16+

Мәдинә Сабирҗан: «Килгән кунаклар башта ризыкларыбызны, аннары Казанны яратсыннар дип тырыштык»

Җылы караш, тәмле ризыклар белән кунакларымның күңелен күргән «Казан» кафесына кабат юл тоттым. Аның җитәкчесе белән очрашып сөйләшү һәм кунакларымның рәхмәтен дә җиткерү иде уем. Ул шунда булып чыкты. Танышып алгач, Мәдинә Сабирҗанга кунакларның әманәт рәхмәтен җиткердем һәм берничә сорау да бирдем.

Мәдинә Сабирҗан: «Килгән кунаклар башта ризыкларыбызны, аннары Казанны яратсыннар дип тырыштык»

Җылы караш, тәмле ризыклар белән кунакларымның күңелен күргән «Казан» кафесына кабат юл тоттым. Аның җитәкчесе белән очрашып сөйләшү һәм кунакларымның рәхмәтен дә җиткерү иде уем. Ул шунда булып чыкты. Танышып алгач, Мәдинә Сабирҗанга кунакларның әманәт рәхмәтен җиткердем һәм берничә сорау да бирдем.

- Кафегызны тамак туйдыру гына түгел, ә рухи азык алырга да мөмкин урын итеп ясау уе каян туды?
- Миңа дөньяның шактый илләрендә булырга туры килде. Турист бит ул шул кыска гына вакыт эчендә әлеге илнең тарихын да белергә, матур урыннарында булып, фотога да төшәргә, ризыгыннан да авыз итеп өлгерергә тели. Элек киштәдә тузан җыеп ята торган сувенирлар алып кайта идем. Соңрак шул илнең аңа гына хас күчтәнәчен алып кайта башладым. Бу танышларыма, өйдә калганнарга аеруча ошады. Һәм шунда башыма бер фикер килде. «Безнең Татарстанга, Казанга да туристлар күпләп килә бит. Кайтып киткәндә күчтәнәчкә нәрсә алып кайта алалар соң алар? Шул бер әлеге дә баягы чәкчәк инде. Ә бит безнең халыкның көн буена тамагыңны тук итәрлек итле-майлы ризыклары да, телеңне йотарлык баллы ашамлыклары да күп. Бәлки, шулардан авыз иттерә торган берәр кафе ачып җибәрергәдер дип уйлап йөри башладым. - Без кемнән ким!»

Мәдинә ханым - Казан кызы, башкаланың 15нче гимназиясен тәмамлаган. Кечкенәдән татар моңын тыңлап, милли ризык­ларыбызны ашап, җырлап-биеп, җанына татар рухын җыеп үскән кыз озын-озак уйлап тормый, тәвәккәлли. Рәсми документларны эшләргә университетта алган юрист белеме ярдәм итә. Менә шулай итеп, 2013 елда Универсиада башланырга санаулы гына көннәр калганда, ишекләрен ача кафе. Корабтан балга дигәндәй, кечкенә инешләрдә йөзеп тормастан, олы океанга чумарга туры килгән аңа - Универсиада кунакларының тамагын туйдыруда ул да катнашкан.

- Ризыкландыру бик җавап­лы эш бит. Сәламәтлеге төрле хәзер кешенең, аллергиклар да бар. Ә инде бөтен дөньядан җыелган халыкның тамагын туйдыру аерата җаваплы эш. Куркытмадымы?
- Әйе, зур җаваплылык тоеп, бөтен тырышлыкны куеп эшләдек. Үзем дә, хезмәттәшләрем дә. Килгән кунаклар башта ризыкларыбызны, шуның аркасында аннары Казаныбызның үзен яратсыннар, тагын килсеннәр дип тырыштык. Хезмәтең кешене сөендерә алса, яңа эшләргә дәртләнәсең ич ул. Бер ел элек күчтәнәч кибете ачтык, барысы да туристлар өчен инде. Казаныбыздан матур тәэсирләр белән китсеннәр өчен, шул ук вакытта Казан кешеләре дә кафебызга килеп утырсалар, файдалы булыр, чөнки күпләр тарихны да, шәхесләрне дә начар белә.

- Квестыгыз да бар икән, ул да шул тарихны өйрәтер өчен оештырылдымы?
- Үткәнен белмәгәннең ки­ләчәге юк, диләр. Ә мин Казаныбызның киләчәге матур булуын телим. Соңгы араларда модага кергән квестларда да, кеше вакытын файдалы итеп уздырсын дип, тарихка багышланганын сайладык. Студент егетләр Антон һәм Артур белән бергә катнашучылар вакыт ачкычын эзлиләр. Зилант, Шүрәле белән дә очрашалар, Сөембикә тарихы белән дә танышалар. Чапанлы-чалмалы аксакал ясап биргән шифалы чәйне дә эчәләр. Ә иң мөһиме, шулай уйнап-көлеп, Татарстаныбызның бай тарихы белән танышалар.

Кеше өчен иң кыйммәт кадерле әйбер бүгенге көндә ул - вакыт. Һәркем шул вакыт җитмәүдән иза чигә. Шуңа күрә дә һәркем бер атуда ике куян, берьюлы ике-өч көймәнең койрыгын тотарга тырышып яши. Бүтәнчә булганда, тизлеген көннән-көн арттыра барган тормыш арбасыннан төшеп калуың да озак түгел. Менә шуны аңлаганнар, үзләренең дә һәм бүтәннәрнең дә вакытының кадерен белгәннәр зур уңышларга ирешә дә инде бүген. Яңа танышым да, рәхмәт, шундый булып чыкты.


Реклама хокукында

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading