16+

Юлламалар саны чикле, соңга калмагыз!

Бүген Татарстан Республикасының Яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов белән туры эфир узды. Аның барышында балалар һәм яшүсмерләрнең җәйге ялы турында сүз барды.  

Юлламалар саны чикле, соңга калмагыз!

Бүген Татарстан Республикасының Яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов белән туры эфир узды. Аның барышында балалар һәм яшүсмерләрнең җәйге ялы турында сүз барды.  

Быел Татарстанда 7 дән 14 яшькә кадәр 182 мең бала лагерьларда ял итәчәк. Короновируска бәйле чикләүләр гамәлдән чыгарылганга, хәзер лагерьда ял итү сменалары тулы көчкә эшли алачак. Шул рәвешле, экскурсияләр, күңел ачу чаралары оештыру мөмкинлеге барлыкка киләчәк. 

Җәйге ялга 42 мең юллама бушлай бирелә. Алардан сәләтле балалар, аз керемле гаиләләрдән һәм мөмкинлекләре чикле булган балалар куллана алачак. 

Узган елны Бөгелмә районында урнашкан “Губино” лагере үзенчәлекле балалар өчен махсус смена кабул иткән. Бу елны да мөмкинлекләре чикле балаларны игьтибардан читтә калдырмаячаклар. 

Үзгәреш җиле Яшел Үзән районында “Акчарлак” лагеренә дә кагыла. Хәзер аны танып та булмый. Смена Татарстан территориясендә яшәүче халыкларның мәдәниятенә багышлана. Тегү, агач эшкәртү буенча остаханәләр булдырылачак. Һәр йорт Идел буенда яшәүче халыкларның милли бәйрәмнәре исемен йөртә, ә лагерь “Мирас” исеме астында эшне яңартачак. 

Быел Кырымда Татарстан балалары өчен лагерь ачылачак. 224 бала беренче тапкыр диңгез буенда ял итәчәк. 

Дәүләт бюджетыннан лагерьдагы сменаларга финанс ярдәме тиешле дәрәҗәдә күрсәтелә. Лагерьларга юлламаны яшьләр эшләре буенча министрлык сайтында сайлап була.

Лагерьлар үзгәрә, әмма кичке җыен, уеннар, күңелле һәм файдалы ял үзгәрешсез кала. Юлламалар саны чикле, соңга калмагыз!

Илгизә Галиуллина
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading