Минем әтием Сәлимҗан Хәйруллин Нурлат районының Чишмә бистәсендә яшәүче гап-гади колхозчы - сарык караучы иде. Хәзер аңа - 80 яшь. Әти яшь чагында шук та, чибәр дә булган. Яше җитсә дә, өйләнергә ашыкмаган. Танышкан кызларын әнисенә күрсәтә торган булган.
Әни белән таныштыргач, зур әни: «Өйләнәсең бу кызга», - дигән. 25 яшь булган аңа ул вакытта. Матур гына яшәп киткәннәр. Башта мин дөньяга килгәнмен, аннан соң энем Гали, аннары тагын өч сеңлебез туган. Бишенче бала - Җәмилә тугач, әни авырый башлады. Яшь бала булгач, табибка барырга да ашыкмады. Үтәр әле дип яши бирде. Авыру көчәя барды. Табибка баргач, бөерләрен дәвалый башладылар. Әти әнине Казанга алып китте. Тик профессор: «Операция ясарга соң инде», - дигән. Әти бу турыда беркемгә дә әйтергә теләми. Им-томчы әбиләргә йөртеп карады. Ашамый ук башлагач, әти өзгәләнеп, бер әнигә, бер берсеннән-берсе кечкенә биш балага карап, күз яшьләрен яшереп чыгып китә иде. Ә без, балалар, алда нинди фаҗига көткәнен әле аңламый идек.
Әни 34 яшендә дөнья куйды. Әтигә - 35, олы кызы миңа - сигез, ә кечкенәсенә бер яшь иде.
Көчле кеше булып чыкты әтиебез. Баштарак кайгыдан үз эченә бикләнсә дә, аракыга тартылмады, балалар өчен яшәргә кирәк дип, бар көчен безне тәрбияләүгә бирде. Әни үлгәч, туганнар, дуслар арасында: «Әллә соң бер-икесен балалар йортына бирәсеңме», - дигән сүзләр дә булгалады. Ләкин әти, кырт кисеп: «Балаларым минем янда үсәчәк», - диде. Зур әни дә: «Үзем үстерешәм балаларны», - диде. кабат өйләнү турында әти авыз да ачмады. Авыр булса да, мал асрадык, мич ягып, ипи салып яшәдек. Әтиебез бик акыллы да иде. Ул безне бер йодрык булып яшәргә өйрәтте: беркемнән дә курыкмаска, бер-беребезне яклый белергә, ярдәмләшергә, олыларны хөрмәт итәргә... Ул боларны сөйләп кенә калмады, үзе безгә үрнәк булды. Зур әнине чиксез хөрмәт итте. Аның сүзе өстен иде бездә. Җәмиләбез еш кына төннәрен: «Әни, әни!» - дип, үзәкне өзеп елый иде. Әти аны күтәреп йөри, юата. «Апагызны тыңлагыз!» - дип, олы бала буларак, өйдә җаваплылыкны миңа тапшыра иде.
Әти безгә әти дә, әни дә булды. Без кызлар булсак та, әти белән сөйләшә, серләшә идек. Ул безнең укуыбыз белән генә түгел, мәктәп хәлләрен дә, дуслар белән ничек аралашуыбыз турында да кызыксынып тыңлый, киңәшләрен бирә иде. Мин яхшы укысам да, рәсем ясый белмәдем. Укытучым Ранас Шакирович «өчле» куймаска була, тартып кына «дүртле» куя иде. Мин бик борчыла идем моңа. Әти белән сөйләшкәч, ул миңа: «Яса, ни күрәсең - шуны яса, китаплардан күчереп эшлә, кәгазь кызганма, син булдырачаксың», - диде. Шулай булды да. Хәзер инде әти киңәшләрен оныгыма бирәм. Карт бабаң шулай өйрәтте мине рәсем ясарга, дим. Әтигә өйләнергә дип туганнар, дуслары тукып торса да, ул ашыкмады. Мин читтән генә ишетә идем сөйләшкәннәрен. «Балаларга авыр бит, өйләнсәң, Гөлнурга өй эшләре җиңеләер иде», - дигәч, әти: «Үги әни белән тагын да авыр булмас микән дип куркам», - дия иде. Еллар үтә торды. Без үстек. Мин 8нче сыйныфны тәмамлап имтиханнар биргәч, әтине күндерделәр. Шул җәйне ул моңа кадәр кияүгә чыкмаган Наилә апага өйләнде. Шөкер, әле дә безне сөендереп, бергә яшиләр.
Кайгы-хәсрәт агач башыннан түгел, адәм башыннан йөри дигәннәре әле тагын бер кабатланды: 14 яше дә тулмаган энем Галинең гәүдәсен кырдан табып алдылар. Февраль аенда атка атланып чыгып киткән малай, аттан егылып төшеп, катып үлә. Әти сыгылып төште. Яз җиткәч, зур әни: «Әтиегезне ялгыз калдырмагыз!» - диде. Чөнки энем үлгән кырда көтү көткәндә, «Улым, улым, җан кисәгем», - дип кычкырып-кычкырып елаганын ишеткәннәр. Чиратлашып, әти янына кырга бара идек. Әтинең йөрәге тәмам какшады. Җинел эшкә справка бирделәр. Инфаркт кичергәнен әйтергә теләмәде. Инвалид булып урын өстендә ятуны ишетергә дә теләмәде, хурланды. Вакыт дәвалый, диләр бит. Көчле булуы белән, ул авыруын да җиңде. Без әтине гел көчле итеп күрдек. Аның кебек сабыр, ихтыярлы кеше юктыр да ул. Хәзер инде әтинең күзләре күрми диярлек, ләкин ул ничектер йорт эшләрен эшләргә тырыша, мәчеткә йөри.
Әтинең, бәхет ул - сәламәт булып, якыннарыңның исән-сау булуы һәм балаларыңның бәхете, дигән сүзләре һаман истә әле. Хәзер инде үзебез, әтиебезнең олыгайган көнендә таянычы, ярдәмчеләре була алсак иде, дибез.
Гөлнур Зарипова, Нурлат.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар