16+

"Татар чәе" бәйгесе

Чәй эчәргә яратасызмы? Хәер, татар халкына мондый сорау бирү урынсыз кебек. Татар, гомумән, чәйсез яши алмый ул. Нәкъ менә шуңа күрә яңа бәйгебез үзебезнең өстәл сые - чәйгә багышлана да инде.

"Татар чәе" бәйгесе

Чәй эчәргә яратасызмы? Хәер, татар халкына мондый сорау бирү урынсыз кебек. Татар, гомумән, чәйсез яши алмый ул. Нәкъ менә шуңа күрә яңа бәйгебез үзебезнең өстәл сые - чәйгә багышлана да инде.

Бәйге шартлары бик гади: «Чәй» һәм «Шәһри Казан» сүзләрен кертеп, дүртьюллык язарга һәм анкетаны тутырып, редакциягә юлларга. Иң шәп шигъри юллар авторын бәйгебезнең иганәчесе - «Ядран Ойл» компаниясеннән затлы бүләкләр көтә.

I урын - самавыр
II урын - электр чәйнеге
III урын - затлы чәй сервизы


Анкета кайда кабул ителә?
Дүрт вариантның үзегезгә җайлысын сайлагыз

1. Почта аша 420066, Казан шәһәре, Чистай урамы, 5 йорт, «Шәһри Казан» газетасы адресына юлларга.

2. www.shahrikazan.com сайтыннан «Татар чәе» бүлегендә электрон вариантын тутырып, shahri-kazan@tatmedia.com электрон адресына салырга.

3. www.shahrikazan.com сайтында «Татар чәе» бүлегендә комментарийларда җавап язарга.

4. 8 917 851 6962 (кәрәзле), (843) 562 50 12 номерлары буенча редакциягә шалтыратып, җавапларны телефоннан әйтергә.

Бәйге 27 августтан 27 сентябрьгә кадәр дәвам итә. Нәтиҗә газетаның 1 октябрь санында басылачак.

Анкета
1. Исем-фамилиягез, яшәү урыныгыз, телефоныгыз, яшегез
______________________________________
______________________________________

2. «Шәһри Казан», «чәй» сүзләре кергән дүртьюллык
______________________________________
______________________________________
______________________________________
______________________________________

3. Нинди чәйгә өстенлек бирәсез?
- кара чәй
- яшел чәй
- кара һәм яшел чәй кушылмасы
- үлән чәе
- башкасы (үз вариантыгыз)
____________________________________

4. Күбесенчә нинди чәй сатып аласыз?
- яфраклы чәй
- гранулалы чәй
- пакетлы чәй
- башкасы (үз вариантыгыз)
____________________________________

5. Нинди каплы чәйгә өстенлек бирәсез?
- кечкенә
- зур


6. Тәмләткечле чәйләр яратасызмы? Әйе икән, ниндиен? (мәсәлән, ваниль, бергамот, чамбыр, бөтнек һ.б.)
_____________________________________

7. Чәй сайлаганда аның тартмасына, бизәлешенә игътибар итәсезме?
- әйе
- юк

8. Чәйнең җитештерүчесе белән ­кызыксынасызмы?
- әйе
- юк

9. Чәйнең бәясе мөһимме, әллә сыйфатымы?
- бәясе
- сыйфаты

10. Яңа чәйгә нинди исем тәкъдим итәр идегез?
_____________________________________

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading