Вакыт бик тиз уза. Әтиебез Бөек Ватан сугышы ветераны Әнвәр Зариф улы Вафинның арабыздан китүенә дә 20 ел булган. Сугышта үзе белән булган вакыйгаларны ул исе китеп сөйли торган иде.
Кешегә әйтеп кеше ышанмаслык хәлләр, әлбәттә. Әмма булган бит! Әтиемә нибары 19 яшь ул чагында. Өч тапкыр яраланып, 24 яшендә инвалид булып кайта ул сугыштан. Ул сөйләгәннәр бүгенгедәй исемдә.
- Сугышның беренче көннәре иде. Безнең укчылар хәрби часте һаман чигенә дә чигенә. Йөрәккә кан салып, көннән-көн артка чигәбез. Чигенүебез буталчык бер нәрсә. Солдатлар тәмам алҗыган, пычракка бату гына җитмәгән, шуның өстенә ач та. Кайда штаб, кайда санчасть, кайда кыр кухнясы - еш кына аңлап та булмый. Фронт бик тиз күчә, үзгәрә, дошман һаман кыса, кысрыклый бара. Артыбыздан бер тотам калмый, тын алырга да ирек юк. Эчтә үч кайный. Без, бер төркем солдатлар, чираттагы канкойгыч сугыштан соң командирыбыз белән инде көне буе полк штабын эзләп йөрибез. Арыганлык чиктән ашкан, йокы күргән юк, хәтта атларга да көч калмады. Солдатларның аякта көчкә басып торуын күреп, командир 20 минутлык ял бирде. Дошман күрмәслек итеп, кечкенә түгәрәк уйсулыкка урнаштык. Винтовкаларны кочаклап йокымсырый гына башлаган идек, каяндыр дошман килеп чыгып, безне тиз арада урап алды. Чигенергә юл ябык икәнен барыбыз да шунда ук аңладык. Минометтан һәм автоматтан ата-ата, алар әкренләп без урнашкан урынга килә башладылар.
Ә аннан соң нәрсә булганын белмим. Күземне ачсам, тирә-юньдә һәлак булган иптәшләрем ята, дошман да күренми. Башта ни булганын аңламыйча, тиле сыман карап тордым. Аннары гына хәлсезлектән йокыга киткәнемне абайладым. Дошман бөтен оборона тотучыларны юк иткән. Ә мине, баштан-аяк быкырдыкка баткан, яртылаш җиргә күмелгән, бите тырналып беткән солдатны, күрәсең, үлгән дип уйлаганнар. Шунда уң ягымның авыртуын сизеп алдым, башта яраланганмын, ахры, дип уйлаган идем, җәрәхәт булмады. Күрәсең, минем үлгән булуымны тулысынча ачыклау өчен, дошман итек белән кабыргага типкәләгәндер. Күпме йоклаганмындыр, белмим. Караңгылык төшкәч, винтовкамны эләктереп, чаба-чаба көнчыгыш юнәлешенә таба элдерттем һәм кояш чыкканда инде үз частемда идем. Кайткач, бу дәһшәтле йокы тарихын политрукка сөйләдем...
Монысы Яңа елга берничә көн калгач булды. Таң атканда, дошманга һөҗүм ясарга тиеш идек. Атакага сигнал биреп, күккә кызыл ракета очты. Командирлар, «Алга!» дип, немецларның траншеяларына ташландылар. Без дә, окоплардан чыгып, «Ура!» кычкырып, алар артыннан күтәрелдек. Яр буенда үлгән яшь кенә немецка абынып егылдым. Уң кулының учында, ялтырап, кесә сәгате күренеп тора. Алдым да тагын алга йөгердем.
Сугыш тынды. Тәмәкегә дип кесәгә тыгылсам - теге сәгать. Башка килгән беренче уй - тизрәк аннан котылу иде. Чөнки солдатларда мәеттән әйбер алу гадәте юк иде - аны яхшыга юрамыйлар. Теге солдат күз алдыма килде, ул әйтерсең ташламаска куша иде. Шулай итеп, трофей миндә калды. Сугыштан соң сәгатьне хуҗасының якыннарына истәлек итеп кайтару теләге белән йөрдем. Илчелеккә җибәрер өчен, фотога төшердем, әмма яу кырында һәлак булган, гарип-гораба булып калган тулы бер буын өчен күңелдәге үч, нәфрәт бу адымга барырга юл куймады...
Рәсем асты: Әнвәр Вафин - уңнан икенче.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар