16+

«Шәһри Казан» укучылары арасындагы «25 еллыкка – 25 капчык шикәр комы» бәйгесе нәтиҗәләре

«Урамда чәчәкле, җиләкле айлары белән җәй хакимлек итә. Мөлдерәп пешкән җиләк-җимешләрнең тәмен югалтмыйча, кышка шуларны кайнатып кую һәркемнең кулыннан килә торган эш. Берсеннән-берсе тәмле кайнатмалар әзерләп, кыш айларында шулар белән сыйланып чәй эчүгә ни җитә. Кайнатмаларыгыз тәмле, өстәлләрегез түгәрәк булсын, җәйләрегез ямьле узсын», - дип яза безгә Казаннан Мөхәммәтҗановлар гаиләсе....

«Шәһри Казан» укучылары арасындагы «25 еллыкка – 25 капчык шикәр комы»  бәйгесе нәтиҗәләре

«Урамда чәчәкле, җиләкле айлары белән җәй хакимлек итә. Мөлдерәп пешкән җиләк-җимешләрнең тәмен югалтмыйча, кышка шуларны кайнатып кую һәркемнең кулыннан килә торган эш. Берсеннән-берсе тәмле кайнатмалар әзерләп, кыш айларында шулар белән сыйланып чәй эчүгә ни җитә. Кайнатмаларыгыз тәмле, өстәлләрегез түгәрәк булсын, җәйләрегез ямьле узсын», - дип яза безгә Казаннан Мөхәммәтҗановлар гаиләсе....

«Урамда чәчәкле, җиләкле айлары белән җәй хакимлек итә. Мөлдерәп пешкән җиләк-җимешләрнең тәмен югалтмыйча, кышка шуларны кайнатып кую һәркемнең кулыннан килә торган эш. Берсеннән-берсе тәмле кайнатмалар әзерләп, кыш айларында шулар белән сыйланып чәй эчүгә ни җитә. Кайнатмаларыгыз тәмле, өстәлләрегез түгәрәк булсын, җәйләрегез ямьле узсын», - дип яза безгә Казаннан Мөхәммәтҗановлар гаиләсе.
«Шәһри Казан» газетага язылучылар арасында игълан иткән «25 еллыкка - 25 капчык шикәр комы» конкурсына кайнатмалар рецепты белән бергә әнә шундый җылы эчтәлектәге хатлар да килде. Бәйгенең шарты буенча, редакциягә газетага язылу квитанциясе белән берәр үзенчәлек­ле кайнатма рецепты җибәрергә кирәк иде. Килгән хатларны өстәл өстенә җәеп салгач, аларның берсеннән груша, икенчесеннән кура җиләге исен тойдык дисәк тә, ялган булмас. Кайбер укучыларыбыз рецептларын шул тиклем җентекләп-аңлатып язганнар ки, без үзебез дә алар белән бергә бакчадан җиләк җыеп, кайнатма әзерләгәндәй булдык.
«Шәһри Казан»ны беренче көннәреннән үк алабыз, укыйбыз. Рәхмәтләребезне әйтәбез. Газетабызны саклап калу - аны яздырып алудан да тора. Быел редакция абунәчеләрне җәлеп итүнең тагын бер ысулын файдаланган. Бик дөрес эшләгәнсез, Алланың рәхмәте яусын. Сезгә бер үтенечем бар: әгәр рецептымны уңай бәяләсәгез, бүләгемне «Ярдәм» мәчетенә тапшырсагыз иде. Хәер-догаларымны җибәрәм, саулык-сәламәтлек теләп калам», - дип язган Мәдинә Абдулганиева. Сезнең исемнән шикәр комын мәчеткә илтеп тапшырырбыз, Мәдинә апа.
Конкурста катнашучыларның һәркайсына да зур рәхмәтебезне белдерәбез. Иң үзенчәлекле кайнатма рецептлары белән (25ен дә сыйдыра алмадык, гафу итәрсез) бүгенге санда таныша аласыз. Җиңүчеләрне 100ләп хат арасыннан сайлап алдык. Рецептларны ничек сайладыгыз дигән сорау туар бәлки кайберләрегездә. Редакция хатын-кызлары утырдык та, оригиналь, әмма әзерләве бик катлаулы булмаган рецептларга тукталдык. Ә бүләк ияләренең редакция белән элемтәгә чыгуларын сорыйбыз. Телефоннарыбыз: (843)562-50-12, 8-917-851-69-62 (кәрәзле).
Казаннан Марс Ахунов
Казаннан Мөхәммәтҗановлар
Азнакайдан Әлфинур Галиева
Арча районы, Урта Бирәзә авылыннан Миләүшә Нотфуллина
Казаннан Фирдәүсә Яруллова
Казаннан Нурания Төхвәтуллина
Биектау районы, Айбаш авылыннан Хәбибуллиннар гаиләсе
Ижевскидан Дания Борһанова
Биектау районы, Битаман авылыннан Филсинә Камалиева
Саба районы, Юлбат авылыннан Мәгъфия Шәмсетдинова
Кукмарадан Сания Фатыйхова
Балтач районы, Кариле авылыннан Илсөя Һадиева
Балтачтан Илдар Нигъмәтҗанов
Саба районы, Шекше авылыннан Зәкия Таһирова
Әтнә районы, Шәкәнәч авылыннан Гөлнара Исхакова
Казаннан Мәдинә Абдулганиева
Казаннан Иделбану Нәбиуллина
Яшел Үзәннән Гөлсинә Мурадова
Казаннан Ф.Зиннәтуллина
Казаннан Гөлфирә Хәсәнҗанова
Казаннан Наҗия Әхтәмова
Казаннан Сания Якупова
Чүпрәле районы, Зур Чынлы авылыннан Флюра Алиева
Алексеевск районы, Урман асты Шентала авылыннан Рабига Ишниязова
Зәйдән Рәшидә Җиһаншина
Рецептларны шигырь юлларына салучылар да бар.
Казаннан Ф. Зиннәтуллина:
«Нинди бәхет, нинди шатлык,
Тормыш тигез булганда.
Яшәү ямьле, ашау тәмле,
Хезмәт уртак булганга:
Грушаларны улым җыя, кызым юа,
Үзем турыйм-пешерәм.
Ирем тимер капкач ябып,
Салкын базга төшерә...» - дип яза.
Арча районы, Урта Бирәзә авылыннан Миләүшә Нотфуллина
«Сусыл җиләк»
1 кг карлыган һәм 200 грамм кура җиләген төябез яки миксер белән болгатабыз. 1,5 кг шикәр комы кушабыз да суыткычның туңдыру бүлегенә куябыз.
Казаннан Фирдәүсә Яруллова
Әфлисунлы балан кайнатмасы
«Үзем яратып кайнаткан әфлисунлы балан кайнатмасын сез дә әзерләп карагыз әле. Юылган 1 кг балан белән 1 зур әфлисунны иттарткыч аша чыгарабыз. Барлыкка килгән катнашмага 1 кг шикәр комы кушабыз да стерильләштерелгән банкага тутырып, суыткычка куябыз. Кайнатма йөрәге авыртканнар өчен аеруча файдалы».
Казаннан Нурания Төхвәтуллина
«Кояш»
100 гр абрикосны телемләп, 100 гр бананны һәм 100 гр кишерне түгәрәкләп, 100 гр кабакны шакмаклап, 1-2 данә әфлисунны ваклап турыйм. Ярты стакан әстерхан чикләвеге, 1 бал кашыгы ванилин да кирәк була. 500 гр шикәр комына ярты стакан су, чия яфраклары, ванилин салып, сироп кайнатам. Сироп әзер булгач, җиләк-җимешләрне салам да кайнау кергәч, биш минут пешерәм. Уттан алып суытам, суынгач, әстерхан чикләвеген вак­лап турап салам. Тагын кайнатып алам (кайнап чыккач, 1-2 минут) да банкаларга тутырам».
Биектау районы, Айбаш авылыннан Хәбибуллиннар гаиләсе
«Экзотика»
«Экзотика» кайнатмасы өчен 2 данә груша, 2 данә алма, 0,5 кг лимон, 0,5 кг әфлисун, 300 гр виноград, 1 кг слива, 2 кг шикәр комы, су кирәк.
Алма белән грушаны ярты см калынлыкта турап, кәстрүлгә салабыз да өстенә кайнар су агызабыз. Кайнап чыккач, суын саркытып, сироп өчен җыеп куябыз. Лимон белән әфлисунны да су салып кайнатып чыгарабыз. Суын аерым куябыз. Сироп әзерлибез: кәстрүлгә шикәр комы, 1 стакан алма-груша суы һәм 1 стакан әфлисун-лимон суын салабыз. Сиропны кайнатабыз. Әзер сиропка алма, груша, лимон, әфлисунны, икегә бүленгән виноград белән сливаны салабыз. Кайнатып чыгаргач, куеланганчы пешерәбез. Суытып, банкаларга тутырабыз».
Ижевскидан Дания Борһанова
Кайнатмый торган кайнатма
Минем рецептын бик җайлы һәм бик тәмле. Утсыз пешкән аш кебек, бу кайнатма кайнатмый гына ясала. Әле дә истә: бала чакта шомыртны пешә башлау белән ашарга тотына идек. Төше-ние белән кетер-кетер иттереп йота идек. Әбием пешергән шомырт тәкәсенең тәме әле дә авызда...
Шомыртны өлгереп җиткәч кенә җыеп, иттарткычтан ике кат чыгарып, бергә бер хисабыннан (икенче кат чыгарганда) шикәр комы кушасың. 2-3 сәгатьтән, шикәре эреп беткәч, банкаларга тутырырга да була. Морс итеп эчәргә дә, пирогка эчлек итеп салырга да була, ә исе яз көнге ап-ак чәчкә исләренә тиң. Җырдагыча, шомырт чәчәкләрен искә алып, җырлый-җырлый әзерләсәгез, тагын да тәмле булыр.
Биектау районы, Битаман авылыннан Филсинә Камалиева
Сырганак кайнатмасы
Бер кг сырганак, 1,3 кг шикәр комы, 20-30 гр әстерхан чикләвеге кирәк. 800 гр шикәр комы белән 1 кг сырганакны туглап, 1 сәгать тотканнан соң, утка куябыз. Кайнап чыкканда күбеген җыябыз да уртача вакланган әстерхан чикләвеген өстибез. 7-8 минут кайнаганнан соң сүндерәбез. Калган шикәр комын (500 гр) кайнатмага салып, шикәр комы эреп беткәнче, озаклап болгатабыз. Берәр сәгать торгач, тагын яхшылап болгатабыз, чөнки шикәре кабат төпкә утырырга мөмкин. Соңыннан банкаларга тутырабыз.
Саба районы, Юлбат авылыннан Мәгъфия Шәмсетдинова
Желе
Бакчачы нәселеннән булгангамы, бакча эшләрен яратам. Бакчамда ежевика, дүләнә кебек авылда сирәк очрый торган агачлар да үстерәм. Алмадан әзерләнгән желе уңайлы, озак саклана торган, үзенчәлекле кайнатма дияр идем. Әзер желе үтәкүренмәле, аппетитны китерә торган тәмле дә. Бакча җимешләреннән мин үзем желе ясарга яратам. 7 кг алманы 2 литр суга салып, алмалар изелгәнче пешерергә, әрчисе дә, төшләрен дә аласы түгел. Измәне нәкъ эремчек сөзгән кебек, берничә катлы марля аша үткәреп, согын агызасың. 1 литр алма согына бер кг шикәр комы салып, эмаль яки чуен савытка әкрен утка кайнатырга куясың. Өстен ябарга ярамый, болгатасы да түгел. 1,5 сәгать кайнаткач, банкаларга тутырасың.
Кукмарадан Сания Фатыйхова
Рәваҗ кайнатмасы
Рәваҗ кайнатмасы өчен рәваҗ сабакларын салкын су белән юарга. 1,5-2 см киңлегендә аркылыга турыйбыз. Аннары аларны кайнар су белән пешекләргә. Суыткач, әзер сиропның бер өлешен салып, 20-25 минут кайнаталар. Кайнатманы уттан алып, 10-12 сәгать тоталар да сиропның калганын салып, әзер булганчы кайнаталар. 1 кг рәваҗгә 1,5 кг шикәр. Сиропны 700 гр шикәргә 2 стакан су хисабыннан ясыйбыз.
Балтач районы, Кариле авылыннан Илсөя Һадиева
Нарат күркәсе кайнатмасы
Кайнатманы һәр ел күп итеп әзерлим. Тәмләп чәй эчәргә дә, кунак сыйларга да, күчтәнәчкә дә җитә. Нарат күркәсе кайнатмасы рецепты күпләрнең күңеленә хуш килер дип уйлыйм. Мин аны икенче төрле тәмле дару дип тә атыйм, чөнки ул салкын тигәннән, үпкә кабару, бронхит, тамак авыруларыннан менә дигән дәва. Кечкенә яшел төстәге яшь нарат күркәләрен (кырык данә) юып, эмаль савытка саласы һәм өстен капларлык итеп су саласы (су аз гына өстенә чыгарга тиеш). Шушы масса кайнап чыгуга, шикәр өстисе (бер литр суга бер кг исәбеннән). Кайнап чыгуга утны киметеп, салмак утта күбеген җыя барып, 1,5 сәгать кайнатасы. Әзер булганда, кызыл төстәге эре җиләкле кайнатмага әйләнә.
Саба районы, Шекше авылыннан Зәкия Таһирова
Балан бәлеше пешерү өчен эчлек кайнатмасы
Баланны кырау төшкәч җыйсаң, җимешләре тәмлерәк була. Эчлек кайнату өчен 2 кг балан, 2 кг 400 гр шикәр, 0,5 стакан коры квас оны, 2 стакан манный ярмасы кирәк. Бер кг балан өчен, аның тәменә карап, 1-1 кг 200 гр шикәр алына. Әгәр балан беренче салкыннардан соң җыелса, 1 кг шикәр дә җитәргә мөмкин. Кайнату тәртибе: баланга шикәр салына һәм аны сүрән утта кайнатып чыгаралар. Әкрен генә, баланнарны сытмаска тырышып болгаталар. Кайнатманың шикәре эреп беткәч, барлык урыннары да тигез кайный башлагач, әз-әзләп болгатып, манный ярмасы кушыла. Ул кайный һәм куера башлый. Озаклап кайнатасы түгел. 10-15 минуттан соң квас оны кушылып, ике-өч минут кайнатыла. Кайнатманың төсе каралып һәм куерып китә. Эчлекнең кайнарлыгы бераз сүрелә төшкәч, ярты яки бер литрлы банкаларга тутырабыз. Банка өстен фольга белән каплап, тимер яки пластмасс капкач белән каплыйбыз. Ике ел торса да, бозылмый, тәме дә югалмый. Суыткычта сакласаң, хәерлерәк.
Балтачтан Илдар Нигъмәтҗанов
Барбарис кайнатмасы
Минем бакчада барбарис куагы ел да мул уңыш бирә. Шуңа да мин аңардан кайнатма, повидло, джемнар әзерлим. Сезгә дә берсен тәкъдим итәм. Өлгергән һәм юган 4 стакан барбарис җимешләрен төшләреннән аерабыз (мин үзем төшләреннән арындырмыйм). 3 стакан су һәм 6 стакан шикәр комыннан сироп ясап, барбарис җимеше өстенә коябыз. Бу катнашманы бер тәүлеккә калдырабыз. Икенче көнне кайнатманы кайнатып чыгарабыз, биш минут чамасы сүрән утта пешергәч, сүндереп суытабыз. Тагын бер кат кайнатып чыгарабыз һәм пешеп чыгар алдыннан ванилин өстибез. Әзер кайнатманы коры стериль банкаларга тутырабыз да астын өскә каратып, суытырга куябыз.
Әтнә районы, Шәкәнәч авылыннан Гөлнара Исхакова
Кишердән кайнатма
Кишердән кайнатма өчен өлгереп җитмәгән, үзәге катмаган кишерләр алына. Кишерне юып, 1,5 см зурлыгындагы кисәкләргә турыйбыз. Кайнаган суда 5-8 минут пешерәбез. Суыткач, ике тапкыр сиропта кайнатып алабыз. Кайнатма өлгерер алдыннан өчтән бер өлеш чәй кашыгы лимон кислотасы өстиләр. 1 кг кишергә 1,5 кг шикәр, 3 стакан ярым су, лимон кислотасы кирәк.
Казаннан Марс Ахунов
Чиядән куе ширбәт
Чияне әйбәтләп юарга, төшен алырга һәм 5 кг чиягә 1-1,5 кг шикәр комы кушып, кояшка куярга. Кояшта 1-2 көн торгач, чияне агач кашык белән изеп, марля капчыкка салырга һәм согын сыгарга. 3 стакан сокка 2 стакан шикәр комы салып, 5-10 минут кайнатырга. Суынгач, ширбәтне банкага салып куярга.
Казаннан Сания Якупова
Айва кайнатмасы
Айваларны юасың, кабыгы белән бергә турыйсың, төшләрен алып ташлыйсың. 1 кг тураган айва өстенә 1 стакан су салып, 5-6 минут кайнатып-пешереп аласың. Әгәр шулай итмәсең, айва йомшармый. 1-1,2 кг шикәр комы өстенә шул айва пешкән суны саласың да сироп кайнатасың. Аның өстенә пешкән айваны салып, 20-30 минут кайнатасың. Суынгач, стерильләштерелгән банкаларга тутырып, өстен ябып, суыткычта саклыйсың.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading