре белән горурлану, аларны очрашуларга чакыру укучыларына татар теле фәнен иң кызыклы, мавыктыргыч итә. Балаларның яраткан мөгаллименә әйләнә Рәмзия Кәрим кызы. Аның дәресләрен көтеп ала торганга әйләнәләр малайлар -кызлар. Россия мәгариф министрлыгы грамота — дипломнары һәм башка мактаулы исемнәр алу бер хәл. Ә менә укучыларының: “Апа, сезнең кебек буласыбыз килә!” - дип татар теле укытучысын һөнәр итеп сайлаулары... Монысы инде үтелгән елларга, йокысыз төннәргә, булсын дип тырышып йөргәнгә иң зур, иң гадел, иң ихлас бәя.

Укытучы гомере еллар белән түгел, тугыз айга сузылган уку елына бүленә. Алай дигәндә Рәмзия ханым 49 тапкыр беренче һәм соңгы кыңгырау тавышын ишеткән кеше. Укытучылык стажы шул кадәр. Күптән түгел генә җитлеккән юбилеен да билгеләп үтте. “Китәргә вакыт җитте мәктәптән...” дип уйлау белән күңеле ямансулый башлый. “Укучыларымнан, яраткан коллективым, хезмәттәшләремнән башка ничек яшәрмен?” - дип борчыла. Хәзер аңа “китегез!” дигән кеше юк.

“Калыгыз!» - диеп кенә торалар. Җитәкчедән башлап, укучыларына кадәр. Тик еллар беркемгә дә эзсез генә узмый инде. Аннары балалар каршында 45 минут буе олы яшьтәге кеше түгел, ә чибәр, күкрәгендә иҗат уты дөрләп торган яшь мөгаллим булырга тиеш дип саный ул үзе. Китәргә тәвәккәлләвең тагын бер сәбәбе дә бар. Соңгы елларда ул бөтен җанын, йөрәген биреп укыткан татар теле – туган телебез кабат шулай “булса ярый, булмаса, тагын да ярый ....” дигәнгә калды. Гомерен багышлаган фәннең шулай кирәксезгә, түбән сортлыга калдырганнарга бик рәнҗи тәҗрибәле мөгаллим җаны. Ул бит хәтта башка милләт балаларына да татар телен яраттыра белде. Тагын бер тел белүдән кемгә зыян.? Киресенчә, файда гына.

Соңгы 8 елда Рәмзия ханым башкалабызның 137нче мәктәбендә укыта. Татар рус мәктәбе ул. Ләкин шулай булса да, уңышлар, аның үзенә ияреп йөриләр. Ул мөгаллимлек иткән чорда Осиново гимназиясе алдынгылар рәтендә булса. хәзер 137ләр дә сынатмый. Республика ярышларында, олимпиадаларда Мактаулы урыннар алып киләләр. Мәктәп ишеген язучылар журналистлар да еш атлап керә. Тере каләм иясен күрү малай-кызлар күңелендә иҗат уты кабыза, һөнәр сайларга да булыша.

Мәктәпсез яши алырмынмы?” - дисә дә, аның бер генә буш вакыты калмасына ышаналар аны яхшы белгәннәр. Ул бакчасында куш йодрык кадәрле помидор- кыярлар да үстерә, йортын гөлләргә дә күмә. Әле Осиново бистәсендә милли-мәдәни тормышны да тагын да җанландырып җибәрү дә бар уенда. Бистәнең “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасын җитәкләүне дә аңа тапшырганнар. Билгеле инде, булдыра алганына ышанганга күрә.

Ике кызы, дүрт оныгы да әниләре дәү әниләреннән үрнәк алып,иҗат итеп яшәргә тырышалар. Оныклар дәү әниләрен сөендерергә теләп, Тукай шигырьләрен татарча яттан сөйлиләр.

Ире Наил белән иптәш кызының туенда танышалар, өч кенә көн сөйләшәләр дә кавышып та куялар. Бик яратып яши Рәмзия апа ирен. “Мин сулаганда да Наил дип сулый идем...” ди бераз сагышка бирелеп. Әйе, шулай,бу матур мәхәббәт турында үткән заманда сөйләргә туры килә хәзер. Наиле исән түгел шул, бакыйлыкка китеп барды. “Бик әйбәт еше иде . Кулы алтын: бөтен эшне дә белә: аш- су да пешерә, балта остасы да. Ир, хатын эше дип бүлеп тормады, җаным! -” дип сагына аны Рәмзия апа. -

Мин бик бәхетле хатын булдым, - ди ул бергә яшәгән чакларын искә алып. Балаларыма да әйбәт тәрбия бирде әтиләре. Хәзер үзен догадан калдырмыйм башкача ни эшли алам инде, коръән укырга өйрәнергә дә йөрим Аллага шөкер!” ди ул үзенең тормышына.

Бөек Ватан сугышы кырларыннан исән-сау йөреп туган якларына кайткан әтисе, бер гасыр гомер иткән әнисе фатихасын алгангадыр да бәхетледер ул. Тик менә туган теленең чираттагы күтәрелешен. Аның җанлы тормыш белән яшәвен күрсә генә бәхете тулы булыр аның, татар теле мөгаллименең.

 

 

 

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading