16+

Газета укып, бәлеш пешкәнне көтәм

«Шәһри Казан» газетасы укучылары арасында игълан ителгән бәйге дәвам итә. Белен табасы һәм электрон үлчәү хуҗаларын көтә.

«Шәһри Казан» газетасы укучылары арасында игълан ителгән бәйге дәвам итә. Белен табасы һәм электрон үлчәү хуҗаларын көтә.

Мин Исламова Мәдинә Касыйм кызы. Саба районы Эзмә авылыннан. 40 елга якын мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укыттым. Хәзер 10 ел лаеклы ялда. Бакчада яшелчә, җиләк‑җимеш үстерергә бик яратам. Ел саен күп итеп кабак утыртабыз. Фотода оныгым Тимур, ул 7 нче сыйныф укучысы. Кабактан бик күп ризыклар әзерлибез, яратып ашыйбыз. Сезгә бер рецепт тәкъдим итәм:

«Витаминлы кабак» дип атала.
4 кг кабакка 4 лимон, 4 апельсин,1 кг шикәр комы кирәк. Барысын да турыйбыз. 7‑8 сәгатькә калдырабыз. Банкаларга тутырып, сулы савытка утыртып, 1 сәгать кайнатабыз һәм ябабыз. Жиңелрәк варианты - савытка салып кайнатыр­га да мөмкин.

Бәрәңге уңмады быел,
Уфтанмыйк аңа карап.
Конкурсларда катнаша,
Почетта хәзер кабак.
Кайнатмасын да ясыйбыз,
Тәмле була согы да.
Ботка, ашларга турасаң,
Файдасы күп тагы да.
Ел да аны үстерәбез,
Кадерләп, сулар сибеп.
Безнең Тимур газет укый,
Бәлеш пешкәнне көтеп.


Фото яки рецептларны редакциягә 10 октябрьгә кадәр 420066, Казан шәһәре, Чистай урамы, 5 йорт адресына яки электрон поч­та аша - shahri-kazan@tatmedia.com - «Конкурска» дигән тамга белән җибәрергә кирәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading