16+

Бәйге дәвам итә

«Шәһри Казан» газетасы укучылары арасында игълан ителгән бәйге дәвам итә. Белен табасы һәм электрон үлчәү хуҗаларын көтә.

«Шәһри Казан» газетасы укучылары арасында игълан ителгән бәйге дәвам итә. Белен табасы һәм электрон үлчәү хуҗаларын көтә.

Ел саен бакчабызда кабак уңышы бик әйбәт була. Әниебез әби-бабайдан калган кабак орлыкларын чәчә, ә без су сибәбез. Кабакларыбыз 30‑35 килограммга кадәр үсә. Арбага төяп ташырлык булды. Аргач, өсләренә менеп, ял да итеп алдык. Әниебез кабактан бик тәмле бәлешләр пешерә. Сезгә дә берсен тәкъдим итәбез.

Чүлмәктә кабак бәлеше.
(бер порция)
5 аш кашык дөге (бүртмәгән), ярты уч вак җимеш, 3‑4 данә кара җимеш, 3‑4 данә өрек җимеше, 3 аш кашыгы шакмак­лап туралган кабак, калак очы белән тоз, 1 аш кашыгы песок, 30 гр сыер мае, 1-2 аш кашыгы корт, су (чүлмәк тулып чык­масын)
Барлык әйберләрне салганнан соң, бер сәгатькә якын духовкада пешерәбез. Пешеп җитәр алдыннан бер болгатып алырга кирәк.
Әмин Кәримов, Балтач

Фото яки рецептларны редакциягә 10 октябрьгә кадәр 420066, Казан шәһәре, Чистай урамы, 5 йорт адресына яки электрон поч­та аша - shahri-kazan@tatmedia.com - «Конкурска» дигән тамга белән җибәрергә кирәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading