Шәһри Казан

«Авырлыкларны бергә күрдек, шатлыкларны бергә кичердек»

Туган көнендә яңадан туды Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Исламия МӘХМҮТОВА белән Татарстанның халык артисты Хәлил МӘХМҮТОВ: «Вишневка бистәсендәге йортыбыз төзелеп беткәч, кунакка килерсең әле», - дип, узган ел ук чакырып куйганнар иде. Салмачы бистәсеннән шактый гына җәяү барасы булса да, беркөнне шунда юл тоттым. Кирәкле урамны табу җиңел булмады,...

Реклама

Туган көнендә яңадан туды
Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Исламия МӘХМҮТОВА белән Татарстанның халык артисты Хәлил МӘХМҮТОВ: «Вишневка бистәсендәге йортыбыз төзелеп беткәч, кунакка килерсең әле», - дип, узган ел ук чакырып куйганнар иде. Салмачы бистәсеннән шактый гына җәяү барасы булса да, беркөнне шунда юл тоттым. Кирәкле урамны табу җиңел булмады, билгеле.
Ниһаять, Исламия апалар йортына килеп кердем. Нарат бүрәнәләрдән эшләнгән өйнең һавасы да башка шул. Исламия апаның туганнан туган сеңелләре дә хәл белешергә килгәннәр икән. Өстәл янында Хәлил абыйның да утыруын күреп, сөенеп куйдым. Моннан бер ай элек кенә аның хәле ул кадәр үк түгел иде әле. Әлеге гаилә бигрәк туган җанлы, киң күңелле булгангадыр, алардан беркайчан да туганнары өзелми. «Мин бөтен туганнарымны якын итәм, аларның шатлыгына сөенәм, кайгыларына борчылам, - ди Исламия апа. - Сеңлем Рузия Мотыйгуллина җизнәсен бигрәк ярата, хәлен белергә еш килеп тора. Авылдан килгәч, үзебездә яшәгән иде бит. «Бу өй урынын сатып алганга да егерме еллап вакыт узды. Бервакыт аны сатарга да уйлап куйган идек. Анда да Рузия акыллы киңәш бирде. Шуннан соң, балаларга ата-ана йорты кебек булсын, дип, өй салырга булдык. Аны эшләгәндә кияүләребез Ринат белән Руслан күп көч куйды. Аллага шөкер, алар икесе дә алтын куллылар».
Их, шушы өйдә рәхәтләнеп яшисе дә бит. Көтмәгәндә килгән бәла быел Хәлил абыйны аяктан екты шул. «8 март көнне көндез репетицияләр ясадык, - дип искә ала Исламия апа. - Кичен «Бала баласы балдан татлы» дигән спектакль иде. Бергәләп театрга кереп киттек. Башка вакытта иртәдән үк бәйрәм белән котлый торган гадәте бар иде. Бу юлы кичкә таба гына: «Карале, бүген 8 март икән бит, эштәге кызларны котларга кирәк булыр», - диде. Сәхнәдә дулкынлана-дулкынлана сөйләгәндә, Хәлилнең йөзе үзгәрде. Мин шунда ук пәрдәне ябарга куштым. Үзе чыкты да: «Миңа әллә нәрсә булды», - дип куйды. Тиз арада ашыгыч ярдәм чакырдык. Спектакль шуның белән өзелде. Тамашачы таралышмыйча, Хәлилнең хәле белән кызыксына башлады. 10 март көнне аның туган көне иде. 73 яшь тулды. Нәкъ шул көнне ул яңадан туды. Табиблар: «Операция ясатмасагыз, яшәвенә өмет юк»,- дигәч, ризалыгымны белдереп, кәгазьләренә елый- елый кул куйдым. МКДЦда операция ясадылар. Лилия белән чиратлап карадык үзен, чөнки Ләйсәннең яшь баласы бар бит. Операциядән соң башта аңына килеп алды да, аннары унике көн аңсыз ятуы барыбызны да куркытты. 75 яшьлек юбилеен уздырганчы эшләргә җыенган иде ул. А.Алиш исемендәге иҗат үзәгендә балалар укытуны да ташларга ниятләде. Быел ике укучысы театр училищесына, берсе мәдәният һәм сәнгать университетына укырга керде. Соңгы вакытта югары кан басымы белән йөри башлаган иде шул. Дарулар да эчмәскә тырышты.
«Бу хәл буласын сиздереп төшләр кермәдеме соң?» - дип сорыйм Исламия ападан. «Бер тапкыр сыңар аяк киемемне таба алмый аптыраганымны күрдем. Икенче юлы күргән төшемдә анысын да тапканмын икән», - диде ул, яхшыга юрап.
«Авыру карау җиңелләрдән түгел инде, Ходай сабырлык бирсен үзегезгә», - дим, аның хәленә кереп. Аңа каршы Исламия апа: «Бер дә авырсынмыйм мин аны карарга. Хәлил гомер буе әйбәт булды. Без бит 47 ел тату гомер иттек. Бергә гастрольләргә чыгып киттек, бергә кайтып кердек. Авылларда йөргәндә дә фатирларга даими кунарга керә торган хуҗаларыбыз бар иде. Авырлыкларны бергә күрдек, шатлыкларны бергә кичердек. Бервакыт кыш көне буран чыгып, Балык Бистәсе районының Күгәрчен авылыннан китә алмыйча, ике тәүлек яттык. Аллага шөкер, без халык белән аралашып яшәдек. Киләсе елга минем театрда хезмәт юлымны башлавыма - 50 ел, үземә 70 яшь тула, Алла боерса».
«Син аякка басарга тиеш, Хәлил!»
Исламия апа Хәлил абый ята торган карават каршындагы диварга үзләренең бергә төшкән фотоларын (рәсемдә) элеп куйган. Һәркөн иртән Хәлил абыйга ул: «Син аякка басарга, әнә шушы фотодагыча булырга тиеш», - дип кабатларга гадәтләнгән. Исламия апа аны вакытында ашатып, кан басымын үлчәп кенә тота. Акрынлап булса да алга таба китүенә сөенә ул. Хәлил абый авызыннан бер генә сүз чыкса да, шатланып куя. Шушында килгәч, хәле дә рәтләнеп киткән. Тиздән булачак бәйрәмдә корбан чалдырып, әлеге өйдә аш уздырырга да ниятләп торалар. «Быел, сынап карау өчен, Хәлил хөрмәтенә помидор үсентеләре дә сатып алган идем. Әнә ничек шаулап үсеп утыралар, - ди Исламия апа, куанып. - Хәлил абыегыз көчле рухлы кеше бит ул. Әнә тамагына да ризыкны үз куллары белән тотып ашый башлады. Бүгенгә хәтле аның бөтен тешләре дә үзенеке. Шушында килгәч, һәркөнне мунча ягып керергә ярата иде. Мин үзем дә интеллигент булып кына яши алмыйм. Җирне, яшеллекне яратам. Балачакта туган ягым болыннарында атка атланып малайлар белән узышып йөргән чакларымны еш искә алам».
Чыннан да, биредә бөтен нәрсә авылдагыча. Түтәлләрдә Исламия апа белән Лилия утырткан яшелчәләр өлгергән. Ишегалдындагы мунча алдына каен себеркеләре әзерләп куйганнар. Исламия апа шул арада мунчасын да ягып җибәрде. Верандадагы өстәлдә Хәлил абыйның әнисе Сабира апаның истәлеге булган самавыр гөжли башлады. Чәй эчкәндә, Исламия апа бер тамашачының үзенә багышлап язган шигырь юлларын да укып күрсәтте.
...Өзелергә ирек бирмичә,
Нечкә кылны ялгый белүче,
Авырлыклар килсә, тыныч кына
Һәр кешегә киңәш бирүче,
Һәр эштә син алдан йөрүче
Халкыбызның хөрмәтенә ия
Син бит ул, Исламия.

Хәер, үзләренең яраткан артистларына ихтирам хисләрен белдереп язган шигырь юллары шактый аларда. Без сөйләшеп утырган арада үзенең гаиләсе белән Ләйсән дә килеп җитте. Кияүләре Руслан, килеп керүгә, Хәлил абыйны кочаклап алды, аның хәлен сораша башлады. Уллары Сөләйман икенче сыйныфны тәмамласа, Йосыф яшь ярымлык булган. Лилия белән Ринат уллары Ришатны Кырымга ялга озатканнар.
Өстәл янына утыргач, Ләйсән балачак елларын хәтердә яңартып алды. «Әти белән әнине гастрольләрдән сагынып көтеп ала идек. Лилия апа миңа әти дә, әни дә булды. Безнең әти-әни җитди дә, гадел дә иде. Мин артист буласы килгәнне әйткәч тә, алар каршы төшмәде. Әти гомер буе дөресен сөйләргә яратты. Бервакыт мин кечкенә чакта әти белән троллейбуска утырганда, бер исерек миңа юл бирмичә, ишектән кереп бара. Шунда әти аның сабагын укыткан иде. Шул чагында үзем дә яклаучым барлыгын тойдым. Мин кияүгә чыкканда да алар каршы килмәде. Үзем, әни сыман, укчы билгесе астында туганмын. Шуңа күрә башлаган эшемне ахырына кадәр җиткерә торган гадәтем аңардан күчкән. Ирем Руслан әти шикелле - «балык».
Руслан Исламия апа белән Хәлил абыйга «әни», «әти» дип дәшә. «Алар мине үз балаларыдай кабул иттеләр. Шулай булгач, үзләренә дә яхшылыклар гына эшлисе килә. Әти бигрәк әйбәт холыклы кеше. Аның терелүен генә телибез»,- ди Руслан.
Әйе, Хәлил абый, яраткан тамашачыларыгыз да Сезнең савыгып аякка басуыгызны тели. Бу иҗади, тату гаиләнең таркалмыйча озак яшәвен күрәсе килә.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 13 апрель 2018 - 15:47
    «Шәһри Казан» ат җигәргә өйрәтә
  • Спорт гимнастикасы буенча Россия чемпионатыннан ФОТОРЕПОРТАЖ 18.04.2018
  • Икенчел чимал һәм кием җыю буенча мобиль пункты акциясе. Фоторепортаж
  • Казанда язгы өмә старт алды
  • Иң яхшы хат ташучылар бүләкләүдән ФОТОРЕПОРТАЖ 12.04.2018
  • Яшел Үзән районы Татар Танае авылын су баскан! 11.04.2018
  • Алдавыч боз балыкчыларны куркытмый
  • Авыл хуҗалыгы ярминкәләреннән ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Илфак Шиһаповның тууына 50 ел тулуга багышланган кичәдән ФОТОРЕПОРТАЖ 5.04.2018
  • Мәшәкате күп булса да, яз – яз инде ул...
  • Яз җитте бит!
Соңгы комментарийлар
Интервью
  • 20 апрель 2018 - 16:55
    «Россия – минем тарихым» проектын 5 500 000 кеше караган Федеральный исторический проект «Россия-Мояистория» уверенно перешагнул отметку 5,5 миллионов, анонсировав сразу несколько крупных рекордов в различных уголках страны. Среди них Санкт-Петербург, привлекший на экспозиции за 5 месяцев 300 000 человек, Пермь,Махачкала и Волгоград, преодолевшие отметку в 100 000 посетителей менее, чем за полгода с момента открытия и Тюмень, где каждый третий школьник области уже побывал в историческом парке.
    25
    0
    0
Ночной режим