16+

Вирус китмәде, уку елы җитте

“Бер уку елын тәмамлап, икенчесен башлыйбыз. Республика буенча яңа мәгариф объектлары ачабыз”, – дип белдерде Татарстанның мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов турыдан-туры эфир вакытында.

Вирус китмәде, уку елы җитте

“Бер уку елын тәмамлап, икенчесен башлыйбыз. Республика буенча яңа мәгариф объектлары ачабыз”, – дип белдерде Татарстанның мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов турыдан-туры эфир вакытында.

Вирус беркая да китмәде. Әмма бүгенге вазгыятьтә дә, министр сүзләренчә, мәктәпләр өчен уңайлы шартлар тудырыла. Республиканың 1402 мәктәбе югары тизлекле интернетка тоташтырылган. Моның өчен Татарстан җитәкчелеге миллиард сум акча бүлеп биргән. Министр Рафис Борһанов әйтүенчә, бу берничек тә дистанцион уку белән бәйле түгел, укучыларга уку барышында зур мөмкинлекләр тудыру өчен кирәк. Бигрәк тә чыгарылыш сыйныфлар өчен өстәмә контент булдырылачак. “Бу имтихан-олимпиадаларга әзерләнү өчен кирәк”, – диде министр.

Татарстанда 1 сентябрьдә 8 мәктәп ачыла. Министр Рафис Борһанов белдерүенчә, яңа төр мәктәпләр ачылу укуның сыйфатына зур йогынты ясаячак. Гомумән, белем бирү системасы дөньякүләм дәрәҗәдә ярышырлык, беренче унлыкка керерлек булырга тиеш. Быел 42 белем йортының материаль-техник базасы ныгытылган. 2021 елда шундый – 86, 2022 елда 75 мәктәп яңадан яңартыла. Барлыгы 203 мәктәп кабаттан җиһазландырылачак, моның өчен дәүләттән 46,9 млн акча бүленеп бирелгән.

Татарстан мәгариф министры белдерүенчә, Белем көнендә тантаналы чаралар социаль дистанцияне үтәп үткәрелә. 
– “Роспотребнадзор таләпләрен үтәп, сыйныфлар арасында социаль дистанцияне саклап, линейкаларны ачык һавада үткәрерәбез, – диде Рафис Борһанов. – Бу бәйрәм беренче тапкыр мәктәпкә килүчеләр, шулай ук укуларын тәмамлаучылар өчен. 

Министр быелгы уку елы аерым шартларда башлануын да ассызыклап үтте.
– Узган уку елы катлаулы шартларда тәмамланды, Бердәм дәүләт имтиханының уздыру вакытларын күчердек, Төп дәүләт имтиханын гамәлдән чыгардык, – диде ул йомгак ясап.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading