Редакция уздырган конкурс-бәйгеләр һәрвакыт укучыларыбызда яклау таба. Шул рәвешле араларыбыз тагын да якыная. Узган елда үткәрелгән «Безнең авыл» фотобәйгесе моның шулай икәнен кабат раслады. «Шәһри Казан» вәгъдә иткән җырчылар белән бергәләп, узган ел ук инде җиңүче авылларның кайберләрендә: Балык Бистәсе районы Югары һәм Түбән Тегермәнлек, Яшел Үзән районының Бакырчы авылларына...
Берничә ел элек ябылган мәктәптә хәзер бер түбә астында җирле үзидарә советы, элемтә бүлеге һәм китапханә эшли икән. Безне шушы бинаның ишек төбеннән үк милли киемнәр кигән ханымнар керәшеннәргә хас кунакчыллык белән каршы алды. Көннең буранлап торуына карамастан, халык шактый җыелган иде.
Очрашуны хуҗалар үзләре башлап җибәрде. Авыл тарихы белән таныштырдылар, йолаларын, бәйрәм-уеннарын җырлап-биеп күрсәттеләр. Юлда килгәндә үк бу шигъри яңгырашлы авыл атамасы нәрсә аңлата икән дигән идек.
- Бу мәсьәләдә галимнәрнең үз фаразлары бар, бай тарихлы авылның исеме янында суар дәүләте сугышчылары туктап торган, шуннан килеп чыккан, дип аңлаталар. 1722 елның 24 сентябрь документларында Нырсуар (беренче исеме шулай) авылы турында да мәгълүмат булган. 1859 елда Нырсуар авылында 124 хуҗалык булуы хакында язылган тарихи документлар да бар. 1863 елның 14 июнендә авылда бик каты янгын чыга һәм 70ләп хуҗалыкны юк итә. Янгыннан соң авыл көч-хәл белән булса да торгызыла. 1868 елның 1 октябрендә Янсуарда башлангыч училище, тора-бара хатын-кызлар мәктәбе дә ачыла...
Китапханә мөдире Рәисә Семенова сөйләгәннәрдән без Янсуарның шактый фаҗигале тарихы һәм аның авырлыклар алдында куркып калмый торган кыю халкы турында күп кенә мәгълүмат алдык. Аннары авылның данлыклы «Мишә» ансамбле бизәде очрашуыбызны. Иң өлкән җырчылары Наталья Ярхамовага 72 яшь булса, иң яшь дигәннәре дә 50гә җитеп килә торган ханымнарның һәр чыгышыннан үзләренең авылларын, җырлы уеннарын, йолаларын яратулары сизелеп торды. Хәер, без моны алдан ук шулай икәнлеген чамалаган идек инде. Әгәр дә туган авылларын ярату, аның белән горурлану, яхшы данын дөньяга чыгару теләге булмаса, җиңүчеләр арасына ничек керә алыр иде икән ул кечкенә Янсуар?! Бәйгегә туган авылы күренешләре төшкән фотоларны Римма Семенова белән Эльмира Токранова җибәргәннәр һәм алар бөтен танышларын, туган-тумачасын, белгәнен-белмәгәнен дә үзләре «элгән» фото өчен интернетта тавыш бирергә өндәгән. Казанда яшәсәләр дә, күңелләре туган авыллары белән өзелмәс булып бәйләнгән кызларның. Балалар бакчасында эшләүләрен белгәч, тагын бер сөенеп куйдык. Туган якны ярату хисен үзләре тәрбияли торган сабыйлар күңеленә дә салачак алар, димәк. Җиңүчеләргә дип махсус әзерләнгән дипломнарны газетабызның баш мөхәррир урынбасары Расиха Исмәгыйлова тапшырды.
Бәйгеләрегездә алга таба да бик теләп катнашачакбыз! - диделәр янсуарлылар.
Җыелган халыкка газетабыз күтәргән темалар турында да, гомумән редакциябез турында бәйнә-бәйнә сөйләдек. Бу авылда үзебезнең абунәчеләребез дә булуы безнең өчен аеруча кыйммәт иде.
Янсуарлыларның оптимизмы шаккатырды. Авылда беренче ярдәм күрсәтүче фельдшер да, медпункт та юк икән. Аның каравы, өлкәннәрне бергә туплый, күңелләрне яшь килеш саклый торган «Мишә» фольклор ансамбле бар һәм ул гөрләп эшли. Авылның мәдәният йорты мөдире Анастасия Примерова, мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Вера Малова, Роза Алексеева, Галина Таланова «Евровидение»дә катнашкан «Буран әбиләре»ннән бер дә ким түгел, җырлыйлар да, бииләр дә, төкерәләр алар дөньяның авырлыкларына. Шулай уйнап-көлеп гомер итәләр.
Нәрсә күңелгә тиде? Авылда бөтенләй дә мәктәп, бакча яшендәге бер генә бала да юк икән. Авыл ныклап торып картаеп бара дигән сүз инде бу. Үткәне булган авылның киләчәге булмау бик кызганыч, әлбәттә. Ләкин дөньяны белеп булмый. Бәлки, кайчандыр киткәннәр кайтыр да, авыл икенче сулышын алыр. Казанга якын булуы бетүгә бер сәбәп булса, шул ук якын булу кабаттан терелүенә дә шарт булып тормасмы әле?!
Авылның исемен шагыйранә дип атаган идек. Бу тикмәгә генә түгел, каләмдәшебез - талантлы яшь шагыйрә, Муса Җәлил премиясе лауреаты Луиза да Янсуар атамасын үзенең әдәби тәхәллүсе итеп юкка гына алмаган. Туган авылының исемен киләчәккә алып барасы килүедер шагыйрәнең. Туган авылларын ярату хисе буыннардан буыннарга күчеп, бу авыл халкының тамырларында ага, күрәсең. Без Янсуарга кыш көне барсак та, аның болыннарында үскән матур чәчәкләрне дә күргәндәй булдык. Алар башта хатын-кызларның күңелләренә күчкән, аннары ак бүзләргә аллы-гөлле җепләр белән чигелгән. Диварга эленгән сөлге-япмалар авыл халкының күңел матурлыгын да, уңганлыгын да күрсәтеп тора. Җиткән кызлар әле дә өлкәннәр ярдәме белән шулай бирнәләрен үз куллары белән әзерләргә тырышалар икән монда.
Очрашуыбыз кызыклы гына түгел, шактый файдалы да булды. Әллә кунаклар килүен белеп, әллә инде болай юлы төшеп кенә, без анда чакта «Госстрах»ның Питрәч филиалы директоры, тумышы белән шушы авылдан булган Геннадий Любов та килеп керде. Ул, үз чиратында, халыкны мал-мөлкәтләрен үзләрендә иминиятләштерергә өндәде, аның өстенлекләре турында сөйләде.
Янсуардагы очрашуыбыз җыр-моңга тагын да баерак буласы иде дә бит, кызганыч, безнең белән барырга вәгъдә биргән Вадим Захаровның кайтмавы иртән генә билгеле булды. Шуңа да күңелнең бер җире китек сыман булды баштарак. Халык та: «Вадим да килә икән», - дип көткән - аягы йөргәне, күзе күргәне - һәммәсе дә шунда иде янсуарлыларның. Җырга-моңга да алар үзләре этәрде очрашуыбызны, рәхмәт яугырлары. Бергәләп тә җырладык, шигырьләр дә сөйләдек. Иманым камил, әле без киткәч тә, «Шәһри Казан» газетасы турында сүз булмый калмагандыр. Ни өчен дигәндә, өйләренә таралышканда, очрашуга килгән һәркемнең кулында «Шәһри» иде.
ФОТОРЕПОРТАЖ
Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары һәм видеолары
Комментарийлар