16+

Чаңгы базасын саклап калу өчен Рөстәм Бикеев ачлык игълан иткән

Ачлык игълан иткән 62 яшьлек Рөстәм Бикеев Ирек мәйданында инде атна башыннан бирле тора. Машинасында куна, үзе белән җылы киемнәр, китаплар, су алган. Шул рәвешле җитәкчелекнең игътибарын җәлеп итеп, үзенең Имәнлектә урнашкан чаңгы базасын саклап калырга тели. Әлеге мәсьәләгә ачыклык кертү өчен "ШК" журналистлары да Рөстәм абый янына барды.

Чаңгы базасын саклап калу өчен Рөстәм Бикеев ачлык игълан иткән

Ачлык игълан иткән 62 яшьлек Рөстәм Бикеев Ирек мәйданында инде атна башыннан бирле тора. Машинасында куна, үзе белән җылы киемнәр, китаплар, су алган. Шул рәвешле җитәкчелекнең игътибарын җәлеп итеп, үзенең Имәнлектә урнашкан чаңгы базасын саклап калырга тели. Әлеге мәсьәләгә ачыклык кертү өчен "ШК" журналистлары да Рөстәм абый янына барды.

Рөстәм Бикеев Камчатка якларыннан, хәрби, спорт мастеры. 2001 елда Казанга килгәч тә, чаңгы базасы булдыру теләге белән янган ул. Ул чактагы шәһәр мэры Камил Исхаков аның идеясен хуплаган, Рөстәм абыйга Имәнлек якларыннан сәламәтләндерү, спорт үзәге төзер өчен ярты гектар җир бүлеп биргән. Рөстәм абый чаңгы базасын үз көче белән булдырган. Идел буе районында, урманга терәлеп үк урнашкан бу урынны белмәгән кеше юктыр. Күпләр монда ял итә, чаңгы шуа, велосипедта йөри. Рөстәм абый машинасы тирәсендә озак басып торган Рәҗәп абый Вәлиев та:
- Шәп урын. Безнең балалар да шунда спорт белән шөгыльләнә иделәр. Һавасы саф, табигате дә матур. Без мондый ял итү урыннарын бетерүгә каршы әлбәттә, - диде.

Халык өчен чынлап та арзанлы, җайлы урын иде шул бу. Социаль челтәрләрдә чаңгы базасын саклап калу ниятеннән уздырылган сораштырулар, тавыш җыюлар шуны дәлилли.

Шәһәр башкарма комитеты белән Рөстәм Бикеев арасында аңлашылмаучылык мэр алышынган чакларга туры килә. Чаңгы базасы директоры Рөстәм абый сөйләвенчә, аңа бүлеп бирелгән җирне биш тапкырга киметәләр. Шул шартларда 10 сутый җир генә калдырып, килешүне озайтырга телиләр. Әмма, Рөстәм абыйны бу таләпләр канәгатьләндерми.

- Кыш көне 400ләп машина җыела, җир кимегәч, парковка урыннары да юк дигән сүз, базада без шугалак, чаңгыга басар өчен уңайлы мәйданчык та ясаган идек. Кыскасы, җирнең 150 сутые офислар өчен бүлеп бирелде. Мин таләпләргә риза булмыйча, килешүне озайтмадым, ләкин дәвам иттем. Базада 650 пар чаңгы, 160 велосипед, 500 пар тимераяк, пинбол, лазертаг уйнау мөмкинлеге, 3 кар машинасы бар, велосипед белән походлар да оештыра идек. Үзебезнең буфет та эшләп килде. Мондый җайлы, арзанлы, Ходай биргән матур урын тагын кая бар икән? Халык бик яратып йөри монда, шуңа да алар өчен бар уңайлыкларны да тудырасым килде. Ул чакта та пикетка чыгып карадым, файдасы булмады. Дөрес, база өчен салынган йортны суд калдырырга дип карар чыгарды, чөнки ул минем шәхси милкем булып санала, - ди Рөстәм Бикеев.

Быел исә шәһәр башкарма комитеты Рөстәм Бикеевны аренда турында килешү төзелмәгән, җир законсыз рәвештә кулланыла, дип судка биргән. Суд утырышын 3 июньгә билгеләгәннәр. Әгәр бу чынлап та шулай дип дәлилләнсә, чаңгы базасын сүтеп атулары да мөмкин.

- Мин ахырга кадәр көрәшергә әзер, - ди Рөстәм абый.

Ул республика президентына да бу хакта ике хат юллаган, әлегә алар җавапсыз. Пикетка чыканнан бирле, Рөстәм абый янына берничә җитәкче килеп киткән.

- Барысы да ун сутый җиргә риза булып, килешүне озайтырга киңәш итә. Әмма, мин моңа риза түгел, ун сутый гына бирәләр икән, мин бөтенләй чаңгы базасын ябачакмын. Халыкка уңайлы шартлар тудырыр өчен кимендә 30 сутый җир кирәк. Үземә бар да җитә, фатирым, чаңгым, велосипедым бар. Пенсия алам. Шушы яшемә җитеп, ниһаять, "Гранта" машинасы алдым. Бу базасыз тормышым күпкә тынычрак булыр иде дә бәлки, ләкин гаделлек җиңәргә тиеш, ахыргача үз сүземдә калачакмын, өчесенә кадәр түзәрменме белмим, 56 килограмм авырлыкта, яшем дә бар, су китереп торалар анысы, шулай да... Хәер, мин хәрби кеше, сына, сыгыла торганнардан түгел, бәлки Татарстан Президенты бу мәсьәләгә игътибар итәр. Ни дисәң дә безнең республикада спортка зур урын бирелә бит, - ди Рөстәм абый.

Шәһәр үзәгендә машинасы белән туктаганга, парковка өчен көн саен ул 700 сум акча да түли әле ул.
Казан шәһәре башкарма комитеты исә суд утырышына кадәр әлеге вакыйганы шәрехләүдән баш тарта. Бары җирне законлы рәвештә кулланырга кирәклеген, Рөстәм Бикеев очрагында килешү вакыты беткәнен генә искәртә. Рөстәм абый яныннан киткәндә татар халык мәкале исемә төште: күктәге торнага карап, кулыңдагы чыпчыкны ычкындырма диләрме әле? Әлегә шулар, тора бара ниләр булачагын "Шәһри Казан" сайтыннан укый алырсыз.

Зөлфия Хәлиуллина фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading