16+

Укытучылар,  сез кайда?!

Киләсе елда мәгариф өлкәсенә Татарстан казнасыннан 68,5 млрд сум акча бүлеп биреләчәк. Федераль бюджеттан килгән акчаны да санаганда, бу сумма 100 млрд сумнан артып китә.

Укытучылар,  сез кайда?!

Киләсе елда мәгариф өлкәсенә Татарстан казнасыннан 68,5 млрд сум акча бүлеп биреләчәк. Федераль бюджеттан килгән акчаны да санаганда, бу сумма 100 млрд сумнан артып китә.

Социаль юнәлештәге бюджет планында ел саен мәгариф һәм сәламәтлек иң саллы өлешне алып тора. Шуңа да моңа гаҗәпләнәсе юк.

Мисалга, грантлар, дәреслекләр алу, яшь белгечләргә ярдәм итү өчен 4,5 млрд сум акча тотылачак. Яшь белгечләр дигәннән, Татарстанда аларга әле дә кытлык бар.

Гадәттәгечә, бу авыл җирләрендә сизелә. Тармак министры Илсур Һадиуллин билгеләп үткәнчә, рус теле, математика, физика, химия, биология һәм башлангыч сыйныф укытучыларына ихтыяҗ аеруча да зур.

Шул ук вакытта, укытучылар әзерләүгә дә игътибар аз бирелә дип булмый. Мисал өчен, соңгы биш елда бюджет урыннары 29 процентка арткан, шул исәптән читтән торып укучыларга да.

– Елына ике тапкыр без нинди фән буенча укытучыларга ихтыяҗ булуны ачыклау өчен, мониторинг үткәрәбез. Нәтиҗәдә, алдагы җиде елга мәгълүмат туплыйбыз, – диде Илсур Һадиуллин Татарстан парламентында узган утырышта.

Татарстанда мәктәпләр һәм балалар бакчаларында кадрларга ихтыяҗ ел саен 1,5 мең кеше тәшкил итә. 2021 һәм алдагы елларга да шулай.

Министр сүзләренчә, бу ихтыяҗ югары һәм урта һөнәри белем учреждениеләрен тәмамлаучылар, яңадан әзерлек үткән педагоглар хисабына каплана. Ул бүгенге көнгә педагогик кадрлар белән тәэмин ителеш 95 процент булганын әйтте.

– Хәзер Татарстанның мәгариф системасында 65 меңнән артык педагогик хезмәткәр, шул исәптән 12 меңнән артыгы авыл җирендә эшли. Бу 31 процент тирәсе тәшкил итә. Өч еллык стажы булган укытучылар 7,5 процент тәшкил итә. Укытучыларның уртача яше – 47. Мәгариф сис­темасында эшләүчеләрнең 16 проценты – пенсия яшендәгеләр, – диде Илсур Һадиуллин.

Ел саен мәгариф системасына 1 меңләп кеше килә икән. Республикада остазлык мәктәбе дә киң таралган.
Быел Татарстанга «Авыл укытучысы» федераль программасы буенча Самара, Чиләбе, Киров, Оренбург, Ульяновск өлкәләреннән дә укытучылар килгән.  

Авыл җирендә ихтыяҗ булган белгечлекләргә 13 кеше җәлеп ителгән. Болар – Россия Мәгариф министрлыгы квотасы буенча килгән, Россия мәктәпләрендә эш тәҗрибәсе булган катнаш дисциплина укытучылары. 

Лилия Локманова
 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading