16+

Монда сезне җылы караш, кунак сые көтә

Дусларым шалтыратты. Себергә китеп барышлары икән, бер поезддан төшкәннәр, икенчесенә кадәр өч сәгать вакытлары бар. Универсиада, чемпионатлар белән бар дөньяга танылган Казаныбызны күрәселәре килә боларның. Тарихы белән дә кызыксыналар, милли ризыкларны да авыз итәргә исәпләре. Озын сүзнең кыскасы, берьюлы берничә көймәнең койрыгын тотарга уйлыйлар.

Монда сезне җылы караш, кунак сые көтә

Дусларым шалтыратты. Себергә китеп барышлары икән, бер поезддан төшкәннәр, икенчесенә кадәр өч сәгать вакытлары бар. Универсиада, чемпионатлар белән бар дөньяга танылган Казаныбызны күрәселәре килә боларның. Тарихы белән дә кызыксыналар, милли ризыкларны да авыз итәргә исәпләре. Озын сүзнең кыскасы, берьюлы берничә көймәнең койрыгын тотарга уйлыйлар.

Такси тотып вокзалга килгәндә, кунакларымның маршруты билгеле иде инде. Күптән түгел генә хезмәттәшләрем белән бергә сыйланып кайткан «Казанское» кафесына киттек. Ул Казанның нәкъ тарихи үзәгендә урнашкан, Кремль дә кул сузымы гына. Теләсәң, университетның ак колонналарын күреп килергә дә була. Милли музей да юл уңаенда гына.

Кафеның икенче катка илткән баскычыннан күтәрелгәндә үк татар моңы тылсымы бөтереп алды. Танышларым - башка милләт кешеләре, ләкин татарларны бик хөрмәт итәләр. Кафеның шул рәвешле татарча каршылавы кунакларымның күңеленә дә хуш килде. Ә мин исә, хуҗа кеше буларак, милли горурлык хисләре кичердем. Биредә булган арада бу горурлык хисен әллә ничә кат татыр­га туры килде.

Кафеның ишегеннән кергәч тә, кунакларым: «Безнең тамак ачкан иде бит, ә син китапханәгә алып килдең бугай?» - дип, сораулы караш ташладылар. Чынлап та, болай уйларга җирлек бар: кафеның диварларына иске газеталардан кисеп алынган мәкаләләр ябыштырылган, тәрәзә төпләрендә Казан тарихына багышланган китаплар куелган. Өстәлләрнең өслегенә шәһәребезнең үткәне, танылган шәхесләренең фотосурәтләре ясалган, кыскача биографияләре язылган. Ризык әзер булган арада карарлык нәрсәләр шактый монда.

Бәхет тәмам басты кунакларымны - балалары шул ук бинада үтә торган квестка китте. Замана малай-кызларының вакытларын яратып үткәрә торган шөгыле ич бу.

Элеккеге Казан дигән урамда борынгы бай йортында урнашкан әлеге үзенчәлекле кафеның студентлар үткәрә торган квесты да башкалабыз, Татарстаныбыз тарихына багышланган. Без сөйләшеп утырган арада, тутырылган үрдәк, зәвыклы итеп бизәлеп, табынга да килде.

Матур гына түгел, тәмле дә иде ул. Яңа елны искә төшереп, хуш исләрен таратып, бәйрәм рухы өстәде. Гадәттә, мондый каз-үрдәкне зур бәйрәмнәр алдыннан яки туй-никах ише олы тантаналарга пешерәләр. Безнең дә бәйрәм бит - күптән очрашмаган якын дуслар бер табын артында гөрләшеп утырабыз. Ул арада кунакларымның улы белән кызы квесттан кайтып, табынга кушылды.

«Вакыт машинасына утырып, җиһанны коткарып» йөргән балаларның тамаклары шактый ачкан иде. Үрдәкнең сөяген дә тәмләп суырдылар. Аннары майда гына пешкән үтә күренмәле кош теле һәм баллы чәкчәк белән шифалы үлән чәе эчкәч, дөньялары тәмам түгәрәкләнеп китте.

Ләкин санаулы вакыт бик тиз уза бит ул, безнеке дә чапты гына. Кафедан чыккач, шул ук бинада урнашкан һәм шуның белән бик җайлы булган (эзләп йөрисе юк) «Казан күчтәнәче» кибетенә кереп, «Сабантуй» дигән кайнатма белән шундый ук исемле матур каплы чәй алдылар. Мин дә бер савыт кош теле бүләк иттем. Табында бик яратканнар иде, сыйлансыннар безнең Казан күчтәнәче белән!

Кибет киштәләрендә хуш ис аңкытып торган яңа гына пешеп чыккан бәлешләрдән (пекарнялары үзләренеке) дә баш тарта алмадылар. Башкалабызда санаулы вакытларын файдалы, кызыклы, тәмле һәм ямьле уздырган кунакларым өчен сөенеп йөрдем. Поездга утырып киткәнче, алар үзләре дә тәмле сәяхәт өчен миңа кат-кат рәхмәт укыдылар.

Реклама хокукында

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading