16+

Безгә ашыгыч ярдәм кирәк!

Урамнан барганда юлыма «ашыгыч ярдәм» машинасы очраган саен, күңелемнән әйтергә ашыгам: «Йа Ходам, бу бәндәңә җиңеллекләреңне бирсәң, ярдәмеңне салсаң иде». «Ашыгыч ярдәм» дигәннәре ярый ла вакытында килеп җитә алса, дип тә борчыла күңел… «Әйдә, берәр көн безнең белән йөр, үзең күрерсең, ярдәм дә итәрсең, нәтиҗә дә ясарсың», - диде шушы...

Безгә ашыгыч ярдәм кирәк!

Урамнан барганда юлыма «ашыгыч ярдәм» машинасы очраган саен, күңелемнән әйтергә ашыгам: «Йа Ходам, бу бәндәңә җиңеллекләреңне бирсәң, ярдәмеңне салсаң иде». «Ашыгыч ярдәм» дигәннәре ярый ла вакытында килеп җитә алса, дип тә борчыла күңел… «Әйдә, берәр көн безнең белән йөр, үзең күрерсең, ярдәм дә итәрсең, нәтиҗә дә ясарсың», - диде шушы...

Табиб алга урнашты, без исә фельдшер егет белән машинаның артындагы урыннарга урнаштык. Фельдшер егет Рөстәм медицина көллиятен тәмамлаган, хыялы киләчәктә медицина университетына керү. Ләкин мәктәптән соң киләсеңме син, көллиятне тәмамлап, берәр ел эшләгәч, югары белем алырга ниятлисеңме - укырга керү шартлары бар кеше өчен дә бер. Монысы мине бик гаҗәпләндерде. Ничек инде башлангыч белеме, иң мөһиме практикасы булган, үзен бу эштә сынап караган кешегә өстенлек бирелми. «Юк», - ди Рөстәм. Ул инде белешкән, исәбе киләчәктә кредит алып, түләүле бүлеккә булса да укырга керү. Менә шуннан соң әйт инде син үз эшенең фанатлары юк дип. Хезмәт хаклары узган елның август аенда бераз арткан икән. «Ашыгыч ярдәм» табиблары һәрвакыт җитми, шуңа күрә мин өстәмә сменалар да алам, шулай иткәндә айлык хезмәт хакы да ярыйсы чыга», - диде Рөстәм.
Бер исереккә - алты дәүләт кешесе
Матур гына гәп корып барганда, табибның: «Рөстәм, перчаткаларны әзерлә!» - дип эндәшүе сискәндереп җибәрде. Шәһәр читенә чыгып барганыбызны күреп, юл һәлакәтедер инде диеп борчылып бара идем, юл буендагы киоск янына килеп туктагач кына җиңел сулап куйдым. Күңелемнән ниндидер куркыныч эшнең шаһиты булам, дип әзерләнеп баргангамы, кибет почмагында канга батып, басып торган кешегә дә мин ничектер бик тыныч карадым. Ул арада полиция дә килеп җитте. Табиб белән полицейский яралы абзыйдан сорау ала: «Ни булды да, ни эшләдең?» Аның ни әйткәнен ишетергә чама юк, бар кешене уздырып кибетче, чыгып китегез, дип кычкыра. Бу кешене күреп, аның күңеле болгана икән. Бераз эчеп алган, туарылган, өстендәге киеме дә бар белән юк арасында, чәче-башы тузгыган бу хатынга караганда, кыйналган исерек абзый күземә күпкә күркәмрәк күренде. Ә аның белән эш болай булган. Тумышы белән Нурлаттан, Казанда төзелештә эшли. Кичен дусларына килгән, шунда кызып киткән, кунакларның берсе аны кыйнаган, нәрсә беләндер сугып башын нык җәрәхәтләгән. Ике полицейский сугыш чукмарларын эзләп китте, без дүртәү - шофер, ике медицина хезмәткәре, дүртенчесе мин, җәберләнгән кешене алып, хастаханәгә юнәлдек. Рөстәм яраларны юа, бәйли, мин үземә күрә нәтиҗә ясап барам. Бер исерекне алты дәүләт кешесе кайгыртып йөрибез түгелме соң? Ә абзый юл буе хөкүмәтне сүгеп, безнең илдә тәртип, дөреслек булмавын сөйләп барды. Кая дөреслек булсын инде, берәү бер тамагына хуҗа була алмаган да, ничә кешене аякка бастырды. Шулай итеп, исерекне олы хөрмәт белән хастаханәгә илтеп, табиблар кулына тапшырдык. Рөстәмнең әйтүенчә, яралары бик тирән, тегәргә кирәк булачак, бу тиклем суккач, баш мие дә селкенгәндер, диде ул. Бу урында шуны да әйтеп китәргә кирәктер, безнең Казаныбызда бүгенге көндә бер генә дә айныткыч юк, аның соңгысы бер ел элек ябылды. Бу медиклар өчен бер баш бәласе дияргә була. Ярый, башы ярылганын хастаханәгә илттек, ә башкасын кая куярга?
Хәмер темасын кузгатканбыз икән, тагын бер чакыруга тукталып китик. Кырык яшендәге хатын аңын югалта, диделәр. Әйтелгән йортның бер башына килеп туктадык, ә анда безгә тиешле фатир юк. Табибның әйтүенчә, бик күпләр үз подъездларын бутыйлар икән. Уйлап карагыз, караңгы төн, тар ишегаллары, анда да ике яклатып машина тезгәннәр, каян кереп, каян чыгарга белмисең, җитмәсә йортларга ни урамы язылмаган, ни йорт номерын күреп булмый. Бер төнлек тәҗрибәмнән, күргәннәремнән чыгып әйтәм, әгәр дә сез яшәгән йортка урам исеме, аның саны язылмаган икән, моны булдыруны үзегез - шунда яшәүчеләр кайгыртса, тиешле кешеләрне кисәтсә икән. Вакытны секундлар белән исәпләгәндә «ашыгыч ярдәм»нең йортлар арасында адашып йөрүе дә бик ихтимал. Бу очракта да ярый әле подъезд ишекләренең берсе ачылып китеп, үсмер кызның башы күренде: «Без чакырдык сезне». Бу гаиләнең дә үз сценарие. Кырык яшендәге ханым үзенә кунакка килеп йөрүче ир белән берничә көн кәеф-сафа корганнар. Хатынның башы авырта башлагач, кайгыртучан ир аңа үзенең кан басымы күтәрелгәндә эчә торган даруын биргән. Нәтиҗәдә болай да түбән булган кан басымы бөтенләй төшеп беткән, хатын аңсызланып берничә тапкыр егылган. «Әле ярый, аңын гына югалткан, үлеп китәргә дә мөмкин иде», - диде табиб. Авыруның йөрәген яздырдык, кискен үзгәрешләр бар, «Инфаркт булу куркынычы юк түгел», - дип, табиб аны хастаханәгә алып китәргә карар кылды. Бу очракта да сәбәпче аракы, хатын бер җирдә эшләми, ямьсез тормыш алып бара. Без аны киендереп алып чыгып киттек. Ни ана күрше бүлмәнең ишеген ачып кызына: «Китәм», - дип дәшмәде, ни кыз әнисен озатырга чыкмады. Авыруны тиешле документларны тутырып хастаханәдә калдырып, янәдән юлга кузгалдык. Минем исә күз алдыннан үсмер кыз китмәде. Җыештырылмаган, шыксыз өйдә әнисенең чираттагы дусты белән калды мескенкәем! Кем булып, ни күреп үсәсең инде син, бала? Ничек итеп синең үзеңнән дә яхшы ана чыксын...
85тә дә әни кирәк
«Әни! Әни... Күгәрченем минем, нык авыртам, булыш миңа». Юрган ябынып бертуктаусыз такмаклап утыручы бу әбигә бер күз салуга йөрәк меңгә теткәләнә. Менә ул - котылгысыз картлык һәм аның чын йөзе.
Әбинең йөрәген яздырдык, кан басымын үлчәдек. Бу очракта диагноз бер генә - картлык. Ә иң аянычы, без аңа ярдәм дә итә алмыйбыз. «Сезгә участок табибына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Безнең авыру түгел бу, аңлагыз, без ашыгыч ярдәм күрсәтүчеләр, ә әби әкренләп, җайлап, хәстәрләп карауга, игътибарга мохтаҗ», - дип аңлатырга тырышты табиб әбине карарга ялланган ханымга. Аның исә үз туксаны туксан: теге көнне килгәннәр иде, мондый укол кададылар, кичә тегесен... Кайберәүләр өчен кискен кирәк булмаганда да «ашыгыч ярдәм» машинасын чакырту берни түгел. Бу төркемгә ялгыз яшәүче үзләренең бу халәтләренә риза булырга теләмичә бәргәләнүче өлкәннәр керә. Кайчакта инде туганнары берәр укол кадап китәрләр дә әби, бабай тынычлап йоклар дигән исәптән яисә нинди дарулар бирик дип сорар өчен дә «ашыгыч ярдәм» машинасын чакырталар. Әлбәттә, һәркем үзенә бердәнбер, ә менә шәһәр буенча алар күпме? «Сәгать бер тулып киткән икән, хәзер берничә өлкән кешегә барырга туры килер, мөгаен», - диде Рөстәм, миңа алдагы маршрутны аңлатып. Әйе, без ул төндә өлкәннәрнең төрлесендә булдык, алар өчен чын кайгыртучанлык күрсәткән балаларны гына күрә алмадык. Бу да күрсәткеч, бүгенгебезнең аяныч диагнозы.
Инде яңа көн дә башланды…
Хезмәттәшләремнең тәҗрибәсе күрсәткәнчә, ике тулып киткәндәрәк шалтыратулар кимрәк булырга мөмкин икән. Без исә кичке җидедә үзәктән чыгып киткән идек, иртәнге якта - ике тулып киткәндә үзәккә кайттык. «Ашыгыч ярдәм» машиналары ничек эшли, дип кызыксынучылар да булыр, анысын да аңлатыйм. Бер шалтырату белән барасың да авыруга ярдәм күрсәтәсең, бераз нәтиҗәсен көтеп торасың. Әгәр дә кичекмәстән хастаханәгә алып барырга кирәк икән, авыруны алып китәргә әзерлисең. Бу очракта да табибның бик белеп карар чыгаруы мөһим. Бер хастаханәдән икенчесенә куып йөртмәсеннәр дисәң, тиешлесен, дөрес итеп сайларга кирәк. Анда баргач та янәдән табиблар карый, кирәксезгә алып барган булсаң, авыруны кире борып җибәрүләре дә мөмкин. Безнең белән андый хәлләр булмады. Авыру белән эшне тәмамлагач, үзәккә шалтыратып икенче заявканы кабул итеп аласың. Аларның рөхсәте булса гына, үзәккә кайтасың. Шулай итеп, без дә бер чыгып киткәннән җиде сәгать туктаусыз эшләдек. Бәлки чәй эчәргә өлгерербез, дип хезмәттәшләрем чәйнеккә үрелде, мин исә иртән эшкә барасымны уйлап, «сменамны тапшырырга» булдым. Күргәннәрем дә инде ниндидер нәтиҗә ясарга мөмкинлек бирәдер. Әлбәттә, төрле очраклар була, мин моны инкарь итмим, гел мактап кына язган димәгез, мин үзем медицина хезмәткәрләренең эшендә бер генә кимчелек тә тапмадым. Авыруларны алып хастаханәләргә баргач та, андагы шәфкать туташларының сабырлыгына хәйран калып карап тордым. Каршыларына кемне генә китермәсеннәр, сыйныфларга бүлмичә кабул итеп алалар, тиешле ярдәмен күрсәтәләр. Шоферны гына күр син, бу шәһәрдә аннан нык ашыккан, кешеләргә ярдәм итәргә тырышучы юктыр кебек тоелды. Мигалка кабызып төнлә буш урамда светофор каршында басып торганда (кагыйдәне бозарга ярамый, штраф салалар), ишегалларында лабиринт кебек тар юлдан машиналарны аралап йөргәндә үзенең күпме нервлары бетә икән аның, ә инде бөкеләр турында әйтеп тә тормыйм.
Ял итәрмен, дип өйгә кайтырга ашыксам да, күзгә йокы кермәде. Медицина өлкәсен өйрәнергә чыккан идем, ә бөтенләй башка нәрсә өчен борчылып кайттым. Урамда, кибеттә без барыбыз да бертөсле кебек, ә менә төн карасын ертып кешеләрнең фатирына кергәч, чынбарлык алдында каласың. Сүз дә юк, әле бер кичтә кешеләрнең бүгенге яшәеше пәрдәсенең бер читен генә ачып карарга өлгергәнмендер. Шулай да, монысы да миңа бик җитте. Уколлар кадап, системалар куеп, хастаханәләргә салып та дәвалап булмый торган сырхау басып килә икән ләбаса безне. Бу кешеләрнең үзләренә, яшәешләренә битарафлыгы, хайваннарча тормыш алып барулары, эчүчелек. Шуңа бәйле рәвештә, мең төрле мәшәкать, бәла-каза калкып чыга. Ә сәбәбе - иң беренче чиратта рухи фәкыйрьлек.

Скутерда килә, полиссыз да карый
2013 елның 1 гыйнварыннан ашыгыч ярдәм күрсәтү мәҗбүри иминиятләштерү системасының бер өлеше булып санала. Ягъни «03» чакыруы белән килгән медицина хезмәткәре авырудан полис сорарга хокуклы һәм тиеш.
«Ашыгыч ярдәм»гә бәйле булган икенче бер яңалык белән дә таныштырып үтик. 1 гыйнвардан
Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының «ашыгыч ярдәм»нең килеп җитү вакытын билгели торган приказы гамәлдән чыкты. Полиска бәйсез рәвештә дә ярдәм киләчәк, ә менә ул чыннан да ашыгып килерме - монысын беркем дә ышандыра алмый. Бу мәсьәләдә яңа нормативлар кайчан кабул ителер - хәзергә билгесез. Бүгенге көндә Казанда «ашыгыч ярдәм» машиналары 13-14 минутта килә дип исәпләнә. Бу мәсьәләдә фикерләрнең төрле булуына шик юк, шулай да аларның бөкеләрдә торуларын һәркайсыбыз белә. 2012 елның декабрь ахырында ТР Хөкүмәте йортында Министрлар Кабинеты белән ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы коллегиясенең Татарстан Республикасында «2006-2012 елларда юл хәрәкәте иминлеген арттыру» максатчан федераль программасы үтәлеше нәтиҗәләренә багышланган уртак утырышында Рөстәм Миңнеханов «Казанда транспорт бөкеләре булу сәбәпле, кичектергесез хезмәтләргә, шул исәптән ашыгыч медицина ярдәменә ниндидер чаралар күрергә кирәк, мисалга, җәйге чорда ашыгыч медицина хезмәте табибын кирәк-яраклары белән авыруга тиз арада илтеп җиткерер өчен, мотоцикллар алыргадыр, бәлки, уйлашыгыз», - дип йөкләмә биргән иде. Медикларыбыз скутерларга күчеп утырырмы-юкмы - монысын вакыт күрсәтер.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading