16+

Жәйге ял киләсе елга да була

Татарстанда жәйге сәламәтләндерү һәм ял лагерьлары буенча нәтижә ясадылар. Быел 200 меңнән артык бала төрле урыннарда ял иткән һәм сәламәтлекләрен ныгыткан. Бүген җәйге ялга нәтиҗә ясасак, озакламый көзге каникуллар якынлаша. Ул чорда да укучыларның яллары оештырылачак.

Жәйге ял киләсе елга да була

Татарстанда жәйге сәламәтләндерү һәм ял лагерьлары буенча нәтижә ясадылар. Быел 200 меңнән артык бала төрле урыннарда ял иткән һәм сәламәтлекләрен ныгыткан. Бүген җәйге ялга нәтиҗә ясасак, озакламый көзге каникуллар якынлаша. Ул чорда да укучыларның яллары оештырылачак.

– Балалар һәм яшьләрнең ялын оештыру республикада иң мөһим социаль программаларның берсе. Ел саен лагерьларда 200 меңнән артык бала ял итә. Безнең республика яхшы нәтижәләр күрсәтеп, Россия төбәкләре арасында алдынгы урыннарда бара. Әлеге юнәлеш өчен жаваплы булган барлык өлкәләрдә дә эш сезонын зур әзерлек белән башкардылар, – ди Татарстанның Яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов.

Балаларның жәйге ялын оештыруда дәүләт тә, ял һәм сәламәтләндерү реестрына кергән аерым оешмалар да катнаша ала.  Җәй көнне республика казнасыннан 31 меңнән артык балага бушлай юллама бирелгән. Республиканың яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов сүзләренә караганда, 7568 бушлай юллама авыр тормыш хәлендә калган балаларга бирелгән. 2880 путевка хроник чирләре булган балаларга каралган. 

Быел шулай ук лагерьларда мөмкинлекләре чикле 487 бала ял иткән. «Моннан тыш, Татарстан Президенты йөкләмәсе буенча, инвалид балалар өчен инклюзив сменалар үткәрү өчен өстәмә рәвештә 300 кешене финанслау бүлеп бирелгән. Барлыгы бу категориядә 700дән артык бала ярдәм алды», – дип сөйләде Тимур Сөләйманов.

Быел җәйге сәламәтләндерү кампаниясен финанслау 1,8 млрд сум тәшкил иткән, шуның 1,6 млрд сумы – республика бюджетыннан, 6,8 млн сумы – муниципаль бюджетлардан. Моннан тыш, предприятие һәм оешма акчалары, шулай ук ата-аналар ярдәме файдаланылган. Аерым алганда, җәйге чорда шәхси оешмаларның профильле сменаларында 16 мең 194 бала сәламәтләндерелгән. Тимур Сөләйманов белдерүенчә, соңгы вакытта коммерцияле сменалар эше дә яхшы үсә бара. Моннан тыш Кырым һәм Краснодар өлкәләрендә ял итүчеләр дә бар. Алар мәгариф, мәдәният һәм спорт юнәлешләре аша җибәрелгән.

Татарстанда җәйге каникуллар вакытында сәламәтләндерү лагерьларында 154 мең 398 бала бала һәм яшүсмер ял иткән. Ковид-19 чикләүләрен истә тотып, барлык ял формаларында 1527 лагерь эше оештырылган. Мәсәлән, 86 меңнән артык бала шәһәрдән читтә урнашкан 192 ял базаларында, 68 меңнән артык укучы мәгариф юнәлеше буенча 1335 мәктәп янындагы көндезге лагерьда булган. 

Татарстанда шулай ук Донбасстан килгән 179 бала өчен җәйге ял һәм сәламәтләндерү эше оештырылган. “Хәзерге вакытта “Заречье” лагерендә Лисичансктан, Луганск Халык Республикасыннан килгән балалар ял итә. Ике атна элек 7дән 17 яшькә кадәр 207 бала килгән килгән булган”, – дип сөйләде министр. Тимур Сөләйманов билгеләп үткәнчә, балаларның лагерь программасы бик тыгыз – алар өчен экскурсия, иҗади һәм спорт чаралары үткәрелә. Лагерьда шулай ук кирәкле ярдәм күрсәтүче психологлар эшли. 

Яшьләр министры билгеләп үтүенчә, республикада моңарчы бер тапкыр ремонт күрмәгән балалар лагерьларына да төзекләндерү эшләре үткәрелгән. Алар заманча, тематик эчтәлектә ремонтланганнар. 2023 елда Мөслимдәге “Урман иле”, Ютазыдагы “Дубравушка” лагерьлары киләчәктә күпләп баланы кабул итә алачак. Казанда “Яшь Гвардия” лагерен яңарту буенча да эш узган елдан бирле алып барыла. Аның төп юнәлеше-спорт юнәлеше һәм яшь буынга олимпиадага кадәрге әзерлек, дип билгеләнгән. Сменалар спортның төрле төрләре буенча оештырылачак.

Озакламый көзге каникул чорында шулай ук лагерьлар эшчәнлеген дәвам итәчәк. 12 мең 780 укучы мәктәп яны лагерында ял итәчәк, һәм  шулай ук мәгариф министрлыгы буенча профильле лагерьлар эшләячәк. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading