Нури минем ышанычымны аклады
Рауза апа Хәйретдиновалар өенә барган саен, аларның пар күгәрченнәрдәй тату, матур гомер итүләренә сокланып кайтам. Күз генә тимәсен үзләренә! Бу юлы да килүемә табын әзерләп көтеп торганнар. «Кунак килсә, Рауза апаң авыруын да онытып җибәрә», - дип шаярта Нури абый. Аларның табын янында берсен-берсе уздырып яшьлекләре...
Нури минем ышанычымны аклады
Рауза апа Хәйретдиновалар өенә барган саен, аларның пар күгәрченнәрдәй тату, матур гомер итүләренә сокланып кайтам. Күз генә тимәсен үзләренә! Бу юлы да килүемә табын әзерләп көтеп торганнар. «Кунак килсә, Рауза апаң авыруын да онытып җибәрә», - дип шаярта Нури абый. Аларның табын янында берсен-берсе уздырып яшьлекләре турында сөйләгәннәрен тыңлау үзе кызык. «Мин диңгез флотында хезмәт иткәндә, иптәш егетем Раузаның фотосын алып килеп күрсәтте. Алар хат алышалар иде. Үзем артист кызга гашыйк булырмын дип уйламадым да. 1951 елда Раузаны «Галиябану» спектаклендә Галиябану ролендә күрдем. Мин кирпеч заводы директоры булып эшләгәндә, театрга комсомолларны алып йөри идем. Бервакыт Рауза иптәш кызы белән эш урыныма килгәч, аның белән якыннан таныштым. Озак очрашып йөрмәдек, унбиш көн эчендә өйләнешеп тә куйдык. Бергә яши башлавыбызга киләсе елга - 60 ел, үзебезгә 85 яшь тулуны да билгеләп үтәсе килә. Мин үземне Рауза апагыздан башка күз алдына китерә алмыйм. Шуңа күрә аны кадерләп тотам. Катлаулы операция кичергәненә 6 ай вакыт узды. Ул ашарга үзе пешерә, савыт-сабаны юа, бакчада чүп утарга да чыгып китә. Анда торганда сәламәтлеге әйбәтләнеп китте. Мин - аны, ул мине яшәтә, беребез өчен беребез кирәк. Шулай ук театр җитәкчеләре дә Рауза турында кайгыртып, хәлен белешеп торалар. Әзһәр Шакиров һәрвакыт кереп йөри».
Рауза апа:
- Артист кешегә тормыш иптәше табу җиңел түгел. Актерларга сәхнәдә гашыйк булып өйләнешүчеләр, кавышучылар шактый булды. Әмма соңыннан кайберләре аерылышты. Ул яктан мин бик бәхетле булдым. Нури абыегызны бер күрүдә ошаткан идем. Ышанычлы егет кебек тоелды ул миңа. Югыйсә гыйшык тотып йөрүчеләр дә җитәрлек иде. Мин аны сайлавыма һич үкенмәдем. Нури минем ышанычымны аклады. Ул беркайчан да көнләшмәде. Мин үз гомеремдә биш операция кичердем. Театрда белдерәсе килмәгән чаклар да бар иде. Янымда һәрвакыт иң якын терәгем Нури абыегыз булды. Ул мине елына икешәр тапкыр шифаханәгә алып бара. Ул булмаса, хастаханәләргә йөри дә алмас идем әле.
Ятимлек аны моңлы иткән
Балачактан ятимлек ачысын тоеп үскән Рауза апа яшьлегенең иң авыр вакытларын, печән чапкан, урак урган чакларын да сагына. Хәтта театр подвалында яшәгән чорларын да, кием алырга акчасыз интеккәннәрен дә уфтанмыйча искә ала ул. «Хәзер шкаф тулы киемнәр, әмма яшьлегем юк», - ди артист, авыр сулап.
Әйе, бәлки, әнә шул ятимлек аны моңлы иткәндер. Әтисенең тальян моңнары да аның бәгыренә сеңеп калган. Шул гармунда кыз үзе дә оста итеп уйнарга өйрәнә. Әнә шул әтисенең тальяны бүген дә өй түрендә кадерле бер ядкарь булып саклана. Сәхнәдә үзе кебек ятимә Мәйсәрәне гәүдәләндергәндә, Рауза Хәйретдинованың моңлы тавышы кемнәрне генә әсир итмәгәндер. Унбиш елда дүрт Булат белән уйнарга насыйп була аңа. Әнә шул чорларын искә алып, Ижау шәһәрендә яшәүче бер рәссам Рауза апа белән Азат Аббасовның сәхнәдә уйнаган мизгелләрен ясап китергән. Әле дә хәтеремдә, Рәшидә Җиһаншинаның «Әбиләргә ни җитми?» дигән спектаклендә Әкълимә ролен башкарганда, Рауза апа тальянда өздереп уйнап сәхнәгә чыккан иде. Ни кызганыч, бүген ни өчендер телевизордан ул спектакльләрне күреп булмый. Моңлы артистка театрда җырлы рольләр генә тапшыралар. Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Рауза Хәйретдинованы бүгенгә хәтле тамашачы моң иясе буларак истә тота. Еллар үткәч тә, халык онытмый икән, бу инде артист өчен зур бәхет. Үзе дә һәр елны артистлар эшкә чыккан көнне театрга килергә гадәтләнгән Рауза апа. Әмма быел бара алмый калуына борчылып та алган.
Һәр җиһаз үзе бер истәлек
Рауза апа белән Нури абый өч бүлмәле фатирда яши. Өйләрендәге китапка гаҗәпләнәсе юк. Алар икесе дә укырга ярата. Әтисе укытучы булгангадыр, Рауза апа кечкенәдән рус классикларының әсәрләрен дә укып үскән. «Шәһри Казан» газетасы да аларның яраткан дустына әйләнгән.
Рауза апаның бүлмә диварына эленгән портретын үзе белән дус булган скульпторчы Рада Нигъмәтуллинаның кызы Белла Рогозина 75 яшьлек юбилеена ясап бүләк иткән. Үзенә күренекле артистлар Галия Булатова, Рәшидә Җиһаншина бүләк иткән муенсаларны, Мәрьям Сульва биргән брошканы, Гөлсем Болгарскаяның билбавын, Фатыйма Ильскаяның тоз савытын күз карасыдай саклап тота Рауза апа.
Аларның бакчалары авыл өен хәтерләтә. Нури абыйның әнисенең сандыклары да, әтисе Габдрахман абзый ясаган урындыклар, көзгеләр, өстәлләр дә үзләре өчен кадерле йорт җиһазлары булып тора. Нури абый мәҗлесләргә барганда әтисенең түбәтәен киеп йөри. Җиңү көненә үзенә дә Салават Фәтхетдинов түбәтәй бүләк иткән булган.
Өлкән яшьтә булуына карамастан, Нури абый машинасын үзе йөртә. Бакчадагы бөтен эш аның җилкәсендә. Чиянең төшен алып кайнатмасын да эшләгән, кура җиләге белән алма какларын да ясап куйган. Аларын да күчтәнәч итеп таратып бетерәләр икән. Чәйне үзләре киптереп куйган бөтнек, мелисса, рәйхан, тархун кебек үләннәр белән генә эчәләр. Рауза апа кыстыбый, өчпочмак кебек ризыклар пешерергә ярата. Телевидениедә аш-суга багышланган тапшыруларның берсен дә калдырмый карап бара ул. Аннары һәркайсын пешереп тә карый. Үзенең яраткан ризыгы токмачлы аш. Аларның уллары Марат, киленнәре Лариса, оныклары Марина белән Тимур да әби-бабаларында еш кунак була.
Театр тарихында тирән эз калдырган әнә шундый күренекле артистлар белән очрашу үзе бер гомер. Сөйләр сүзләре, әйтер киңәшләре күп аларның. Бүгенге яшь артистларны да өлкән актерлар белән очраштырып тору кирәктер. Мәскәү телевидениесе үрнәгендә зәңгәр экраннар аша очрашулар уздырылса да комачауламас иде.
Рауза ападан каймаклы торт рецепты:
150 грамм атланмай, 40 гр бал, ярты стакан шикәр комы, бер йомырка, 1 стакан он салып бутагач, камырны өчкә бүлеп суыткычка куеп торырга. 15-20 минут тотканнан соң, майлы табага салып, 3 җәймә пешерергә кирәк. Аларның уртасына каймак сылап, өстенә уылган әстерхан чикләвеге сибәсең.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар