16+

Кызлар, сезнең өчен «Матурлык туганда» бәйгесе башланды!

Кадерле дуслар, "Шәһри Казан" чираттагы бәйгене башлап җибәрә. Әлеге конкурста гүзәл хатын-кызларыбыз бик теләп катнашыр дип уйлыйбыз. "Матурлык туганда" дигән бәйгенең исеменнән аңлашылганча, ул хатын-кызлар тудырган матурлык - кул эшләнмәләре бәйгесе булачак. Монда агач һәм тимердән ясалган әйберләдән тыш, барлык кул эшләнмәләре дә кабул ителә.

Бәйгедә катнашу шарты:

1.Үзегез эшләгән кул эшен (фотолар 5 тән артмаска тиеш) vk.com/shahrikazanda, e-mail: shahri-kazan@tatmedia.com адресларына юлларга.

2. «Шәһри Казан»ның ВКонтактедагы төркеменә язылырга.

3. Репост ясарга һәм аны конкурс беткәнче үз «бит»еңдә сакларга. Сезнең файдага тавыш бирүчеләр армиясен туплап, бәйге нәтиҗәсен көтәргә.

Фотолар бүгеннән башлап, 21нче мартка кадәр кабул ителә. Шул ук көнне тавыш бирү этабы башлана һәм ул 17 апрельдә тәмамлана.

Бәйгенең бүләкләренә килгәндә, иң өлгерләрдән саналган, беренчеләрдән булып конкурска фото җибәргән катнашучыбызны (8 мартта билгеле була) конкурс иганәчесеннән татлы бүләк - талкыш кәләвә көтә.

Ә тавыш бирү этабында җиңгән бәйге иганәчесе - Мифтахова Резеда Сәүбән кызыннан һәркемнең күңеленә хуш килерлек матурлык тудыру өчен кулланыла торган әйберләр белән бүләкләнәчәк. Димәк, башладык, дуслар!

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading