«Шәһри Казан» газетасы һәм «Болгар» радиосы белән берлектә үткәрелгән «Әнием тәм-томнары» бәйгесенә йомгак ясалды. Конкурсның иганәчеләре - Айдар Хәйретдинов һәм Фәрит Мифтаховлар җиңүчеләргә бүләкләрен тапшырдылар. «Болгар» радиосында чәй өстәле артында җиңүчеләр белән бераз гәпләшеп тә утырдык. Бүген аларның рецептларын сезгә дә тәкъдим итәбез. Ә «Шәһри Казан» саллы бүләкләр белән бәйгеләр...
I урын - Айгөл Сәлахова, Казан шәһәре
«Пәхләвә»
Кирәкле әйберләр:
- 800 гр чүпрәсез, катламлы (слоёное) әзер камыр,
- 180 гр атланмай,
- 1 йомырка,
- 1 бал кашыгы корица,
- 200 гр бал,
- 5-6 аш кашыгы шикәр комы,
- 200 гр чамасы әстерхан чикләвеге.
Эшләү тәртибе:
1. Блендер ярдәмендә әстерхан чикләвеген ваклыйбыз. 50-70 гр чикләвекне соңыннан бизәр өчен калдырабыз.
2. Вакланган чикләвекне корица һәм шикәр комы белән болгатабыз.
3. Кибеттән алынган катламлы камырны йомшартып, юка итеп җәябез һәм 6-8 өлешкә бүләбез.
4. Атланмайны эретәбез.
5. Табаны майлап, камырларны салабыз. Һәркайсын эретелгән май белән майлыйбыз. Чикләвекле, корицалы һәм шикәр комлы эчлекне камыр өстенә сибәбез.
6. Икенче катлам камырны беренчесе өстенә салабыз, шулай ук майлап, өстенә эчлекне сибәбез.
7. Өченче катлам камырны салып, өстен әстерхан чикләвеге белән бизәп, 180 градуска кадәр җылытылган мичкә 25 минутка куябыз.
8. Ул арада балны 5 минут кайнатып алабыз, пәхләвәне өлешләргә бүлеп, шуның өстенә әлеге балны сибәбез.
9. Аннары пәхләвәне яңадан 25-30 минутка мичкә куябыз.
10. Пешеп чыкач, пәхләвә 5-6 сәгать тәмне үзенә сеңдерергә тиеш.
Пәхләвә - көнчыгыш халкының бәйрәмнәргә пешерә торган татлы ризыгы. Сезнең гаиләләрегездә һәрчак бәйрәм булсын!
II урын - Рафия Гатауллина, Казан шәһәре
«Коймак»
Камыр өчен 1,5 л җылы сөт, 50 гр «Люкс» чүпрәсе, 3 йомырка, 40 гр шикәр комы, 20 гр тоз, 1 кг он кирәк.
Эш тәртибе:
1,5 л сөтне җылытабыз һәм шунда ук чүпрәне дә салабыз. Җылы сөткә шикәр комы, тоз, йомырканы салып болгатабыз. Әлеге измә өстенә болгата-болгата он өстибез, төерләре беткәнче болгатып торабыз һәм җылы урынга куябыз. Коймакны 15 минуттан пешерергә була.
III урын - Гөлия Ильясова, Буа районы
Кабартма
Камыр:
- 0,5 л сөт,
- 2 аш кашыгы шикәр комы,
- 2 аш кашыгы көнбагыш мае,
- 0,5 аш кашыгы тоз,
- 100 г коры чүпрә,
- 4 стакан он.
Барлык әйберләрне бергә кашык белән туглап, шул масса белән савытны ике сәгатькә суыткычка куябыз. Төелгән бәрәңгене (яки фарш, повидло, сосиска, хәлвә һ.б.) эчлек итеп әзерлибез.
Камыр әзер булгач, аңардан кечкенә җәемнәр җәеп, эчлекне кыстырабыз. Бераз кабартып алгач, кайнар духовкада йә булмаса кайнар майда пешерәбез.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар