16+

Әти, син безгә кирәк!

Һәркем өчен дә үз әтисе иң яхшысы, иң якыны, иң үрнә­ге, иң батырыдыр. Ә ­минем әтием бик тә гади кеше. Шу­шы дүрт хәрефле сүзгә бар да сыя: әтинең холкы, яшәү рәвеше, әйткән сүзе, эш-гамәле.

Әти, син безгә кирәк!

Һәркем өчен дә үз әтисе иң яхшысы, иң якыны, иң үрнә­ге, иң батырыдыр. Ә ­минем әтием бик тә гади кеше. Шу­шы дүрт хәрефле сүзгә бар да сыя: әтинең холкы, яшәү рәвеше, әйткән сүзе, эш-гамәле.

Әтием Хәмит Мөхәрәм улы Сәрвәров 1946 елның 1 гыйнва­рында Актаныш районының бик тә матур табигатьле Уразай авылында дөнья­га килә. Әнисе - минем әбием Хидая өчен икенче бала ул. Абыйсы Фәнит белән әбиемә терәк, авыр вакытларында киңәшче булып үсәләр. Балачагын искә алганда, әтиебезнең күзләренә яшь килә. Әбием аларны бер ялгызы тәрбияли. «Өстебездәге киемебез сәләмә, ашарга ризыгыбыз каты-коты», - дип сөйли әтием кайвакыт, үткәненә кайтып.

Актаныштан бик тә еракта урнашкан Кама Тамагы районы Иске Казиле авылы кызы Хәтимәне үзенә тормыш иптәше итеп сайлый әтиебез. Без өч балага гомер бүләк итәләр. Әтиебез гомер буе «Таулар» колхозында (хәзер «Нур» хуҗалыгы) электромонтер булып эшләде. Әле дә исемдә, авылда көчле җил булса, ут сүнә иде. Әти, тәүлекнең кайсы вакыты булуына, һава торышы нинди булуына карамастан, чөйдә эленеп торган сумкасын иңенә асып чыгып китә иде, утны яндырмыйча кайтмый иде.
Әти белән әни бик тыры­шып, өч баласына югары белем бирделәр. Хәзерге көндә үз гаиләбезне корып, матур гына яшибез, эшлибез икән, без моның өчен әти-әниебезгә зур рәхмәтле. Мәктәптә дә яхшы билгеләргә укыдык. «Өчле» алып кайтсак, әтигә ничек күрсәтербез, дип уйлый идек. Юк, ул безгә сукмады, хәтта каты кычкырып та ачуланмады. Әкрен генә, әлеге билгене ни өчен алуыбызны сорар иде дә, «Икенче көнгә төзәтелсен», - дип әйтә иде.

Кызганыч, әниебезнең генә гомере озын булмады. 58 яшендә каты авырудан вафат булды. Әнинең хәле авыр чакта да, әти гел аның янында булды. Әни яраткан ризык­ларны пешерде, урын-җирен дә чиста тотты. Әнинең вафатына быел - биш ел. Әти ялгызы гына, туган нигезебезнең җылысын саклап, авылда яши. «Шунысы яхшы, өч балам да якында - Актанышта гына яши», - дип сөенә әти. Барыбыз да җыелып кайткач, өебез ямьләнә. Төрле яшьтәге җиде оныгына, балаларына, кияүләренә, киленнәренә карап, әтием: «Аллага шөкер, балаларым үз янымда», - дип сөенә. Әтигә быел 71 яшь тулды. Киләчәктә дә туып-үскән нигезебезнең нурын, җылысын саклап, безгә төп киңәшче, таяныч булып озак яшәсә иде. Әти, син безгә бик тә кирәк.


Әлфия Габделкәбирова, Актаныш.


___________________

Исегезгә төшерәбез: «Шәһри Казан» газетасы, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ирек Салиховның «БлагоДарение» яшь буын һәм социаль инициативаларга теләктәшлек күрсәтү хәйрия фонды белән берлектә, «Әти хакы» дигән бәйге игълан итте.

Җәмгыятьтә Әти ролен күтәрүгә, үрнәк гаиләләрне барлауга юнәлтелгән бәйгедә теләге булган һәркем катнаша ала. Моның өчен Әтиләрне данлаган язмаларны «Шәһри Казан» редакциясенә юлларга кирәк. Шигырьләр кабул ителми. Җиңүчеләрне фонд вәкилләре һәм газета хезмәткәрләре кергән жюри билгели. Конкурста 3 номинациядә 3 җиңүче бүләкләнә. Җиңүчеләр, әтиләре белән бергә, Казанга чакырыла. Бүләккә - өч велосипед!


Номинацияләр:

«ҮРНӘК ӘТИ» - әтиләр турындагы иң яхшы язма
«Олы ЙӨРӘКЛЕ ӘТИ» - тәрбиягә алынган балаларны тәрбия­ләүче гаиләдәге әтиләр турында иң яхшы язма
«БАТЫР ӘТИ» - ялгыз гына бала үстерүче, үстергән әтиләр турында иң яхшы язма

Язмалар 2016 елның 12 декабреннән 2017 елның 31 мартына кадәр кабул ителә.
Тулырак мәгълүмат монда

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading