Реклама
«Шәһри Казан» газетасы укучылар арасында бәйге игълан итә. Анда катнашып, белен табасы яки электрон үлчәү алу өчен әллә ниләр эшләргә кирәк түгел.
Кабак тотып, өстенә утырып, ятып, тәгәрәп, ашап - кыскасы, кабак белән фотога төш тә редакциягә юлла. Әгәр инде фотога төшәргә яратмыйсың икән, кабак белән әзерләнә торган берәр ризык рецептын яз. Иң кызыклы фото авторына белен табасы бүләк итәбез. Ә иң оригиналь рецепт язучыны электрон үлчәү көтә.
Фото яки рецептларны редакциягә 10 октябрьгә кадәр
420066, Казан шәһәре, Чистай урамы, 5 йорт адресына
яки электрон почта аша - shahri-kazan@tatmedia.com - «Конкурска» дигән тамга белән җибәрергә кирәк.
Бу фотода без Мамадыш районының Чия башы авылында яшәүче Рифгат абый Нәҗиповны эләктереп алдык. Ул ел саен берәр машина кабак үстерә. Төшен капчык-капчык киптерә, туган-тумачага, күрше-күләнгә тарата. Ә кабакның үзләреннән артык калганын терлекләргә ашата.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз